Шәһри Казан

«Шушы яшемдә якты дөньядан китәсем килми бит!»

Моннан биш ел элек кызы Әлфирәнең яраткан кешесен очратуына Гөлсылу сөенеп туймый. «Үз язмышымны гына кабатлый күрмәсен», - дип борчылып йөри ул башта. Авылдан килеп кибеткә эшкә урнашуга, Гөлсылу Казан егете Рәмис белән таныша. Берничә ай эчендә туй да ясыйлар. Кызлары Әлфирә дөньяга аваз салгач, ата кеше, сөенеченнән, Гөлсылуга алтын...

Реклама

Моннан биш ел элек кызы Әлфирәнең яраткан кешесен очратуына Гөлсылу сөенеп туймый. «Үз язмышымны гына кабатлый күрмәсен», - дип борчылып йөри ул башта.
Авылдан килеп кибеткә эшкә урнашуга, Гөлсылу Казан егете Рәмис белән таныша. Берничә ай эчендә туй да ясыйлар. Кызлары Әлфирә дөньяга аваз салгач, ата кеше, сөенеченнән, Гөлсылуга алтын алкалар бүләк итә. Кызлары аяк атлап китүгә, эштән соң кая барса да, аны үзе белән йөртергә ярата Рәмис. Тик Әлфирәгә ата назын җиде яшенә кадәр генә тоеп яшәргә туры килә - Рәмиснең утыз яшендә гомере өзелә. Кыз әтисенең башка беркайчан да кире кайтмаячагына ышанмый. Бервакыт: «Әгәр мин «биш»легә генә укысам, әтием кайтмасмы икән?» - дип сорый ул әнисеннән. Әнә шуннан соң аның көндәлегендә гел «биш»ле билгеләре генә пәйда була башлый. Унбиш яшьләренә җиткәч кенә кыз әтисенең башка беркайчан да кайтмаячагына ышана. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап та, Әлфирәнең югары уку йортына укырга бармавына сыйныфташлары да аптырый. Кыз әнисе янына кибетче булып эшкә урнаша. Бервакыт шушы кибеткә кереп йөргән Фәрхәт исемле егет 8 Март бәйрәменә аңа чәчәк бәйләме бүләк итә. Әнә шул көннән алар арасында дуслык җепләре сузыла. Бер ел буе очрашып, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Егетнең туганнарына да ошый Әлфирә. Бер елдан соң кызны әйтерсең алыштырып куялар. Тик торганда Фәрхәтне күралмый башлый ул. Аннан качып, Санкт-Петербург шәһәренә китеп бара. Бу хакта Гөлсылу дус хатынына да сөйләп бирә. Тегесе аңа багучыларга барырга киңәш итә. Гөлсылу, беркайчан да андый кешеләргә ышанмаса да: «Нәрсә әйтерләр икән?» - дип барып карарга була. Багучы хатын аңа: «Кызыңда бозык. Кияүгә чыкмаска, хәтта үтерергә ясаганнар», - дип әйтеп сала. Аны чыгарыр өчен, алты мең сум акча сорый. Гөлсылу аннан кайткач, үзен җибәргән хатынны да ачуланып ташлый. Дуслары аның кулына тагын бер әбинең адресын тоттыра. Монысы акчасын да сорап алмый, әмма Гөлсылуга барыбер сөенечле хәбәр җиткерми. «Кызыңны Казанга кайтарма, салкын тиеп, җир астына китә», - дип, йөрәгенә яра салып җибәрә. Шуннан соң ул Әлфирәгә шалтыратып, үзенең багучыларга баруын, аларның сөенечле хәбәр әйтмәүләрен аңа да ычкындыра. «Әни, нигә син юк-барга ышанып йөрисең? Аларга бару - үзе гөнаһ бит ул», - дип, Гөлсылуны ачуланып ташлый кыз.
Берничә көнгә кунакка кайткач, Әлфирәнең көннән-көн моңсуланыбрак йөргәнен күргән таныш-белешләре дә аптырый. Иртәгә китәсе көнне температурасы күтәрелеп, урын өстенә егыла ул. Ашыгыч ярдәм чакыртуны да кирәк санамый. Бер атнадан хастаханәгә алып баргач та, табиблар аңа бернинди ярдәм күрсәтә алмыйлар. Әлфирә нәкъ әтисе белән бер яшьтә, үзенең туган көнендә, әнисен ялгыз калдырып, мәңгелеккә китеп бара. Күзләрен йомар алдыннан кызының: «Әни, шушы яшемдә якты дөньядан китәсем килми бит!» - дип өзгәләнүләрен Гөлсылу һич онытмый. Багучыга барма, башыңа бәла алма дисәләр дә, үзенең алар сүзенә ышанмавына да үкенеп куя ана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: