Шәһри Казан

Татарстан радиосы дикторы Мәрьям Арсланова: "Әтиемне сагынып яшәсәм дә,аңа карата үпкәм бар"

Озак еллар Татарстан радиосында халык яратып тыңлаган «Тел күрке - сүз» тапшыруын алып барган Мәрьям апа Арсланова редакциягә үзе шалтыратты. Әтиемнең фронттан язган истәлек хатлары саклана миндә, шулар белән бүлешәсем килә, дигәч, берочтан кечкенәдән үк тавышына гашыйк булган Мәрьям апаның үзе белән дә танышып кайтырмын дип, ул яшәгән йортны эзләп...

Бәхетсез балачак

Сөбханалла, Мәрьям апаның тавышы бүген дә көр, ягымлы, матур. Сүзен ул әтисеннән башлады:

- Әтиемне бик сагынып яшә­сәм дә, аңа карата миндә үпкә бар. Бала вакыттан ук калган инде ул. Мин Кемерово өлкәсендәге Юрга дигән станциядән берничә чакрым гына ераклыкта урнашкан Сарсаз авылында туып үстем. Әтиләр безнең авылга Башкортстаннан күчеп килгәннәр, ул - гаиләдә бердәнбер бала. Әниемнең әти-әнисе бу авылга Татарстаннан күчеп килүчеләрдән була. Әнием Шәмсинур ягыннан Даут бабай бөтен барлыгы белән җир кешесе иде. Үз тырышлыгы белән үзләренә дә, балаларына да йортлар җиткезә, күп итеп маллар үрчетә, иген игә, гаиләсен мул тормышта яшәтә. Колхозлар оеша башлагач, аңа каршы була. Ул бик усал да иде. Миңа: «Коммунист баласы», - дип, ачулы гына карап китә иде. Әтием Ислам әнигә өйләнгәнче авыл советында эшләгән. Алар 1923 елда өйләнешә.
Бер ел бергә яшәгәннән соң, Ислам Казанга рабфакка укырга китә. Ул вакытка кызлары Гәүһәр туа. Әти кеше исә Казанда икенче бер хатын белән яши башлый. Гаиләсе янына гел кайтып йөри, әмма бернәрсә дә әйтми. 1926 елда Мәрьям апа дөньяга килә.

- Әти Казандагы хатыныннан китеп тә карый, хәтта тапмасын дип, Владивостокка кадәр чыгып китә, әмма хатыны аны аннан да табып ала. Миңа өч яшь вакытта әнигә хат килеп төшә. Ул әтинең икенче хатыныннан була. Хатта: «Син кулак кызы, Ислам сиңа тиң түгел, ул минеке генә», - дип язылган була. Моны белеп алган Даут бабай да, әйттем бит, коммунист - кеше түгел ул, дип, әнине битәрли.

Хәтерлим әле, әти икенче хатыны белән авылга кунакка кайтты. Авыл шау килә. Ул вакытта Гәүһәр апам әти ягыннан тиешле әби белән бабайда тора иде. Әти аны үзе белән алып китәргә теләгәнен әйткән. Гәүһәр апа урынына бабайларда мин яшәргә тиеш булдым. Әтиләр белән Гәүһәр апаны озатырга мин дә бардым. Минем дә поезд эчен карыйсым килә бит, әти мине вагон баскычына күтәреп бастырды да, мин поезд эченә кереп киттем. Ул арада поезд да кузгалды. Әни: «Калдыр Мәрьямне!» - дип елый-елый поезд артыннан чаба, - дип сөйләде Мәрьям апа.

Шулай итеп, апалы-сеңелле әтиләрендә яши башлый. Бу 1936 ел була. Икенче хатыннан әтисенең Мәрьям ападан ике яшькә кечкенә кызы Наилә дә була. Үги ана үз әниең түгел шул инде...

