Шәһри Казан

Рәнҗү төшми калмый ул

«Шәһри Казан»ның 14 июньдә чыккан санындагы «Үлгәнеңне күрсәм иде...» дигән мәкаләне укыгач, үз язмышымны бәян итеп, хат язарга булдым. Кияүгә димләп чыктым мин. Ике кыз үстердек. Кечесе әле кияүдә түгел иде, олы кызым ире белән бездә яши. Оныгыбыз да туды. Кыз эшкә чыккач, бала карашырга кирәк булды. Озак еллар эшләгән...

Реклама

«Шәһри Казан»ның 14 июньдә чыккан санындагы «Үлгәнеңне күрсәм иде...» дигән мәкаләне укыгач, үз язмышымны бәян итеп, хат язарга булдым. Кияүгә димләп чыктым мин. Ике кыз үстердек. Кечесе әле кияүдә түгел иде, олы кызым ире белән бездә яши. Оныгыбыз да туды. Кыз эшкә чыккач, бала карашырга кирәк булды. Озак еллар эшләгән цехтан башкасына күчтем. Өч көн өйдә булам, бер көн эшлим. Беркөн иртән эштән кайтсам, кече кызым өйдән елап чыгып килә. «Әти өйдән куа, урындык җибәрде. Ярый тимәде әле», - ди. Елап чыккан кызга участковый очраган, җитмәсә. Өйгә кереп: «Гаиләңне ник кыерсытасың?» - диюе булды, йоклаганга салышып ятучы ирем, сикереп торып, аңа да сүгенә башлады. Моны 15 тәүлеккә алып та киттеләр. 5 тәүлектән соң энеләре акча түләп алып кайттылар үзен. Шуннан кечкенә кыз белән миңа көн бетте. «Кызык итәм әле мин сезне бер», - дип йөри бу. Бер ай узгач, цех башлыгы чакыра мине. «Зарипова, сиңа айныткычтан язу килде. Син исереп Вахитов урамында аунап яткансың икән», - ди. Мин бу «Теплоконтроль» заводында инде 25 ел эшлим, бөтен кеше мине белә бит. Ояты ни тора!!! Язу Тукай урамындагы айныткычтан икән. Шунда киттем, «Нигә миңа мондый язу җибәрдегез», - дим, аптырап. «Бланкасы безнеке, ә язуны без җибәрмәдек. Ул ирләр айныткычы», - диләр миңа. Шуннан Һади Такташ урамындагы милициягә бардым. «Менә миңа мондый язу җибәргәннәр, мин бөтенләй эчмим. Эшем якын, өем якын, Вахитов урамында йөргәнем дә юк», - дим. «Апа, дошманнарың күп, ахры, берсе шаярткандыр», - дип көлделәр үземнән. Шуннан партия оешмасына киттем инде. Алар булышлыгы белән айныткычтан килгән язуның ялган булуын ачыкладым. Ул вакытта иптәшем дә шул заводта сакчы булып эшли иде. «Дөреслекне исбат итеп йөреп арыгансыңдыр», - дип, өйгә кайтарып җибәрделәр мине ул көнне. Әле болары баласы гына булган икән. Цехтан чыгып киләм, халык ябырылып нәрсәдер укый игълан тактасыннан. Нәрсә язганнар икән дисәм, егылып китә яздым: Зарипова эчкече, аңа безнең заводта урын юк дип, цехына кадәр атап язып куйганнар. «Кем шулкадәр мине күралмый икән», дип чыгып киттем. Өй янындагы бакчабызга кереп рәхәтләнеп еладым. Өйгә керсәм, ирем диванда ята, исерек. «Эчеп йөрисең дип, эштән кудылар. Әле проходнойга язып та элгәннәр», - дип әйтүем булды, ирем сикереп торды да: «Кызык иттемме үзеңне дә. Мине 15 тәүлеккә җибәргән идегез кече кызың белән бер булып, әйбәт булды», - димәсенме. Олы кыз белән кияү көләләр, аларга кызык. Шул вакытта мин ир булган нәрсәгә чын күңелдән рәнҗедем. «Син бик азапланып үләчәксең», - дидем. Ике ай да үтмәде, мунчада ис тиеп, кайнар суга пешеп, бер атна дигәндә, хастаханәдә үлде. Аллаһы Тәгалә бар бит. Рәнҗү төшә ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: