Шәһри Казан

Сәмруг кош язмышы

Без аның белән якташлар, яшьтәшләр булып, механизаторлар хәзерләү курсларында бер группада укыдык. Аның исеме Гариф. Урта буйлы, киң җилкәле, дулкынланып торган куе кара чәчле, кара кашлары астыннан йөрәккә үтеп керерлек итеп яндырып караучы кара күзле, көлемсерәп каравы, йөзе-сүзе белән һәр кешене үзенә каратучы (бигрәк тә хатын-кызны) егет, тел бистәсе, тиз...

Реклама

Укыган фәннәр буенча тиешле имтиханнарны тапшыргач, механизатор таныклыгы биргәнче, безне җәйге практикага Курган өлкәсенә җибәрделәр. Өлкә­нең Төньяк Казахстан белән күрше «Лопатинский» совхозына килеп урнаштык. «Татарстаннан курсантлар килгән», - дигән хәбәрне ишеткәч, Татарстанның Сарман районыннан бул­ган, күрше совхозда ветеринария белгече булып эшләүче Сания исемле татар кызы безнең янга үзе килде. Танышканда ук лидерлыкны Га­риф алды. Кыз да аның матур гәүдәсе, оста сөйлә­венә мө­киббән китеп, алар беренче көндә үк танышып калдылар. Сания, җае чыккан саен, бу авылга килеп йөрде, Гариф та, җаен табып, күрше кошчылык совхозына йөр­гәләде. Безгә ул вакытта 22-23 яшь­ләр. Гариф армиядән кайткач та авылларына медицина хезмәткәре булып килгән Наҗиягә өйләнеп, аларның малайлары бар иде. Гариф бу турыда Саниягә белдерми. Декабрь аенда без практиканы тә­мамлап кайтыр вакытта Сания Гарифка йөкле булуын әйтә. Каушап калмый Сә­м­руг кош: «Механизатор таныклыгы алуга сезнең янга килеп җитәм, бер гаилә булып яшәрбез», - дип ышандырып, саубуллашып кайтып китә һәм шул китүдән югала...
Авылларында ике ел эш­ләгәч, Казанга килеп, төзелеш оешмасында тракторда эшли башлый ул. Наҗия шә­һәрнең 6 нчы шифаханәсенә шәфкать туташы булып урнаша. Шулай ике елдан артык вакыт уза. Аларның шатлыклары булып кызлары туа. Хезмәтен искә алып, гаилә хәлен аңлап, аларга яңа тө­зелгән 5 катлы йорттан ике бүлмәле фатир бирәләр. Тормышлары җайлана диярлек. Ләкин Гарифның «кош кү­ңелле» җаны риза түгел, ул шоферлык таныклыгы алып, таксист булып урнаша. Менә шуннан үзен күрсәтә башлый инде. Көн саен яңа клиент, бигрәк тә яшь кызлар, кесә тулы акча... Эштән соңга калып һәм «күңелле» кайтулар ешая, Наҗиягә, балаларга караш салкыная. «Китәм мин сез­дән, - ди Гариф, бер кызмача кайткач. - Без Юля белән гаилә корабыз. Ул яшь, бай. Мине ярата». Күңеле күптән нидер сизенгән Наҗия кү­тәрелеп бәрелми. Түземлек белән: «Гариф, яхшылап уйлап кара, балалар бар бит, ахырда соң булмасмы?» - дип сөйләшеп карый. «Балалар үсәр, алимент алырсың. Без инде Юля белән хәл иттек», - була җавап.
Үзеннән күпкә яшь, бү­лек мөдире булып эшләүче Юля һәм аның биш яшьлек кызы белән өчәүләшеп «рә­хәт» тормыш башлый Сәм­руг кош. Еллар уза, Наҗиянең малае Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, шифаханәдә хирург булып эшли башлый. Юрист белеме алган кызы тикшерүче булып хезмәт итә. Наҗия балаларының яр­дәмен тоеп, ялгызы гомер кичерә. Сирәк булса да, Гариф күренеп китә. Тормышыннан зарланмый, мактанмый да. Инде яшьләре дә 50дән узган бит.
Ә Гарифның гаиләсендә тынычлык бетә. Фатирда чит ир-ат, аракылы табын, Юля да суына, Гариф та эчүчелеккә бирелә. Алар арасында бер-берсенә хөрмәт бетә.
Кышның 30 градуслы бер салкын кичендә «кызып кайткан» Гариф өйдәге таныш булмаган исерек ир белән сүзгә килеп, йодрык уйнатмакчы була. Ләкин үзен бик нык кыйнап, баскычтан тибеп төшерә­ләр. Исереклек белән сизми, аның умыртка сөяге имгәнә, яланөс, юка оекбаш белән урамда төн уздыра. Узгынчылар ашыгыч яр­дәм машинасы чакыртып, шифаханәгә озаталар үзен. Үлем­нән чак алып кала табиблар. Бәхете бар икән, аны кабул итүче дежур табиб, хирург аның үз малае була. Авырлык белән генә сулыш алган, аяк-кул чуклары өше­гән Гарифны тикшергәндә, аркасындагы канатка охшаган миң тамгасын күр­гәч, өнсез диярлек булып, каушап кала яшь табиб. Ни бу?! Әтиме?! Ни дияргә, нишләргә?! «Без үскәндә кайда идең син?» «Юк, авыр уйларга ирек бирергә ярамый! Ул авыру, ярдәм кирәк! Мин Гиппократ анты бирдем, минем бурычым - ярдәм итү», - дигән уйлар яшен тизлеге белән баш миеннән узып, йөрәккә үтеп киңәш бирә: дәваларга, терелтергә кирәк! Төрле уйлар эчендә төнен әтисе янында уздыра егет. Иртән сменасы тәмамланса да, шифаханәдән китми ул. Баш табибтан рөхсәт сорап, әтисенә ясалучы операциядә үзе дә катнаша. Гарифның ике аяк бармагын, сул кул бармакларын кисәләр, бер як үпкә­сен алалар. Кирәкле аппаратлар ярдәмендә бер атна тукландырып, аңга китерә­ләр. Бу вакыт эчендә улы әнисенә барын да сөйләп би­рә. Гомер юлын кешеләрне дәвалауга багышлаган Наҗия, хәлне дөрес аңлап, шифаханәгә килә. Гариф аңына килгәнче, аның янында кизү тора. Ир акрынлап савыга башлый. Хастаханәдән чыгар вакыты да җитә. Беренче төр­кем инвалидка шифаханәдән кая барырга?!. Юля кызы белән килеп, аннан баш тартуларын әйтеп китә. Наҗиягә, кызы һәм улына белдерми озак елый ул. «Ник яшим? Ник үлмәгән... Эх, тормыш, ялгышлык... Алда өметсезлек».
Беркөнне бөтен түземлеген җыеп, Наҗиягә, улы белән кызына мөрәҗәгать итә, елап гафу үтенә, кичерүләрен сорый ул. Элек бик тату булган дүрт җан дүрт төрле уйда... Нишләргә? Гафу итеп булырмы?! Наҗия һәм балалары өйгә кайтып, озаклап киңәшәләр дә уртак фикергә киләләр - Гарифны Наҗияләргә алып чыгалар.
...Мин боларны шактый соң ишеттем. Казанга эш белән баргач очраклы рә­вештә урамда Наҗияне очраттым. Ул инде лаеклы ялда икән. Аның да, минем дә буш вакыт булып, әлеге хәл­ләрне елап, тәфсилләп сөй­ләде ул. «Гарифны күрә­сең килсә, адресны беләсең», - дип саубуллашты. Казанга икенче вакыт барганда кердем мин аларга. Өйләренә уздым һәм исем китеп, югалып калдым. Инвалид коляскасында утырган Гарифны чак таныдым. Исән­лә­шәм дисәм, ул дәшә алмый, күзлә­рен­нән яшь ага. Бер ай элек инфаркт булып, телдән калган Гариф. Миңа бик озак карап торды ул. Аның ялварулы күз карашыннан ирексездән күздән яшь ага башлады. Бик авырлык белән: «Бәдамша, - дип язды ул, - үләсем ки­лә, күмәргә кил», - дигән сүзләр­не укыгач, күз­дән яшь агып, сүз әйтә алмадым. «Үләргә иртә әле, сау бул», - дип көч­кә яздым. Ямансу уйлар белән саубуллашып, тукталышта калдырган машина янына таба барганда (башка килмәслек хәл) олы гына хатын-кыз дәшә: «Гафу итегез, сез Бәдамша түгелме?». «Әйе, мин, - дим, әле авыр уйлардан аерылмаган килеш. - Кем бу?» Мине каян белә?! Хәтерли генә алмыйм... «Курган өлкәсе Манжурка авылын исеңә төшер», - ди әлеге ханым. Шулвакыт зиһен ачылып китте... Бу - Сания, Сарман кызы, Гарифны көтеп калган кыз, хатын димме... «Сания, синме?! Ничек болай монда?!» Шундый ярты-йорты сүз­ләр. Шул арада күптән булган хәлләр искә төшеп, Сания, Гариф һәм безнең яшь чаклар хәтердән узды. Сания Гарифка ышанып, аны көткән. Кызы туган. Кызына биш яшь тулгач, Казанга кайтып урнашып, ветеринария институтында лаборант хезмәтендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кызы Казан дәүләт педагогия институтын тә­мамлап, Казан шәһәренең мәгариф бүлегендә эшли икән. Кияүдә булып, ике кыз үстереп ятулары турында бик тиз сөй­ләп алгач, минем өчен бик авыр булган сорауны бирде: «Гариф исәнме? Ничек яши?! Белсәң, зинһар әйт, яшермә. Бик озак көттем мин аны, инде үп­кәләрем бет­те. Ачуланмыйм, алай да бик кү­рәсем килә. Хәзер ничек икән, бик горур иде бит ул».
Ә мин һаман уйлар эчендә йөзәм. Менә сиңа очрашу, бу хәлләрне махсус уйлап эшләсәң дә, оештырып булмас. Ни дияргә?! Әле авыр уйлар белән мин яннарыннан чыккан Гариф, Наҗия, яшьлегендә ялгышкан, соң булса да Гарифны кү­рергә теләп, миңа өмет тулы күзләре белән карап торган Сания... Ул монда күрше йортта гына яши икән. Нәрсә дип әйтергә дә белмәдем. «Гариф исән, төгәл адресын белгәч, сиңа әйтермен», - дип, Саниянең адресын алдым. Кабат очрашырга килешеп аерылдык.
Уйларның очына чыга алмагач, тә­вәк­к­әлләп, Наҗия белән киңәшер­гә булдым. Авыр булса да, дөреслекне сөй­лә­дем. Бик сабырлык бе­лән тыңлады, үзенең олы йөрәкле ке­ше икәнен кабат расла­ды Наҗия. «Сания гаепле түгел, ул Гарифның кем икәнен бел­мәгән. Ул чакта күп­ләрне ышандыра иде бит Гариф. Мин дә аны бер күрүдә яраттым. Нишлисең, яшьлек, язмыш», - дип әйтеп куйды. Инде бу «очрашу» дигән авыр миссияне оештыру миңа калды.
...Мондый авыр, күз яшьле, кызганыч хәлне никадәр китап укып, тормыш итеп, чит ил сериалларын карап та күргәнем юк иде. Бер-берсен белмәгән ике хатын-кызның күзләреннән яшь ага, инвалид коляскасында күз­ләрен еш-еш йомып, исән кулы белән нидер әйтергә теләүче Гариф... Бу авыр хәл­не күргән берәү дә еламыйча тыныч кала алмас иде. Гарифны урынга яткыргач, ике хатын бик озак елашып, сөйләшеп утырдылар әле. Нишлисең, язмыштан узмыш юк шул.
Бу авыр очрашудан соң бер ай вакыт узгач, Гариф бакыйлыкка күчте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: