Шәһри Казан

Сәлимә әби: «Кызларыма шалтыратып кына әйтегез әле, әниегезнең хәле авыр диегез, үләм, ахры»

Беркөнне редакциябезгә күптәнге укучыбыз Сәлимә апа шалтыратты. Һәрчак тавышы көр яңгыраган әбиебез ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләшә, авырып киткән икән. Яше бар инде, 80нән узган. Ялгызы гына яши. Ике кызы бар. Алар үз гаиләләре белән төпләнгәннәр. Сәлимә апа, шалтыраткан саен, үзенә кунакка чакыра. Берничә тапкыр барганым да булды. Тик аралашуга сусаган укучыбыз...

Реклама

- Кызларыма шалтыратып кына әйтегез әле, әниегезнең хәле авыр диегез, үләм, ахры, - диде бу юлы Сәлимә апа.
Кызларының телефоннарын да бирде.
- Соң ник үзегез генә шалтыратмыйсыз, бер дә аралашмыйсызмы соң? - дим.
- Ирем үлгәннән бирле ялгыз мин. Балаларымны сирәк күрәм. Шәһәр үзәгендә зур гына фатир алып бирделәр дә югалдылар. Эшләре күптер инде. Борчымаска кушалар. Урамга чыга алмый тилмереп ятам менә. Ашарга китереп китәләр тиз генә. Фатир өчен дә түләп торалар.Пенсиямне күргәнем юк. Нигә миңа бу фатир, байлык, балаларым белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырып булмагач? Редакциядән шалтыратсагыз, тыңларлар иде, хәлемне белеп китәрләр иде, - дип зар елады Сәлимә апа.
Укучыбыз әйткән номерлар буенча номерларны җыеп карадык, тик «недоступен» яки «бу номерда берәү дә теркәлмәгән» дип җавап бирде. Ни уйларга да белмәдек. Ничек кенә булмасын, мондый картлык кызганыч.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 15 декабря 2017 в 13:12
    Ландыш Әбүдәрова: «Һәр әсәр җавап табылмаган сораулардан ярала» Ул дистәләрчә китаплар нәшер итеп, популярлыкның чигенә чыккан, исеме әдәбият сөючеләрнең теленнән төшмәгән нык данлыклы кеше түгел. Әлегә. Ләкин бүгенге татар прозасын Ландыш Әбүдәровадан башка күз алдына китерергә тырышу гадел булмас иде.
    4
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 8 декабря 2017 в 14:15
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    1297
    0
    3
  • 8 декабря 2017 в 14:21
    Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез» «Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».
    252
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 15:22
    Төп йорт килене нинди булырга тиеш? Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.
    119
    0
    0