Шәһри Казан

“Син кайда булдың, әни?!”

Булачак тормыш иптәше белән Тәрҗимә апа 53 яшендә таныша. Бер ел эчендә әнисен һәм 23 яшьлек кызын югалткан Тәрҗимәнең ялгыз яшәвен белеп, Мөслим авылында яшәүче Мөхтәр Сәгыйтҗанов үзе аны димләп килә.

Тәрҗимә риза булмый. Кабат-кабат килгән иргә Тәрҗимәнең энесе ярдәмгә килә: “Начар кешегә охшамаган. Тәвәккәллисеңме әллә, апа? Гомер буе ялгыз яши алмассың бит, мин дә гел генә кайтып йөри алмам”, – ди. Шул рәвешле биш балага әни булып килә ул.
– Мөхтәр мине алып кайтканда балалар өйдә юк иде. Беренче булып төпчек Айзирәк белән таныштык. Беренче күрүдә үк “әни” дип эндәште ул. “Син кайда булдың соң, әни?” дигәне әле дә истән чыкмый. “Әни” дип әйтергә тилмергәндер, аның сүзләреннән күңелем тулды. Гел янымнан китми балакай! Иртән сикереп тора да өйне җыштырып чыгара. Ике мичкә дә утын кертеп куя. Миңа ярдәм итәргә ашыга иде, – ди Тәрҗимә апа.
Балалар кабул итсә дә, Тәрҗимә апага яңа нигездә, яңа гаиләдә тормыш башлавы җиңел булмый. “Ияләшә алмый интектем”, – ди ул. “Кайтып китәм” дигән уй тынгылык бирми аңа. Көн саен: “Төшке аш әзерлим дә автобуска чыгам”,  – дип планлаштыра ул (Тәрҗимә апа – Бәкәбез кызы). Аш әзерләп бетергәндә генә бер-бер артлы балалар кайтып керә. Аларны ашатканчы Мөхтәр абыйның дә кайтыр вакыты җитә. Көн шулай үтә дә китә. Балалар да кызганыч, үзенә дә авыр. “Бервакыт, “кайтып китәм” дигәч, Айзирәк, мунчага бикләнеп, елый башлады. “Китмим, кызым, китмим, чык”, дип, үгетләп кенә мунча ишеген ачтыра алдым”, – ди Тәрҗимә апа. Өч ел шулай газапланганнан соң, “ризыгым шушындадыр” дип, тынычланып, маллар үрчетергә тотына ул. Җәйге чорда 120ләп чеби үстерә! Өйдә, идәнгә иске-москы, салам җәеп, чебиләрне лампа белән җылытып! Сөтсез торып өйрәнгәнмени, сыерын да алып кайта. “Ленар, таныштырырга дип, кәләшен алып кайтты. Илсөя күрешергә кулларын суза. Үзем күрешергә үреләм, үзем: “Мин – колхозчы кулын тотар микән шәһәр кызы”, дип кыенсынам”, – дип искә ала Тәрҗимә апа.
Тәрҗимә апа үзе дә ярты ятим үсә. Әтисе сугышка киткәндә 6 яшь була аңа. “Мин – яланаяклы сабыйны, мамык шәлгә төреп, әтине озатырга алып чыкканнары истә калган, – ди ул. – 1942 елның марты иде. Әтине соңгы күрүем булган бу. 1943 елда әтинең “үлде” хәбәре килде”. Әтиләреннән дүрт бала кала алар. Әнисе бишенчегә йөкле була. Энесе Мәхтүмне Тәрҗимә карап үстерә.
– Юл салалар, әни башкалар белән бергә Дусайдан олы юлга ком ташый иде. Кечкенә чанага ком салыр өчен каз оясы утыртып, караңгылы-яктылы чыгып китәләр. Һәр кешегә билгеләнгән норма бар, таякка эшлиләр. Әни, ипи белән шикәрне чәйнәп, балага имезлек ясап калдыра. Мин энемә шуны каптырам. Имезлек кичкә кадәр җитми, бетә. Бала елый башлагач, аңа кушылып үзем дә елыйм. Баланы җилпучта селкетеп йоклатмакчы булам. Аптырагач, аскы иренемне балага каптырам да, ул шуны имә-имә йоклап китә. Үзем дә бала бит әле, әни кайтканда мин дә йоклаган булам. Өй суык. Әни, кайткач, баланы имезә дә ашарга пешерә. Пешерә дигәч тә, вак бәрәңгене кабыгы белән бергә турап шулпа пешерә дә өстенә бер чеметеп он сибә! Туйганчы ашау түгел инде, хәзер аны мал да ашамый, – дип сөйли Тәрҗимә апа.
Бәрәңгенең эресен, турап, мичтә киптереп, фронт өчен әзерлиләр. Аның да нормасы бар – кипкән бәрәңгенең күләме 8 килограммнан ким булмаска тиеш!
Сугыш вакыты булса да, башлангыч белем алу насыйп була әле Тәрҗимәгә. 1 сыйныфны әйбәт кенә тәмамлап, 2 класска күчә кыз. Тик язарга дәфтәр-каләм юк! Кияргә кием дә юк. Ике айдан соң укуны ташларга мәҗбүр була ул. 3 сыйныфта яңа елга кадәр укый.
– Укытучыларыбыз әниле-кызлы иде, алар, иске-москыга төреп, безне үзләре килеп алалар, илтеп куялар иде. 4 сыйныфка бардым – берни белмим! 2-3 сыйныфта ике-өч ай гына укыдым бит! Ике ел укыдым 4 сыйныфта! “7 сыйныф белеме бар” дип, белешмә бирделәр, – дип, балачагын искә ала Тәрҗимә апа. – Аннан фермада эшли башладым, бәрәннәр карадым. Ул вакытта миңа 11-12 яшьләр булгандыр инде. Начаррак бәрәннәргә ашатырга дип, ипи бирәләр иде. Шул ипине ашап исән калдым. Бәрәннәрне аналарына кушканда сарыкларның йоннары кулда йолкынып кала иде. Йонны кесәгә җыеп барып, оек-бияләй бәйләп кидем. Йонны каян алдың дип әйтүче булды микән?!
13 яшендә үгез җигәргә өйрәнә ул. Башта үгезне өлкәннәр җигеп бирә. “Аягыңны терәп утыр, үгез тыңламый ул”, – дип кисәтәләр. Әкренләп үгезне үзе җигәргә өйрәнә кыз. Җәй буе үгез белән силос өчен үлән –кычыткан, билчән, алабута ташый ул. Хатын-кызлар, үләнне балта, пычак белән чабып, силос өчен казылган зур чокырга тутыралар һәм таптыйлар. Ул елларда силос шулай салына.
Үсә төшкәч комбайнда эшли Тәрҗимә. Комбайнны ул чорда трактор тартып йөри. Комбайнда 4-5 кеше – кайсы салам төшерә, кайсы аны барабанга кертә. (Бу эшләрне үзенең генә башкарырга комбайнның көче җитми). Тәрҗимә дә шулар арасында. “Комбайнда эшләвемнең сәбәбе – басудан аз булса да икмәк алып кайтабыз. Арыш яки бодайны, киптереп, төнлә базда ярма ташында ярып ашый идек. Комбайнның лобогрейкасы авыр, “әжнәйкә”се (жнейка – авт.) җиңелрәк иде”, – ди ул.
Ике ел урман кисәргә дә йөри Тәрҗимә. “Лаеш урманында эшләгәндә землянкада тордык. Хәер өстәп, ачка киселеп, бетләп кайттык”, – дип искә ала ул яшьлеген.
85 яшь димәссең, бүген дә кызлар кебек җитез, хәрәкәтләренә күз иярми Тәрҗимә апаның. Чәй әзерләгән арада Мөхтәр абыйны да кайгыртып ала: “Киенеп чык, суык тимәсен”, – ди. “Тормышлар мул, дөньябыз җитеш”, – дип куана. “Балаларга без күргәнне күрергә язмасын, сәламәтлек бирсен”, – дип тели. Балалар исә әти-әниләренең сәламәтлеген кайгырта: “Исән генә булсыннар бер үк”, – диләр. Әти-әниле йортка кайту – үзе бәхет! “Балалар хәлебезне белеп торалар, өйне җыештыралар, керебезне юалар. Рәхмәттән башка сүз юк. Кайберәүләр үзләре табып үстергән балаларыннан да рәхәт күрми, – ди Тәрҗимә апа. – Балалар мине якын иткәнгә, үзем дә аларны яраттым. Оныкларым – күңел юанычы. Үстеләр, үзләре әти-әни булдылар, Аллага шөкер! Балаларга да үзләре кебек тәүфикълы балалар бирсен!”

Реклама

http://muslumirc.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: