Шәһри Казан

Татарлар арасында андыйлар юк...

Бала тудыру йортында Айсылу белән танышкан идем. Ул татар кызы, ире рус. Улы тууы сөенеченнән нишләргә белмәгән ата «бәби тәпиен» берничә көн юды. Гаиләсе белән. Каенана, каената дигән кешеләр дә онытылып эчеп, киленнәре янына килергә вакыт тапмадылар. Ул арада Айсылуның чыгар көне дә җитте. Көненә берничә мәртәбә ире белән бәхәсләшкән,...

Реклама

Бала тудыру йортында Айсылу белән танышкан идем. Ул татар кызы, ире рус. Улы тууы сөенеченнән нишләргә белмәгән ата «бәби тәпиен» берничә көн юды. Гаиләсе белән. Каенана, каената дигән кешеләр дә онытылып эчеп, киленнәре янына килергә вакыт тапмадылар. Ул арада Айсылуның чыгар көне дә җитте. Көненә берничә мәртәбә ире белән бәхәсләшкән, телефоннан аты-юлы белән сүгенеп кычкырышкан яшь ананы күреп борчыла идек хәтта. Сөте генә югалмаса ярый ла бу кызның... Исем кушу мәсьәләсендә үпкәләшеп үк беттеләр. Берсе Данил ди, икенчесенә Даниэль кирәк, берсе Данис тели, икенчесе Денис... Айсылуның бала тууга ук сөннәтче бабай эзли башлавына да гаҗәпләнгән идек. «Хәзер үк сөннәткә утыртмасам, мин өйдә булмаганда барыбер чукындырачаклар улымны», - диде ул. Коръән укытасы булыр инде дип сөйләнә башлагач та, ире кырт кисте, янәсе, ничек инде, мыскыл иткән кебек, руслар утырган табынга мулланы чакырып, Коръән укытырга җыенасыз?! Палатадашыбызны озатканда, торып бетерә алырсызмы икән, дип авызыбызны гына ачкан идек: «Игътибар итмәгез, без шулай ияләшкән инде. Яратам мин аны. Хәрби хезмәттән дә көтеп алдым. Өч ел артыннан үзем чаптым, чибәр иде чукынчык, безнең татарлар арасында андыйлар юк», - дип гаҗәпләндерде Айсылу.
Катнаш никах дин ягыннан хупланмаса да, гаиләдә каршылыклар тудырып торса да, кайберәүләр гомерлек яр итеп нәкъ менә башка милләт кешеләрен сайлый шул. Мәхәббәтме бу? Аңламассың... Әнә Ринат марҗа кызы Оксанага гашыйк булгач, нишләргә белмәде. Зәңгәр күзле, сары чәчле кызый гына егетнең хисләрен кире какты. Бер көнне егет кызга багышлап татар телендә җыр язды һәм аны Казанның төнге клубларының берсендә дискотекада башкарды. «Оксана, мин сине яратам, мин синсез яши алмам, Оксана, күзләремә генә карачы, Ходаемнан ялварам...» Марҗа кызы берни аңламаса да, җыр йөрәгендәге бозларны эретә алды, күрәсең. Хәзер яшьләр туйга әзерләнә. Ринат кына тора-бара Ходайга нәрсә дип ялварыр...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: