Шәһри Казан

«Синнән башка беркем күземә күренми»

«Финзиянең улы өйләнә икән. Шәһәрдә бик зур ресторанда туй үткәрәчәкләр, үзләре машина бүләк итмәкчеләр, ди». Бу хәбәр яшен тизлегендә бөтен авылга таралырга өлгерде. «Халыкны шаккатырмакчы булалар, күрәсең», - диючеләр дә булды. Өлкәннәр исә: «Яшь чагында да шаккатырырга яратты шул ул», - дип шаяртты. Ничек кенә булмасын, авыл кешесе Финзиягә нәфрәт...

Реклама

Унөч-ундүрт яшендә үк егетләргә гашыйк булып йөргән кызның укуда да гаме булмый. Шәһәргә китеп эшкә урнашканнан соң, тиз арада кияүгә дә чыга. Ире Вакыйф белән каенанасы Сәлимә апа янында яши алар. Каенана киленне якын итеп «кызым» дип йөртә башлый. Бер ел үтүгә, Сәлимә апа оныклы да булып куя. Башта яшьләр матур хыяллар белән бәхетле генә яшәгәндәй тоела аңа. Күршеләре арасында да киленен мактап, аның авыл кызы булуына горурланып йөри ул. Тора-бара ике яшьлек Илгизнең якты дөньяны бөтенләй күрмәве билгеле була. Бу хәл гаиләдәгеләрне борчуга сала. Вакыйф шул кайгыдан еш кына кәеф-сафа корып кайта башлый. Финзиягә шул җитә кала.
Көннәрдән бер көнне ул баласын каенанасы белән иренә калдырып өйдән китеп бара. Шәһәрдәге уку йортларының берсендәге ашханәгә эшкә урнаша. Үзенең теле белән теләсә кемне карата торган Финзия бишенче курста укып йөргән Хәнифнең башын бик тиз әйләндереп куя. Егет башта аның янына кача-поса гына йөрсә, тора-бара очрашулар ешая. Бервакыт Хәниф белән бергә укыган Зәрия аларны урамда очратып, «яңа ярлар котлы булсын», дип шаяртып та китә. Тулай торакка кайтып җитүгә, бу хәбәрне дусларына да җиткерә ул. Тик бу хакта Хәнифнең кызы Гадиләгә генә әйтми торырга була алар. Кызлар башта: «Бәлки Хәниф, өйләнгәнче, башка кызлар белән күңел ачып калырга булгандыр. Шундый акыллы Гадиләне җилбәзәк хатынга алыштырмас инде», - дип уйлыйлар. Югыйсә берничә айдан икесе дә диплом алуга, 20 июньдә туй үткәрергә хыялланып йөриләр бит. Шулай да Зәрия беркөнне ашханәгә кереп Финзия белән сөйләшергә була. Әлеге парның тиздән гаилә корырга тиешлеген дә әйтә. Тик Финзиянең аңа исе дә китми. «Шулай инде ул, ир-егетләр бүген бар, иртәгә юк. Үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк», - дип, Зәриянең ачуын гына чыгара. Атнага бер мәртәбә янына хәл белергә кереп чыккан Гадилә исә егетенең үзгәрүен күреп, аннан сораштырып та карый. Ни дисәң дә, дүрт ел очрашкан егете бит. «Синнән башка беркем дә күземә күренми», - дип йөргән Хәниф тә шулай үзгәргәч...
Гадилә белән икесенең туе буласы көнне Хәниф Финзиягә өйләнә. Алар Финзиянең аерылуы, баласы хакында егетнең туганнарына әйтмәскә сүз куешалар. Финзия бер-бер артлы ике бала да табып куя. Ата-ана, туганнары киленнең үткәне турында берни белми яши. Финзия беренче баласы Илгизнең язмышы белән генә беркайчан да кызыксынмый. Туган ягына кайткач, авыл халкы да аның таш бәгырьле булуына гаҗәпләнә. Каенанасы белән беренче иренең гүр иясе булуын да кеше аша гына ишетә ул. Гарип баланың кем кулларында яшәве турында чит-ятлар борчыла. Әнисе исән булып та, гомер буе «әни» сүзен әйтүдән мәхрүм булып яшәгән Илгизнең аны күрәсе килгән чаклары була торгандыр. Рәнҗеш дигән нәрсә дә куркытмый Финзияне. Ул гаилә корганда, Гадиләнең күпме күз яшьләре түгелгән югыйсә.
Ә Гадилә үз-үзенә кул салырга йөргәндә, аны иптәшләре саклап кала. «Борчылма, дускай, син барыбер бәхетле булачаксың», - диләр, аны юатып. Тик Гадилә язмышын башка кеше белән бәйләргә ашыкмый. Туган ягына кайтып шунда яши башлый. Финзия исә кибеттә эшләп байлык туплый. Кайткан саен машина алыштырып, авыл халкын шаккатырырга маташа. Тик аның тормышына беркем дә сокланмый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: