“Шушы яшенə җитеп, әтиең ничек сине күрəсе килмичә яши икəн?.."

“Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә”, – дип юкка гына әйтмәгән безнең халык. Тирә-юнебездә мәрхәмәтсез, балаларын язмыш кочагына ташлап киткән ата-аналар элек тә булган, бүген дә бар. Күптән түгел танышларымның кызы Илфира ир бала тапты. Шунда бер палатада яткан 22 яшьлек кызның үз нарасыеннан баш тартып, бала табу йортында калдырып китүе бәгырен телгәләгән аның.
Ире белән киңәшеп, әлеге кыз баланы да үзләренә алды алар. Илфира бу балага карап, әтисе Рифатның кызганыч язмышын күз алдына китергәндер, күрәсең.
Бәхетле балачагы булганнарга гомер буе сокланып яши Рифат, чөнки үзе кечкенәдән ата-ана назыннан мәхрүм булып үсә. Аның әти-әнисе улларына ике яшь чагында ук аерылыша. Əти булган кеше үз авылыннан китеп, икенче хатын белән гаилә корып җибәрә. Малайга биш яшь тулгач, әнисе дә башка авылга кияүгә чыга, баласын жәлләмичә, ике туган апасына калдыра ул.
Шундый мәрхәмәтсезлек кайдан килгәндер бу парларга?! Икесе дə баланың килəчəк язмышы турында уйлап та карамаган.
Урамда, малай-шалайлар тарафыннан кыерсытылган вакытларында, әнисен сагынып, аунап елаган чаклары күп була Рифатның. Мəктəптə укый башлагач та, малайларның кимсетүлəренə түзə алмыйча, укырга барасы килмəгəн вакытлары аз булмый.
23 февраль, 8 Март бәйрәмнәре җиткәндә, иптәшләре әти-әниләренә бүләкләр әзерли, ә Рифат ел саен башкаларга күрсәтмичә генә күз яшьләрен түгә ул көннәрдә.
“Әни урынына калган Гөлзифа апа үзенчə ана назын бирергə тырышты тырышуын. Шулай да ул минем әни түгел икәнен белә идем. Башка балаларның əти-əнилəре бергə яши. Нигə мине ташлап киттеләр соң? – дигән сорау борчый иде, дип сөйли Рифат. – Ичмаса әни ешрак килеп, хәлләремне белеп йөрсә ни булган соң? Бер районда яшәдек бит, югыйсә”.
Әнә шулай үзәкләре өзелә аның. Малайның әнисе яшәгән авылдан хәбәрләр килеп кенә тора. Бер-бер артлы ике ир туганы тууын да, күрше хатыннарыннан ишетә. Шул чагында Рифатның ничек өзгәләнүләрен ана кеше белдеме икән? Әнисенең ни өчен туганына калдырганын еллар үткәч кенә аңлый малай. Үги ата үз янына сыендырырга теләмәгән икән бит. Әмма ана кешене акламый Рифат. Исəн-сау булган килеш əти-əнисез үсүнең ничек авыр икәнен үз башыннан кичергән кеше генә аңлыйдыр ул.
Егет мəктəпне тəмамлагач, Казанга китеп заводка эшкə урнаша. Тулай торакта яши башлый.
Берничə елдан соң, Рифат Минзәлә якларыннан килгән кыз белəн таныша. Рифат үзе турында Фирзиләгә башта ук сөйләп бирә. Яшь парлар тиз арада гаилә корып җибәрә. Аларның мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы өч балалары дөньяга аваз сала. Сабыйларга əти-əни назы биреп, кадерләп үстерәләр. Үзе сыман ятимлек ачысын күрүләрен балаларына гына түгел, чит-ятларга да теләми ул.
Бервакыт Рифат əнисенең каты авыруы турында ишетә. Бөтен ачуларын онытырга тырышып, Апас якларына, аның янына кайтып китә. Өйлəренə килеп керүгə, ана кеше урыныннан торып, улыннан елый-елый гафу үтенергə тотына. Ире генə Рифат белəн сөйлəшергə сүз тапмый. Үзләре тəрбиялəп үстергəн уллары, әниләрен хастаханəгə урнаштырасы урынга, кайтып хəлен дə белмəгəннəр. Рифат аны Казанга алып китеп, хастаханəгə урнаштыра, тик авыруы гына төзəлерлек булмый. Берничә айдан якты дөньядан китеп бара әни кеше.
Үзен үстергəн Гөлзифа апасы да кыска гомерле була.
Көннәрдән бер көнне Фирзилә Рифатка: “Шушы яшенə җитеп, әтиең ничек сине күрəсе килмичә яши икəн? Әллə үзең эзлəп табып, янына барасыңмы?» – ди.
– Элек мин аңа кирəк булмаганмын бит. Хəзер аның белəн сөйлəшер сүзем юк, – дип кенә җавап кайтара Рифат аңа каршы. Аның исән-сау булуын һәм соңгы елларда Казанда яшәвен авылдашларыннан ишетеп белсә дә, янына барырга ашыкмый.
“Бүгенге тормышым Аллага шөкер, балаларыбыз гаилəле, оныкларыбыз үсеп килə. Алар кайчан да булса, минем язмышым турында да сорашмый калмаслар, əмма минем бəхетсез балачагым турында искə дə аласым килми,” – ди Рифат.
Люция Хәбибуллина.
Фото: https://ru.freepik.com/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 июнь 2023 - 09:57Климат үзгәрү аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин Глобаль җылыну аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин. Климатолог Алексей Кокорин фикеренчә, глобаль уртача еллык температура биш градуска күтәрелә калса, бу якынча 2080 елда булачак.2100
-
2 июнь 2023 - 09:31Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар" Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рисәнә Мостафинаны белмәүчеләр сирәктер. Саба районы Миңгәр авылы кызы Рисәнә – моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә кереп оялаган талантлы җырчы.6100
-
2 июнь 2023 - 09:09“Мин бала табар өчен карт” Казан дәүләт медицина университетында “Всё беременным РФ” проектының стратегик сессиясендә йөкле хатын-кызларның көн кадагында торган мәсьәләләре турында фикерләшергә мөмкинлек туды.4801
-
2 июнь 2023 - 08:54Еламаган көнем юк, сөйгәнемне сагынам... Һәр гаиләдә кризислы чорлар була. Кемдер ул чорны уза, ә кемдер аерылыша. Минем очракта алай да, болай да булмады. Без бергә яшибез, әмма арада бернинди мәхәббәт тә юк, хисләр суынды. Бу турыда бер-беребезгә әйтергә генә куркабыз.21300
-
1 июнь 2023 - 16:10Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Айсаф Галиев турында: “Бар да яхшы, монда тыныч”, – дигән иде” Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе Айсаф Галиев махсус хәрби операция зонасында гомере өзелә.149302
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карады Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.16000
-
1 июнь 2023 - 14:16Сиксән ике яшендә әбиебез күрше авыл бабаена кияүгә китте, ләкин... Безнең әбинең кушаматы «мотоцикл» иде. Аның кебек җитез, кызу кешене бүтән белмим мин. Ул узып киткәндә, чөеп бәйләгән яулыгы гына җилфердәп кала.83705
-
1 июнь 2023 - 13:36"Сәлам. Хәлләрең ничек? Без барыбер бергә булачакбыз..." Социаль челтәр аша бер ханым минем белән үз тормышыннан алынган хәлне уртаклашты. Битараф кала алмадым аның бәян иткәннәренә. Үзенең рөхсәте буенча, бу чынбарлык хәлләрне сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.179603
-
1 июнь 2023 - 13:22Нәкъ кешеләрчә ыңгырашып яткан этебезне күргәч елап ук җибәрдем Ул эт безнең капка төбенә ничек килеп эләккәндер, беркем белми. Беркем күрмәгән. Аксыл-сары төстәге, йоннары бөдрәләнеп торган ул бәләкәч бик тиз безнең гаилә әгъзасына әйләнде дә куйды.168207
-
1 июнь 2023 - 12:32Фәрит Мөхәммәтшин: "Әле беркайчан да федераль үзәкнең төбәкләрнең икътисадына һәм сәнәгатенә мондый күләмдә ярдәм иткәне булмады" Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пермь шәһәрендә узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар берничә актуаль мәсьәләне, шул исәптән региональ сәнәгатькә яңа технологияләр кертүнең төп аспектларын, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә ярдәм итү чараларын тикшерделәр.17200
-
1 июнь 2023 - 10:01"Сез ашыкмыйсыз, ахырсы. Баланы карап тора алмассызмы?" Уфа–Казан поезды рельс буйлап чаба. Вагон эче тулы халык. Кайсы туган ягына кайта, кемдер эшкә бара. Чаллы вокзалыннан зур сумкаларын күтәреп, ике хатын-кыз керде.122801
-
1 июнь 2023 - 09:56Сак булыгыз! Бу ризыкларда спирт бар Кефир һәм кваста спирт барлыгы күпләргә мәгълүм. Әмма спирт башка ризыкларда да җитәрлек. Ә иң кызыгы, җитештерүчеләр аны махсус рәвештә салмый. Этил спиртын кайбер төр конфетлар һәм кондитер эшләнмәләрен әзерләгәндә генә кулланалар.36501
-
1 июнь 2023 - 09:10Улыма сөйгәнемнең исемен куштым Мин дә сезгә үземнең мәхәббәт тарихын язарга булдым. Бу тарих берничә ел элек башланды. Назир белән мин эшләгән кафеда таныштык. Аның “права” алган чагы иде. Мине машинасында йөртеп килергә тәкъдим итте, мин ризалаштым.145405
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
1 июнь 2023 - 16:00Без имениБик матур олы букетлар инстаграммга куйган!!!! Зурлаганнар, сагынганнар!!!! Зур рэхмэт!!! Бик молодец та бит инде, тире тамганчы тырыша!!!! Алда да зур унышларга ирешуен телибез!!! Алга, только алга!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 14:05Без имениРусланга чэчэклэрне шакый гына бирмэделэр житэрлек итеп бирделэрбер жыр жырлаган саен оч дурт кеше чират торып чэчэгендэ булэгендэ бирделэр Казан халкы БИК яратты Русланны Руслан узендэ БИК давольно булып киткэндер диеп уйлыймРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:44Без имениКонцерт бик эйбэт булды. Таушы бик монлы,аж до мурашекРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:22Без имениСупер Руслан. Ин матур жырчы.Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:32Без имениВысший пилотаж!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:16Без имениРусланнын концерты искиткич яхшы булды. Мон, мэгьнэле жырлар, уз узен тотышы- барда кунелгэ ятышлы. Рэхэтлэнеп чын жырчыдан, чын жырлар тыноап кайттык! Унышлар сина Руслан! Концертын супер!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 08:08Без имениНе было бы счастье ,не счастье спасло🥰🙏Ике баласын җир куенына салган ана тарихы
-
1 июнь 2023 - 08:48Без имениСоциаль челтэрлэрдэ кузэтудэ бик кэчле концерт булган!!! Сэхнэ бизэлешеннэн башлап чыгышларга кадэр СУПЕР!!!! Сиринэ белэн дуэтлары ямь эстенэ ямь эстэде. Руслан бик нык репертуары эстендэ эшли. Жырлар таба, яздыра!!! Менэ узенен тавышына хэм халэтенэ туры китереп дуэт та эшлэгэннэр!! Бу анын эч тиенлек жырлар жырлап йормэгэнлеген дэлилли. Шундый тыныч холыклы, жырларны жиренэ житкереп башкаручы Сирина!!!! Искитмэле дуэт!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 07:55Без имениИскиткеч концерт булды, суперррр, унышлар котсен алда Русланны, чын Артист!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
31 май 2023 - 15:57Без имениИсэн-сау булсын,балаларын тигезлектэ устерсеннэр!Ләйсән Гыймаева хастаханәгә эләккән
-
31 май 2023 - 12:18Без имениШэп. Бик тэ шатбыз синен очен ' ВИНАРИС . Хэм дэ ЛИЛИЯ очен. Калган гомерегез буена бергэ тату яшэргэ язсын .Винарис белән Лилиянең туй көне билгеле!
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.149800
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.636705
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.692701
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карадыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.16000
-
2 июнь 2023 - 10:00Казанда Химиклар көне уңаеннан Сергей Лазарев белән Элвин Грей җырлаячак Бүген «Казан» гаилә үзәгендә Химиклар көнен билгеләп үтәчәкләр.1700
-
26 май 2023 - 09:27Бергә булыйк. Әниеңә – терәк, балаңа әти булырмын Гүзәл табигатьле Оренбург якларында – исеме җырларга кергән тын агышлы киң Дим елгасы буйларында туып үсте ул. Коңгырт күзле, кыйгач кашлы, күперенке куе чәчле Зөлфия мәктәптә укыганда ук һәр эштә башлап йөрде. Елмаеп кына сөйләшсә дә, җитди-кырыс холыклы, үткен карашлы, һәр нәрсә хакында үз фикере булган бу кыз белән, сыйныфташлары гына түгел, укытучылар да исәпләшә иде.174200
-
26 май 2023 - 09:33Яман шеш булмасын дисәң... кишер аша Кишернең күз күременә уңай йогынты ясавын ишеткәнегез бардыр инде. Ул бета-каротинга бай. Әлеге матдә бавырда А витаминына әйләнә. Витамин исә, үз чиратында, күздә родопсиннарга һәм күрү пигментларына әверелә. Шуңа бәйле рәвештә, без төнлә яхшы күрәбез.85600
-
26 май 2023 - 10:09Илсур Метшин Мэрларның Азия форумы Башкарма советы утырышында катнашты 25 май көнне Казан Ратушасында Мэрларның Азия форумы Башкарма советының IX утырышы узды. Анда алты ил вәкилләре катнашты: Төркия, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Абхазия. Онлайн рәвештә Гыйрак, Кытай һәм Франция әгъзалары катнашты. Чара дүрт телгә тәрҗемә белән барды: рус, инглиз, төрек һәм фарсы телләренә. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан Мэры Илсур Метшин мөрәҗәгать итте.55600
-
26 май 2023 - 11:31“Исән чакта кайта алмадым, бәхил бул" Чүпрәле районы Кара-Китә авылында туып-үсеп, гомерен океан уртасындагы утрау – Сахалинда уздырган милләттәшебез Зәкия ханым Вәлитова хакында сокланмый гына сөйләп тә, язып та булмый.113004
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика