Шәһри Казан

Әрәм гомер

Кап-кара чәчле, кара күзле тупырдап торган таза-сау ир балага Илдус дип исем куштылар. «Әнисенә охшаган, ир бала әнисенә охшаса, бәхетле була», - дип юраганнар иде туганнары. Исеме җисеменә туры килеп бөтен ил белән дус-тату яшәр, дип өметләнгәннәрдер әти-әниләре. Илдус кечкенәдән тыныч-мыштым, азсүзле булып үсте. Эшкә дә әллә ни атлыгып тормады...

Әти-әниләре көн-төн эштә, тырышып тормыш кордылар. Бер-бер артлы туган ир балалар әби-бабай тәрбиясендә үстеләр. Мәктәпне уртача гына укып тәмамласа да, әтисе, таныш-белешләр ярдәме белән институтка да керде Илдус. Тик егет шәһәргә килгәч «бәйдән ычкынды». Иркенләп, үз дигәнчә йөри торгач, институттан чыгып очканын сизми дә калды ул. Нәтиҗәдә, армиягә китәргә туры килде. Ул армиядә вакытта әниләре, каты авырып, яшьли үлеп китте. Әтиләре 3 малай белән тол калды. Ходай кемгә кайчан ни тиешлеген үзе белеп бирә дигәндәй, бик тә саран иде, мәрхүмәкәй. Каенана-каенатага, ирнең туганнарына бер дә якты чырай күрсәтмәде. Бөртекләп җыйган бар малы, 3 баласы каенана кулына калды. Илдус армиядән әнисенең елы узгач кайтты. Әтисе үзе янына эшкә урнаштырып, башлы-күзле итәргә уйлап йөргән булган икән дә, Илдус кына эшләргә дә, өйләнергә дә теләми. Эчәргә өйрәнеп, шундый ук дуслар табып, әнисе үлгәнгә кемгәдер үч итеп йөри бирә. Ничә урынга эшкә урнаштырып карадылар үзен, өйләндерергә дә бик тырыштылар - булмады...
Гаиләсе дә, балалары да юк. Тамак ялына кешегә эшләп көн күрә. Исереп егылып ятып кулларын да өшетте. Энеләре белән бергә машинада каплангач та исән калды Илдус, ә энесе гүр иясе булды. Балалары өчен борчылып, әтисе дә акылыннан авышып, үлеп китте.
Телевизордан мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең оптимист, җәмгыятькә файдалы булып, укып-эшләп яшәүләрен карагач, ялкаулыклары аркасында зәгыйфьләнгәннәр белән чагыштырдым. Алар телевизор карамыйлар шул, үзләре өчен ояла да белмиләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: