Шәһри Казан

Һәркемнең үз язмышы

Хастаханәдә танышкан палатадашым Розалияне укучыларыбыз хәтерлидер әле. Ул миңа еш шалтырата, үз борчу-мәшәкатьләрен сөйли, ә мин аның сүзләреннән аңыма килә алмый озак уйланып йөрим-йөрим дә, ирексездән, каләмгә үреләм. Күптән түгел тагын шалтыратты. Бу юлы танымадым мин аны: ярсыган, елаган. «Мин үз-үземә кул салам, баламны тәрбияләрсез», - ди.

Реклама

Баксаң, иренең кимсетүләреннән гарьләнеп дөнья белән хушлашмакчы булган икән ул. «Бер атнага якын бергә яшәдек (элек кунарга сирәк кайта иде аның ире). Ул яныма якын да килеп карамый. Бала тапкач, син сыерга әйләнгәнсең. Сине күргәч, күңелем болгана, ди. (Югыйсә, Розалия әле 25 яшендә генә, тал чыбыгы кебек зифа буйлы, нечкә билле бу кызга ире юри ачуын китерер өчен шулай әйтә, күрәсең). Эшеннән китте. Хәзер «Быстроденьги» дигән хезмәттән файдаланып, кредитка акчалар алган, түләргә уйламый да. Бала өчен бирелә торган пособие акчасына да кул суза әле, хәшәрәт. Кибеткә кергән идек. Бер яшь тә тулмаган улыбызга махсус эремчек, йогыртлар алырга кирәк, ә ул: «Сөтең җитәдер бит, имез дә, эремчеген дә яса. Сок кирәксә, әнә кипкән алмадан компот кайнатып эчер», - дип кенә көлде. Аягыма кияргә калмагач, базарга аның белән барган идем. Бәлки, кыйммәтрәк туфли алып бирер дип өметләндем. Кая ул, распродажадан 200 сумга бер башмак алып бирде бит», - дип елый Розалия. «Бу ялда әнисенең туган көне иде. Кунакка бардык. Каенана сөяркәсе белән сүзгә килгән икән, кәефе юк. Улы белән эчеп утыра-утыра исерештеләр. Мин телевизор караган булам. Берзаман йокларга яттык. Әни үз бүлмәсендә, без олы якта, идәндә. Кинәт әни: «Улым, минем яныма кереп ят әле, куркам, хәлем начар», - димәсенме? Кереп китте бит тегесе дә. Торып карасам, икәү кочаклашып ятканнар, ирем трусиктан, әнисе кыска халаттан... Ничек инде хатыны янәшәдә булып, үз әнисен кочаклап ята ул? Юк, мин көнләшмим, бары буй җиткән ир-егетнең анасы кочагында ятуын гына аңлый алмыйм, бу бит мине җир белән тигезләү дигән сүз, мыскыллап көләләр бит миннән», - ди Розалия. Озак сөйләштек без аның белән, аз булса да тынычланды кебек. Ничек ярдәм итәргә була, ни өчен яратып яшәгән ире шулай нык үзгәргән...
Күптән түгел ишегалдында тагын бер хатын белән таныштым. Монысы да ире белән тату тормый. Гөлгенә бердәнбер баласын шактый олыгаеп, 40 яшендә генә тапкан. «Бер егет белән дә очрашмадым, яшем 40ка якынлашканда, коллегаларым бер аерылган ир-ат белән таныштырдылар. Аның белән гаилә корып яши башладык. Беренче карашка акыллы, ягымлы тоелган ир-атның чын йөзе соңрак ачыла башлады, баксаң, ул элек эчкече булган икән, дәваланган. Ләкин күп тә үтми тагын эчә башлады бу. Бала кечкенә, исерек әтидән бернинди ярдәм юк. Гел бәхәсләшә башладык. Ахыр чиктә бер яше дә тулмаган кызым белән мине ялгыз калдырып китеп барды ул, ярты еллап хәбәре юк. 5 мең сум бала акчасына яшим менә. Ипотеканы түләргә дә шул акча, баланы киендерергә, ашарга, эчәргә дә... Бала тудыру йортыннан чыкканнан бирле өстемә бер күлмәк алып кигәнем юк, эшкә чыгар идем, балалар бакчасында урын бирмиләр. Авылга кайтып китәр идем, әти-әнием исән түгел, ир туганнарым Татарстаннан читтә яшиләр», - дип, кайгысы белән уртаклашты Гөлгенә. Розалия кебекләр күп икән шул бу дөньяда. Кемнәрдер чит илләрдә ял итеп, акча туздырып йөргәндә, икенче берәүләр баласына сок алырга акча таба алмый, очны очка ялгап гомер итә. Күрәсең, һәркемнең үз язмышы, ә язмыштан узмыш юк... Әнә шул авыр хәлдә калган, ирләре ташлап киткән балалы аналарга берәр ярдәм итү урыннары булса икән ул. Вакытлыча яшәп торырга, бурычка акча алырга... Хәер, иң мөһиме, сәламәт булсыннар иде балалар, әти-әнисенең көн дә сугышып, талашып яшәвен күреп үссәләр дә, кызулык белән үз-үзенә кул салган әниләре аркасында, урамда ташландык хәлдә калмасыннар иде. Акча бүген бар, иртәгә юк бит ул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: