Шәһри Казан

Шундыйлар да бар

Бу язмамның герое һич көтмәгәндә, төнгә каршы метрода кайтып килгән чагымда юлыма туры килде. «Тукай» станциясендә утырды ул. Кулына скейт тоткан, кара киемле, кашлары һәм иреннәре пирсинг белән тегелгән, чәчен чем карага буяткан, кызның аягында кеда, кулында татуировкалар һәм «Я ЛОХ, П...» дигән язу эзләре. Янына күчеп утырдым да, авызыннан...

Ни гаҗәп, тиздән 18 яшен тутыручы әңгәмәдәшем һәр сорауга бик теләп тәфсилле җаваплар бирде. Ә мин аның саен сорадым да сорадым...
- Син скейтта оста йөрисеңдер инде? Минем дә өйрәнәсем килә...
- Юк, әле яңа гына өйрәнеп киләм. Скейтка басуыма икенче атна гына.
- Берәр трюк эшли беләсеңме соң?
- Егылмаска өйрәнеп киләм бугай (елмая).
- Үзегезнең скейт белән йөрүче берәр төркемегез бардыр, шулаймы?
- Әйе, без Кольцодан ерак түгел Петербург урамында җыелышып тусланабыз. Кайбер вакытта «Казан» милли мәдәният үзәге каршына да күңел ачарга барабыз.
- Мондый уенчык кыйммәттер?
- Минеке кыйммәткә төште. Чөнки чит илдән алып кайттым. Ә болай теләге булган кеше ала алмаслык нәрсә түгел үзе.
- Чит илдә нишләп йөрдең?
- Минем әни Төркиядә яши. Аңарда кунакта булдым.
- Ә үзең Казан кызы алайса?
- Әйе, Казанныкы. Тик, ошамый миңа Казан... Монда мине аңламыйлар. Җәберлиләр, сүгәләр, хәтта эшкә дә урнашып булмый. Кыяфәтемне күрүгә борын төбемдә ишекләр ябыла. Төркиядә алай түгел. Мин анда бер кафеда официант булып эшләп кайттым. Анда кыяфәтең нинди булса да кешенең синдә эше юк. Кем ничек тели - шулай йөри.
- Ә үзең кыяфәтеңне ничек бәялисең?
- Ул минем рухыма туры килә. Мин гел яңалык яратам, яңалыкка омтылам. Көллияттә берара атна саен чәчемне төрле төсләргә буяп килүемнән сыйныфташларның авызлары ачылып кала иде. Мин башка кайберәүләр сыман башкалардан аерылып торыр өчен дип түгел, ә рухи халәтем таләбе буенча яшим. «Шулай матур» дип, кат-кат тоналка белән бетчә штукатурлап йөрүче кызларда минем эшем юк бит.
- Сине үзгәртергә теләүчеләр шулай күпмени?
- Күп. Кайбер егетләр үзгәртергә теләп нотык сөйләп кенә калмыйлар, тотып кыйныйлар да әле. Тик мин дә җавапсыз кала торганнардан түгел. Үз гомеремдә бер генә малайның борынын җимермәдем. Хәзер туганнан туган абыемның гаиләсендә яшим. Ул да кайчандыр неформал иде. Инде пирсингларын, алкаларын салды. Озын чәчләрен генә кистермәде. «Әгәр үзең булып каласың килсә, берәүнең дә коткысына бирешмә, нык тор, үз хокукларыңны якларга әзер бул!» - дип өйрәтте ул мине.
- Көллияттә дусларың бөтенләй юкмы?
- Юк. Алар миңа җирәнеп карыйлар. Мин бисексуал да әле. Ягъни миңа ир белән йокларгамы, хатын-кыз беләнме - барыбер.
- Ә егетең бармы соң?
- Бар. Ул да минем кебек.
- Бисексуалмы?
- Син нәрсә?! Ул да минем сыман наколкалы, пирсинглы һәм скейтта шуа диюем.
- Ә әти-әниең синең образыңа ничек карый?
- Әтине юньләп күргәнем дә юк. Алар күптән әни белән яшәмиләр. Аның минем нинди булуымда эше булырга тиеш тә түгел. Әни башта каршы иде. 14 яшемдә беренче тапкыр кулыма тату төшердем. Орышты, әмма берни дә эшләтә алмады. Өйдә бикләп калдыргалап карады. Тик аның бу гамәле миңа киртә була алмый иде, чөнки мин бит татуны да, пирсингны да үземә үзем ясыйм. Хәзер әни минем карашлар белән килеште бугай.
- Ә үзең киләчәктә балалар үстерергә уйлыйсыңмы? Әниең урынында булсаң нишләр идең?
- Әлбәттә, минем ике балам - бер малай, бер кыз булачак. Мин аларны бернидән дә чикләмичә, тыюларсыз гына үстерәчәкмен. Чөнки бала үзе теләгән эшне эшләп карамыйча барыбер тынычланмый, үзенекен итә. Аны тыеп тору мәгънәсезлек.
- Аңлашылды. Ә синдә пирсинглар ничәү?
- Кайчандыр егермедән артып киткән иде. Кайсын тән бозыла башлагач салдым, кайсы төшеп югалды, хәзерге вакытта 14ләп бар: кашларда, борында, телдә, колакларда, ирендә, имиләрдә, кендектә...
- Ә кайда ясату ныграк авырттыра?
- Иң авыртканы кендеккә куйдырганда булды кебек. Имиләргә ясаткандагысын хәтерләмим. Исерек баштан картага оттырып куйдырдым мин аларын.
- Наркотиклар белән дә мавыкмыйсыңдыр бит?
- Юк, миңа ул тема кызык түгел. Дөньяда наркотиклардан кала да кәеф күтәрер нәрсәләр күп. Ә тәмәке тартам.
Әңгәмәдәшем бу сүзләрен әйткән вакытта без инде ахыргы станциягә җитеп метродан чыккан идек. Ул куртка кесәсеннән чакматаш һәм тәмәке кабын чыгарып, бармак арасына нечкә сигаретны кыстырды да көйрәтеп җибәрде. Аның турында күбрәк белергә тырышып, сөйләндерә-сөйләндерә Җиңү Проспекты буйлап атлый торгач, өенә үк озатып куюым аңлашылды. Соңгы эш итеп исемен сорадым һәм телефон номерын алып, аның турында мәкалә язу теләгемне җиткердем. «Яз! - диде ул. - Исемем Яна! Ярый, егет, мин керәм! Чао...»

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: