Шәһри Казан

Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов: «Әтием өчен, якташларым өчен аяусыз үч алдым»

2014 елның 20 июлендә Бөек Ватан сугышының татарлар арасыннан соңгы исән калган Советлар Союзы Герое Әхтәмов Сабир Әхтәм улы вафат булды. Озату чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Герой турында: «...Ул легендар юл узган каһарман, республикабыз өчен генә түгел, тулаем илебез өчен үрнәк булып тора. Кукмара районы авылыннан булган гади кеше...

2014 елның 20 июлендә Бөек Ватан сугышының татарлар арасыннан соңгы исән калган Советлар Союзы Герое Әхтәмов Сабир Әхтәм улы вафат булды. Озату чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Герой турында: «...Ул легендар юл узган каһарман, республикабыз өчен генә түгел, тулаем илебез өчен үрнәк булып тора. Кукмара районы авылыннан булган гади кеше сугышка эләгеп, дошманга каршы көрәштә батырлык күрсәткән, Кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән. Һәм 1991 елда - Казанга кайтып төпләнде ул, башкаларга үрнәк булырлык актив позициядә торып эшләде... Сабир Әхтәм улы инде безнең арабызда юк, ләкин ул безнең йөрәкләрдә калачак. Аның үрнәгендә, без яшьләрне тәрбия­ләячәкбез», - диде.
Сабир абый Әхтәмов белән мин якыннан 2007 елда таныштым. Ул вакытта Герой hәр елның май аенда, Җиңү бәйрәме алдыннан, Казан архитектура-төзелеш университеты студентларына Бөек Ватан сугышында күргәннәре, кичерешләре турында сөйли иде. Аның Немерсдорф җирлегендәге сугышлар, үзенең ничек итеп Җиңү парадында катнашу бәхетенә ирешүе, немец самолетын бәреп төшерүе турында сөйләүләре тыңлаучыларны бигрәк тә үзенә җәлеп итә, кызыксындыра һәм җанландыра иде.
Кукмара туфрагында туып-үскән, укыган hәм яшәгән Югары Өскебаш авылы егете Сабир Әхтәмовка Советлар Союзы Герое исеме бирелгәндә нибары 18 яшь була. Бу яшьтән үк шундый олы бүләккә лаек булучылар Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бик аз.
Сабир Әхтәмов 1926 елның 15 июнендә туа.
- Гаиләдә иң өлкәне идем, ә иптәшләр арасын­да - иң кечесе, - дип сөйли иде ветеран. - Укырга алмасалар да, барыбер мәктәпкә йөрдем. Яхшы укыдым. Өлгереш нәтиҗәләренә карап, уку елы башлангач ике ай узганнан соң, мине укучы итеп теркәделәр.
Сабир абый бик яшьли әтисе белән тимерче алачыгына йөри, әлеге һөнәр серләрен яхшылап узләштерә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, кулына тимерче чүкечен ала һәм сугышка киткәнче, намуслы, фидакарь хезмәт күрсәтә. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе Әхмәтҗан абый үзе теләп фронттка китә. Сабирны гаиләдә һәм тимерче алачыгында төп хуҗа итеп калдыра. 1941 елның августыннан 1943 елның ноябренә кадәр колхозда өлкән тимерче булып эшләү чорында егет үзен бары тик яхшы яктан күрсәтә, әнисенә, берсеннән-берсе кечкенә җиде баланы тәрбияләүдә, төп таяныч була. Тормышының бу чоры турында Герой болай сөйли:
- Кырык беренче елны әтине сугышка алдылар. Мин тимерче булып калдым. Тормыш алып бару минем өстә иде. Гаилә зур, миннән башка тагын җиде бала. Тимерчелектә үземне чын хуҗа сизеп, ярдәмче итеп фронттан яраланып кайтучыларны ала идем.
1943 елның ноябрендә фронттан аяныч хәбәр алына: «Кызылармеец Әхмәтҗан Әхтәмов фашист-илбасарларга каршы барган изге көрәштә Смоленск янында батырларча һәлак булды...».
- Кара хәбәр китергән хат күңелемдә дошманнарга каршы нәфрәт хисен аеруча көчәйтте. Шул чакта мин әтиемнең куркусызлыгын үземә үрнәк итеп, аның, гомерләре өзелгән башка якташларым өчен фашист-илбасарлардан үч алырга ант иттем. Кайнар теләгемә район хәрби комиссариаты каршы килмәде. 1943 елның ноябрь азакларында Кызыл Армия сафларында идем инде, - дип яза истәлекләрендә Сабир Әхтәмов бу хәбәрне алгач кичерешләре турында.
Шулай итеп, тимерче инструментын танкка каршы ата торган мылтыкка (ПТР) алыштыра ул. Зиһенле, үткер күзле, корычтай нык мускуллы егет корал белән эш итәргә бик тиз өйрәнә. Тора-бара 2 нче гвардияче мотоукчылар бригадасында төз атучы бронебойщикларның берсе булып әверелә. 3 нче Белоруссия фронтына караган шушы бригадада булачак герой әтисе һәлак булган Смоленск янында үзенең беренче сугышына керә һәм Кенигсбергка кадәр озын сугышчан юл үтә. Белоруссияне, Балтыйк буе республикаларын азат иткәндә һәм Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда зур кыюлык, батырлык үрнәкләре курсәтә. 1944 елның җәендә Белоруссиядә, «Багратион» операциясе вакытында, төз атып дошманның бер танкын һәм үзйөрешле орудиесен сафтан чыгара, җанлы көчләрен күпләп юк итә. Шуның өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Герой истәлекләреннән:
- Сугыш тәҗрибәсен Орша тирәсендә алдык. Староселье авылы янында мин Иван Луковкин белән (расчетның икенче номеры), окоп казырга гына өлгердек - карыйбыз, безгә таба яны белән бер танк якыная. Ике йөз илле метрларга кадәр үткәреп атып җибәрдем. Күрәм, туктады! Тидердем, димәк, әмма хәрәкәтләнә. Тагын төзәп аттым. Яндырдым. Танк артыннан САУ (үз­йөрешле артиллерия җайланмасы) күренде. Аннары артиллерия эшкә кереште...Башка роталар да унышлы сугышты. Танк белән САУ өчен мине Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр.
Көнчыгыш Пруссиядәге фашистлар төркемен тар-мар иткәндә, Сабир Әхтәмов үзенең исемен мәңгелек данга күмә.
- 1944 елның октябрендә дошманның Неммерсдорф исемле бик яхшы ныгытылган торак пунктына килеп җиттек, - дип сөйләде ул үзе бу хакта студентларга. - Безнең 2 нче батальонга, тукталып тормастан, танклар белән берлектә, Неммерсдорфны алырга һәм, махсус күрсәтмә булганчы, яулап алынган позицияне кулдан ычкындырмаска боерык бирелде. Торак пунктка җиткәндә, дошманның ут ноктасы безнең һөҗүмне туктатты. Кече сержант Луковкин белән икебез әлеге ут ноктасын юк итәргә боерык алдык. Дошманның көчле ут астында, үрмәләп-шуып, ноктага 70-100 метрга кадәр якынлаштык. Һәм гранаталар атып кына аны юк итеп булмаячагын аңладык. Дошман янына яшеренеп килергә мөмкин түгел иде. Башка чара табарга кирәк. Ут ноктасының бер кырыенда ягулык багына охшаган әйбер күренде. Берничә тапкыр ату нәтиҗәсендә, аны яндырырга мөмкин булды. Ялкын җиргә күмелгән «Фердинанд»ның эченә үтеп керде. Снарядлар шартлый башлады. Сугышчылар «Ура!» кычкырып, дошман өстенә ташландылар. Төнлә бу торак пункт безнең кулга күчте. Төнге сугыш вакытында безнең расчет дошманның тагын ике «Фердинанд»ын сафтан чыгарды.
Иртән дошманның күпсанлы танклары контр­һөҗүмгә күчтеләр. Әмма без, каушамыйча, дошманны якынга җибәрдек һәм ут ачтык. Берничә минуттан уң флангтагы Филиппов расчеты бер танкны яндырды. Без берничә тапкыр атуга, сул флангтагы танк та яна башлады. Өченче танкның чылбырларын өздердек... Бераздан дүртенче танкны җимердек. Безнең солдатлар дошман пехотасын танклардан аердылар. Атака тукталды, немец солдатлары чигенә башладылар. Бу вакытта тагын ике бронетранспортерны һәм снарядлар төялгән ике автомашинаны юк иттек... Ике көн буе барган көрәш безнең тулы җиңү белән тәмамланды... Миңа Советлар Союзы Герое исеме шушы сугышлар өчен бирелде.
Лачын йөрәкле якташыбыз тагын күп кенә сугышларда катнаша. Яраланып госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан сафка баса. 1945 елның гыйнварында Көнчыгыш Пруссиядәге икенче бер һөҗүм вакытында, күп катлы йортның чардагыннан атып, дошманның «Пантера» дип аталган ике авыр танкын яндыра. Шул батыр­лыгы өчен, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
- Гомумән, миңа сугышның ахырынача булырга туры килде, - дип сөйли иде ветеран. - Әтием өчен, якташларым өчен фашистлардан аяусыз үч алдым.
Геройга 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткәрелгән тарихи Җиңү парадында катнашу бәхете насыйп була. Аның парадка катнашу хокукы алуы тарихы да игътибарга лаек­лы.
- Чират мина җиткәч, сез туры килмисез, диделәр. Мин - 165 см, ә анда 170 см кирәк. Танк яндырырга минем буй яраган, ә халыкка күрсәтергә җитми икән, - дип искә ала иде ул үзе бу хакта. - Шулчак генерал Кошевой безнең сөйләшүгә игътибар итте. «Мин ефрейтор Әхтәмов булам», - дип эндәштем. «Таныш фамилия. Шинелеңне сал», - диде. Өстемне салган идем, анда Алтын Йолдыз һәм өч орден тагылган. «Мондый бөркетне үткәрмәскә?!! Парад киемен аңа да языгыз», - дип, ул мине үткәрде. Шулай итеп, мин парадка эләктем, күнегүләрдә катнаштым. Рокоссовскийның доклад ясаганын күрдек. Җуков кабул итте һәм Сталинга тапшырды. Кызыл мәйдандагы Җиңү парадында катнашучылар арасында мин дөньядагы иң бәхетле кеше булып атладым... Икенче көнне Кремльдә хөкүмәт тарафыннан оештырылган кабул иту мәҗлесендә дә булдым.
Сабир Әхтәмов сугыш­тан соң да хезмәтен дәвам итә, лейтенантлар әзерләү курсларын тәмамлап, офицер дәрәҗәсе ала, Эчке эшләр министрлыгы органнарында, хәрби эштә эшли, белемен күтәрә, депутат та була. 1986 елда лаеклы ялга - пенсиягә чыга. 1991 елдан Казанда яши. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара.
Мәкаләмне Сабир абыйның, сез бүгенге көн күзлегеннән караганда ул сугышка нинди бәя бирер идегез, дигән сорауга җавабы белән тәмамлыйсым килә:
- Сугыш кемгә кирәк? Беркемгә дә. Аны өстәгеләр оештыра. Гади немец эшчесе бу сугышка барырга теләгән дисеңме? Һич тә юк. Ләкин һәркем үз дәүләте өчен сугышырга мәҗбүр... Кеше кайчак хайваннан да әшәке була. Хайван үз нәселенә тими. Ә без, кешеләр, ерткыч шикелле, бер-беребезгә ташланырга торабыз. Нинди генә корал уйлап чыгармыйбыз...
Фидаил Миңнеханов,
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү
институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: