16+

«Күз алдыбызда геройларча һәлак булды, ансыз безгә бик кыен булыр инде, диделәр...»

Бөркеттәй улының батыр исеменә лаек буласын, карынында яралган көнне үк юрыйлар.

«Күз алдыбызда геройларча һәлак булды, ансыз безгә бик кыен булыр инде, диделәр...»

Бөркеттәй улының батыр исеменә лаек буласын, карынында яралган көнне үк юрыйлар.

Икенче баласына авырга узганчы ит ашамаган Гөлшат ханым, ни гаҗәп, ул көнне беренче мәртәбә өстәлдә торган иткә үрелә.

“Герой булачак!”

Хәтта үзе дә гаҗәпләнә. Хәл белергә кергән күрше абыйсы Габдулла Гарифуллин, яшь хатынның ит ашарга тансыклавын күреп бер генә сүз әйтә – ир бала табасың, ул да минем кебек герой булачак, ди.

– Габдулла абый Советлар Союзы герое, Берлиндагы биналарның берсе түбәсенә флаг кадаган кеше. Әйткәне юш килде... Улым хәтта авыл зиратында аның янәшәсенә – батырлар аллеясына күмелде, – ди Гөлшат ханым.

Әсхәт Гыйззәтуллин – Балтач районының Яңгул авылы егете. Махсус хәрби операциягә китеп, батырларча һәлак булган асыл ир-егетләребезнең берсе. Бүген төп йортта әти-әнисе – Гөлшат ханым белән Рәфкать абый, хәсрәттән ут йотып яшәсәләр дә, бер нәрсә өчен күңелләре тыныч – илебез зур сынау үткәндә аларның улы куркып калмады, алгы сызыкка атлады.

– Мин бер нәрсәдән курыктым, әтием Габделхәй 30 яшендә үлеп китте. Әнә шул яшькә җиткән иде ул. Әти белән әнием мин кечкенә вакытта аерылыштылар. Әби янына гел килеп йөрдем. Икәү зиратка менә идек. 95 яшенә кадәр, их, әтиегез исән булса, дип өзгәләнде. Аллаһым, әбием хәсрәтләрен бирмә, улым әти яшен үтеп китсә ярар иде, дип теләдем. Язганы менә шушы... – ди Гөлшат ханым.

Әсхәт – гаиләдә икенче бала, төпчеге. Апасы Гүзәл исемле, Түнтәр авылында кияүдә. Ике бала, аралары 1,2 яшь булганга, игезәкләр кебек үскәннәр. Кечкенә чагында Әсхәтне артык шук, тиктормас иде, ә менә яшүсмер чорында басылып, тыйнакланып, киресенчә кыюсызга әйләнеп калды, дип сөйли Рәфкать абый.

– Дуслары күп иде, әмма урамда азып йөрмәде. Йөземә кызыллык китермәгәне өчен дә улыма рәхмәт. Мәктәптән соң инженерлыкка укырга керде, тик укый алмады, шул елны ук ноябрь аенда армиягә җибәрделәр. Әйбәт хезмәт итте. Хәрби ант биргәндә янына бардык. Аңа сөенүләре. Әсхәт юк өчен дә зур итеп шатлана белә иде. Кайткач та эшкә керде, җиһазлар ясау цехында, газ оешмасында эшләп алды. Район тирәсендә хезмәт хаклары югары түгел бит. Казанга китеп төзелешкә керде. Идәннәр җәйделәр. Ике метрлы егет, гел иелеп эшләгәч, биле бетте. Әни, Казаннан фатир аласым килә, диде. 3 елга килешү төзеп, ерак Сахалинга, хәрби хезмәткә китәргә теләгәч тә каршы килмәдек. 3 тапкыр барсаң, бушка фатир бирәләр, дип өметләнде. Бер хезмәттәше белән вакытлыча фатирда яшәделәр. 3 елдан туеп кайтты, – ди әңгәмәдәшем.

Казанда әйбәт эшкә урнаша ул, 10 ай дигәндә чит ил машинасы сатып ала. Тормышлар уңайланганда гына хәрби комиссариаттан чакыру килә.

Пеликан, кара пүкәннәр...

– Сентябрь иде. Медосмотр үтеп бетергәнче октябрь аена кердек. 2022 ел бу. “Казан Экспо”да декабрьгә кадәр хәрби өйрәнүләрдә булды, Әсхәт чирләп китте, температурасы күтәрелде. Чыкма, берәр көн ятып кына тор дигәч тә, тыңламады. Казаннан алып киткәндә озата алмадым, Чулпан сеңлем белән шифаханәдә калдык. Чулпан тумыштан гарип, күпчелек аны мин карыйм, ярышларга да, хастаханә-шифаханәләргә дә гел үзем йөртәм, – ди Гөлшат ханым.

Әсхәт юлда элемтәгә сирәк чыга. Бервакытта да зарланмый, өйдәгеләр күңеленә коткы салмый ул.

Реклама

– Херсон ягына эләккәннәр. Разведчиклар ротасында. Бер батальонда 8 кеше, яшерен заданиеләр үтәделәр. Шалтыраткач, гел шифровка белән сөйләшә идек. Дроннарны – пеликаннар, тегеләр ягындагы ялланчыларны кара пүкәннәр, диде. Җир астында, махсус эшләнгән бункерларда яшәделәр. Уты кертелгән, яшәр өчен көйләнгән. Әни кеше һәрчак улыңның тамагын, өсте-башын кайгырта инде. Ашадыгызмы, кием-салымнарыгыз бармы, юындыгызмы дип сорый идем. Пылау пешердек ди, сүзенә бер ышанам, бер икеләнәм. Көн аралаш хәбәрләшә идек. Телефон тотып йокладык. Әсхәт гел урамга чыгып сөйләшә иде, монда куяннар эт хәтле, дигәне хәтеремдә. Урам тутырып этләр йөри дигәч, үзеңә тимәсеннәр, дип курка идем. Соң әни, аларга ашарга болай да җитәрлек, дигән иде берсендә. Кәефе гел әйбәт иде үзенең, булган ризыкларын иптәшләре белән бер өстәлгә куеп, туганнарча бүлешеп ашауларына сөенә идем. Посылкалар салып тордык. Кайтканда да өстендә мин җибәргән футболка иде. Әсхәт снайпер иде. Улым, кеше үтерергә ничек кулың күтәрелә, дидем берсендә. Әни, алар бит бик куркыныч, кырыс, явыз затлар, аларның син нинди икәннәрен белмисең, безнең егетләрне күз дә йоммыйча кыралар, син шуларны да уйла, мин монда илемнең тынычлыгы өчен мылтык тотып килдем, диде, бүтән ул хакта сүз дә кузгатмадым инде, – ди Гөлшат ханым.

Әсхәт соңгы заданиесенә керер алдыннан, аннан исән чыга алмаслыгын сизенепме, әнисенә шалтыраткач озаклап, тәмләп сөйләшә.

– Әни, кайткач, мине кочаклап ятарсың әле, диде. И, улым, син ике метрлы егет сыеп та бетмәссең кочакка, үзең мине кочаклап ятсаң гына, дип көлештек. Тешләрем коелып бетте, монда берсенең дә азу(урт) тешләре калмады, кайткач теш куйдырырбыз инде, яме, диде. Тешне генә куябыз, үзең генә исән-сау кайт, балам, дип үсендердем. Аннары, утрауга бер атнага бик авыр заданиегә керәбез, борчылма, без аны үтибез, барысы да яхшы булачак, мине югалтма, телефонны калдырабыз, чыккач та үзем шалтыратам, диде. Ул кереп киткәч, үзем ут эченә сикереп төштем. Бер атна еладым. Урамда әбиләр күрсәм, укыгыз әле, дип сәдакалар бирә идем. Төш күрдем. Өйдә 3 сайгак юк икән, урынында кап-кара җир. Кызлар өй юа, аларга төшеп китмәгез, дим. Ул арада өйгә халык кереп тулды. Уянгач та төшемне читкәрәк эттем, ышану түгел, искә төшерергә дә курыктым, – ди әңгәмәдәшем.

“Сиңа таба күкләрдән юл ярам...”

17 октябрь – Әсхәт заданиедән чыгасы көн. Ничек кенә тилмереп көтмәсен, әнисенә хәбәр килми. 18 е көнне Гөлшат ханым сеңлесе белән Төркиягә кузгала. Ярышка. Шахмат буенча Европа беренчелегенә дәгъва кылган сеңлесе аның ярдәменнән башка йөри алмаганга, ике ут арасында калган ханым, бик авырлык белән юлга чыга.

– Хәбәр көтеп, юл сумкамны да җыймыйча тордым. Капка төбенә такси килеп туктагач, бик кирәкле берничә әйберемне  генә салдым да, чыгып утырдым. Төнлә очтык, кунакханәгә иртәнге якта гына урнашып беттек. Сеңлем, кызым белән хәбәрләштек, тавышлары сәер боларның. Болай да эчем тулы ут, Чулпанны борчымыйм дип, икенче бүлмәгә чыгып, кызыма шалтыраттым. Әйтегез дөресен, Әсхәт үлгәнме, дидем. “Күп җиргә шалтыраттым, исәнлеген дә белмиләр, үлгәнен дә төгәл әйтмиләр”, – диде. Чулпан янында берни сиздермим, ул ярышка кереп киткәч, бөгелеп кенә төшәм. Ярышның бишенче көнендә хәбәр килде... Иртәгә алып кайтып җиткерәләр, диләр, ә мин Төркиядә. Чулпан белән икәү утырып еладык та, ул калды, мин аэропортка  киттем. Ярдәмгә бер төрек егетен бирделәр. Мәскәү аша бер көнгә соңрак кайтыла иде, билетны Стамбул аша алдык. Стамбул аэропорты коточкыч зур икән. Кая барасын белмим. Таблоны эзләп таптым да басып торам. Халык ыгы-зыгысына күзем төшсә – Әсхәт... Чемоданымны җилтерәттем дә йөгердем. Кул селким – күрми, артына борылып карый да, алга атлый. Эскалатордан әллә ничә мәртәбә аска төштек, өскә мендек, берничә зал үттек, мин йөгерәм, ул атлый. Пыяла ишеккә килеп төртелгәч, күтәрелеп карасам, Казанга очучы самолетка регистрация нәкъ менә шушы җирдә икән. Артымнан, җан-фәрманга йөгереп, тагын 7 хатын килеп басты. Киемегезнең аркасына Татарстан дип язылган сүзне күрдек тә, белеп барасыздыр дип, сезгә тагылдык, рәхмәт, адашмадык, диләр. Адашкан да булыр идем, улым алып килде бит мине. Казанда Балтач җитәкчеләре каршы алды. Бер генә теләгем бар – улымның йөзен ачып карыйсым, башында миңе бар, шуны күрәсем килә, дидем. Карарлык җире генә булсын, борчылмагыз, табутны ачып, улыгызны мөселманча җирлибез, диделәр. Андый чакта йомшак сүз дә бер дәва, – ди Гөлшат ханым.

Сүзләрендә торалар, табутны ачалар. Улын танырга дип моргка да ана үзе керә. Миңе дә урынында, өстендә үзе җибәргән киемнәре. Яралы...

– Митингтан соң, улымны өйгә алып кайтырга сорадым, төштән соң күмәргә килештек. Мулла, югач, шәһит китү дәрәҗәсен югалта, дип, җаны чыккан киемнәреннән кәфенләттерде. Өйгә алып кайткач, Әсхәт сораганча, кочаклап ятып тордым, – ди ул.

“Бәхеткә томан төшкән”

Әсхәтнең һәлак булуы, хезмәттәшләрен дә, гаиләсен дә ике кулсыз итә. Егет яуда да үз урынында бик кирәкле көч иде дә...

–Хәбәрләштек. Тыныч холыклы, шул кадәр акыллы егет иде, күз алдыбызда геройларча һәлак булды, ансыз безгә бик кыен булыр инде, диделәр. Заданиедән алар иң соңгылары булып чыкканда, беспилотниклар очып килгән. Ике иптәшен чокырга этеп төшергән дә, үзе алар өстенә яткан. Пуля аягындагы кан тамырына эләккән. Андый ярадан, кеше йоклап китеп, җан бирә  икән. Әсхәтнең йөзендә бик нык авырту төсмере “ябышып” калган иде. Ләкин бер нәрсә хак, әгәр дә иптәшләре үлеп, ул калса, Әсхәт тыныч кына яши ала торган егет түгел, холкын беләм бит, коткарып кала ала алмадым дип, үз-үзен ашаячак иде ул. Без аның алдында бурычлы, гомеребезне саклап калды, ди егетләр. Бәхеткә, томан төшкән. Томан булмаса, без аның гәүдәсен алып чыга алмый идек, диләр, – ди ул.

...Әнисенең бертуган сеңлесе Чулпан исә Төркиядә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында үткәрелгән шашка ярышында алтын медаль яулый һәм ул бу җиңүен батырларча һәлак булган Әсхәт энесе рухына багышлый. Ул аны төшендә дә күрә. Энесе ап-ак күлмәктән, минем бер җирем дә авыртмый бит, дип елмая икән...

Язмага реакция белдерегез

17

1

62

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сабырлыклар эни кешегэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сабырлык эни кешегэ

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллах Тэгалэ сабырлыклар, коч куэт бирсен узегезгэ

        Мөһим

        loading