- Аның кем икәнен без бик тиз аңладык, тик кая барасың, торып калдык шулай, - дип хатирәләргә чума Мәрьям апа. - Ачлы-туклы йөрибез, бер җылы сүз ишетмибез. Мәктәптә шигырь сөйләгән өчен Яңа елда курчак бүләк иттеләр. Үги анам шул курчакны миннән тартып алды да ниндидер бер малайның туган көне булган икән, шуңа бүләк итте. Кеше күчтәнәчкә дип алып килгән кәнфитләрне кулдан тартып алып, яшереп куя иде. Уку да авыр, бер сүз русча белмәгән балаларны әти рус мәктәбенә укырга бирде. Ул үзе Матбугат йортында эшли иде. Татарстан Язучылар союзында партия оешмасы секретаре вазифасын да алып барган. 1937 ел килеп җитте. Төнлә каты итеп ишек шакыганга уяндык. Хәрби кием кигән берничә кеше кереп, өйне тенти башлады. Сораштылар, нәрсәдер эзләделәр дә әтине үзләре белән алып киттеләр. Шулай итеп, без әтисез дә калдык. Аның турында бер хәбәр дә юк. Әни авылдан акча җибәреп, кире кайтырга кушты. Безнең арттан шәһәргә яшәргә дип, әти ягыннан әби белән бабай да килгән иде. Бабай әтине алып киткәнче үк үлде. Әби Казанда үзе генә калды. Соңыннан сөйләделәр: әби авырып, хастаханәгә яткан, үги әни аны карамаган, үлгәч, кайда җирләнүен дә белмәделәр.

«Вокзал начальнигына акча салам, кил...»

1940 елда Мәрьям апаның әтисен төрмәдән чыгаралар. Сугыш башланганчы, ул партия өлкә комитетының агитация һәм пропаганда бүлегендә эшли. Кызларына әбиләрен карамаган өчен үпкәләп хатлар да яза. Мәрьям апаны Казанга укырга да чакыра. «Бер хатында: «Вокзал начальнигына акча салам. Ул билет алып, сине поездга утыртып җибәрер», - дип яза. Хатны алуга, кыз вокзалга йөгерә. Бу сугыш башланган көн була. Билет алырга дип килгән Мәрьям апага вокзал хуҗасы поездларның Юргада туктамавын, сугыш башланганын хәбәр итә...

Реклама

43 яшьлек Исламны иптәш­ләре: «Ашыкма, башта яшьләр барсын», - дип үгетләсә дә, 37 нче елда кулга алынып реабилитацияләнгәч, үзен тагын да аклар өчен, ул сугышның беренче көнендә үк китеп бара. Анда батальон командиры була. Баштарак хатлары еш килеп торса да, 1942дә хатлары килүдән туктый, шул рәвешле, хәбәрсез югала.

Сугыш башлангач, 9 нчы сыйныфка укырга кергән Мәрьям апаны ерак түгел төзелеп килә торган заводка мобилизовать итәләр.

- Башта ФЗӨдә токарь һөнә­ренә укыттылар, заводта зур-зур станоклар артына басып эшләдек. Төнлә эшлибез, йоклыйсы килә, ашарга юк. Эшкә соңга калырга ярамый, хәрби трибунал белән өркетәләр. Беркөнне ишектә механика техникумына укырга чакырган кәгазьгә күзем төште. Техникум Ленинградтан күчерелгән икән. Беренче курсны «биш»ле билгеләренә генә тәмамладым. Сугыш беткән вакыт - 1945 елның җәе иде. Минем Казанда укыйсым килә бит, стипендия акчасын алып, Казанга киттем. Әти бер хатында, бөтен булган акчамны Татвоенкомат исеменә җибәрәм, сугыштан кайта алмасам, акчаны өч кызыма да тигез итеп бүлегез, дип язган иде. Әтинең фатирына барып кердем, гомер булмаганны, үги әни мине шатланып каршы алды. Әти җибәргән акчаларны алу өчен балаларның укуы турында белешмә кәгазе кирәк икән. Гәүһәр апам да, Наилә дә укымыйлар. Өмете миндә, мин бит техникумда укыйм. Бик күп акча алып кайтты ул, әниле-кызлы баштанаяк киенде, без өлешсез калдык.

«Театрдан киткәнемә үкенәм»

- Казанда мин очраклы гына Рәшидә апа Тәминдарованы күрдем. Рәшидә апа тумышы белән Сарсаздан иде, аның әтисе минем беренче укытучым да булды. Ире Сәет Булатов театр училищесы директоры икән, аңа ­сек­ре­тарь-машинист кирәк, эшләп карамыйсыңмы, диде миңа Рәшидә апа. Эшкә урнашкан көнне үк Сәет абый, сиңа укырга да кирәк, иртәгә бер-ике шигырь ятлап кил, диде. Мин хәзер үк сөйләп күрсәтә алам, дим. Ширияздан Сарымсаковны чакыртып керттеләр дә миңа сөйләргә куштылар. Башта Крыловның мәсәлләрен, аннары Татьянаның Онегинга язган хатын сөйләдем. Шунда ук беренче курска укырга алачакларын әйттеләр. Мин укый да, эшли дә башладым. Стипендия дә, хезмәт хакы да бирделәр. Икенче курска укырга килгәч, бер укытучы коридорда очратты да: «Мәрьям, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган бик чибәр, озын буйлы бер егетне укырга алдык. Ул сезнең белән икенче курста укыячак. Этюдлар эшләргә сиңа менә дигән партнер», - ди. Бу булачак тормыш иптәшем Айрат булып чыкты. Мин аның тәртипле, инсафлы егет икәнен шунда ук тоемладым. Әти-әнисе һөнәрләре буенча гади кешеләр булса да, бик зыялылар иде. Өч ел бергә укыдык, чыгарылыш спектакльләрендә дә партнерлар булып уйнадык. «Ташкыннар»да мин - Айсылуны, ул Мирвәлине уйнады. Диплом спектаклен Мәскәүдә дә күрсәттек. Анда безнең уйнауны бик ошаттылар, минем турыда хәтта газетага да яздылар. Училищены тәмамлагач, Айрат белән безне Татар дәүләт академия театрына эшкә алдылар. Ташкент, Уфа шәһәрләренә гастрольләргә йөрдек. Озак тормый өйләнешеп тә куйдык.

Әмма Айрат Арсланов театрдан китеп, радиога эшкә урнаша. Аның театрда бик зур рольләре була, «Таһир-Зөһрә»дә Таһирны искиткеч итеп уйный.

- Нинди җен котырткандыр, театрдан кинәт кенә үзем дә китеп бардым, - ди артист-диктор. - Эштән киткәнем өчен Рәшидә апа Җиһаншина бик нык ачуланды. Театрдан киткәнем өчен үзем дә күп тапкыр үкендем. Ә Айрат беркайчан да үкенмәде. Эшен ул бик яратты. 1952 елда олы кызыбыз Гөлнар туды. Ул вакытта әтинең фатирында яши идек. Гөлнарга бер яшь булганда, кечкенә генә бүлмә бирделәр. Икенче кызыбыз Алсу шунда туды. Әти бер хатында, фатирымны ташламагыз, дигән иде. Хатның шул урынын үги әни, мин күрмәсен диптер, каләм белән бозып бетергән. Фатирны әллә сатканнар, әллә туганнарына биргәннәр - белмим. Мин анысына да кысылмадым. Читтән торып, педагогия институтын тәмамладым. 113 нче мәктәптә рус теле укыттым. Радиода эшли торган танышым: «Безгә диктор кирәк, киләсеңме», - диде. «Барып карыйм соң, сөйләвемне яратсагыз, эшләрмен», - дидем. Ошаттылар мине, шуннан диктор булып киттем. Эшемне бик яраттым. Урамда да, транспортта да тавышымнан танып алалар иде. Бервакыт трамвайда барам, шунда бер кечкенә малай әнисенә кычкыра: «Әни, мин бу апайны беләм. Ул радиода сөйли торган Мәрьям апа бит». Үзе янына килеп баскач кына аңладым, бу бала сукыр икән. Сабыйны кочагыма алып, елап җибәргәнемне сизми дә калдым.

Мәрьям апаның кызы Гөлнар - доцент, университетта чит телләр укыта. Икенче кызы Алсу - тарих фәннәре кандидаты, Ленинград университетын тәмамлаган, Мәскәүдә аспирантурада укыган. Хәзер Тарих институтында эшли.

- Хәтерлим әле, әтинең фатиры ул вакытта Ленин, хәзерге Кремль урамында иде. Казан дәүләт университеты яныннан узган саен, безгә: «Минем балаларым да Ленин белем алган шушы университетта укыр әле», - ди торган иде. Кызларым югары уку йортларын тәмамлап, хәзер шунда укыталар. Әти исән булса, аларны күреп сөенер иде.

P.S. Мәрьям Арслановага әтисеннән килгән хатларны газетабызның пәнