Шәһри Казан

«Ташламам беркайчан да...»

Буа шәһәренең Жорес урамында яшәүче Вера һәм Анатолий Сергеевларга сокланмаган кеше юк. Хатыны белән кавышканда, «иң авыр чакта да ташламам», дип вәгъдә биргән чын ир-егет сүзендә торды.

Гомерен хәрби хезмәттә үткәргән Анатолийны белүчеләр хәрбиләргә хас тугрылыгы, кешелеклелеге өчен хөрмәт итәләр. «Мин аны тикмәгә генә гомерлек ярым итеп сайламадым. Тыйнаклыгы, мәрхәмәтле булуы белән күңелемне җәлеп итте», - ди хатыны Вера Ивановна да. Тбилиси шәһәрендә артиллерия училищесын тәмамлаган егет: «Мин сине яратам», - дип грузин телендә әйткәч, кыз бермәлгә аптырап калган. Бәлки, грузинча шул сүзне генә белгәндер дә инде егет. Хәрби кеше хатыны булуның авыр «һөнәр» икәнлеген Вера бик тиз аңлый. Ул Ленинград Хәрби академиясен тәмамлаган ире артыннан бер адым да калмыйча ил гизә башлый - Төрекмәнстанда, Горький өлкәсендә, хәтта Куба Республикасында да яшәргә туры килә аларга. Матур гына гомер иткәндә зур кайгы килә - Вера каты авырып китә. Байкал артындагы Краснокаменец шәһәрендә уранны җир астыннан ачык ысул белән чыгаралар иде, мөгаен, шул тәэсир иткәндер, дип таба хатын моның сәбәбен үзе. «Могҗиза булмый калмас, син барыбер тереләчәксең», - дип юата Анатолий Казан дәваханәсенә операциягә кергән хатынын. Баш миендәге шешне алсалар да, ул күз нервларына зыян китергән булып чыга - бер күзе бөтенләй күрми, икенчесе дә томалана. Моның өстенә подагра чире дә өстәлә. Гәүдә шешенә. «Төннәрен аякларым сызлауга чыдар хәлем юк», - дисә дә, беренче төркем инвалид Вера Ивановнаның кәефе яхшы, ул төшенкелеккә бирелмәскә тырыша.
Операциядән соң 14 ел вакыт үтеп киткән инде. Димәк, Ходай кушып, яшисе гомерләр бетмәгән икән әле. Танышлары арасында: «Гомереңне авыру хатын белән үткәрмә», - дип «яхшылык» теләүчеләр дә табыла. Бу сүзләр Анатолийны чыгырыннан гына чыгара. «Мин сине үлгәндә дә ташламыйм, юк сүзләргә игътибар итмә», - дип тынычландыра ул яраткан хатынын. Мунчасын да яга, Верасын юындыра, кер юу машинасында барлык керне юа ир. Өйдәге чисталыкка хәйран калырлык. Анатолий үзе оста ашчы да, кайнатмасын да ясый, икмәген дә өйдә пешерә. Бакчасында ни генә үсми, виноградка кадәр бар. Хатынына булган җылы мөнәсәбәтен бернинди сүзләр белән дә аңлатып бетерә торган түгел. 40 елдан бирле бер-берсенең күзенә генә карап, яңа өйләнешкән парлар кебек яратышып, һәр минутның кадерен белеп яшәүче мондый парлар сирәк. Өйдә култык таяклары ярдәмендә генә хәрәкәтләнә торган хатынын Анатолий Юрьевич теләгән җиренә машина белән алып бара.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Буа башлангыч оешмасы узган ел юбилейлары уңаеннан бәйрәм уздырган иде. Вера Ивановнаны да анда 60 яшьлеге белән котлап, «сөйли торган» сәгать бүләк иттеләр. Ире тарафыннан кадер, ярату күреп яшәгән Вераның бәхетенә сукырлар да шатландылар. «Аз кайгыны аш басар, күп кайгыны дус басар» диләр бит. Гаиләнең дуслары күп булуын да әйтергә кирәк. Узган ел бергә яшәүләренә 40 ел тулса да, котлауларны бүгенгәчә кабул итәләр әле алар. Башкортстанда яшәүче бердәнбер кызлары Наташа да гаиләсе белән еш кайта. «Мин бик бәхетле кеше. Анатолий кебек яхшы күңелле, авыр вакытта таяна торган ирләр күп түгел. Аңа мең рәхмәт», - ди Вера Ивановна. Гаиләнең якын дусты - 1 нче урта мәктәптә Анатолий белән бергә укыган сыйныфташы Гөлгенә Сабирҗанова тәрбиянең төптән килүенә ышана. «Бүгенге көндә Анатолийның әнисе Клавдия Сергеевна исән булса, шундый тәрбияле ул үстергәне өчен аңа җиргә кадәр башымны иеп рәхмәт әйтер идем», - ди ул.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: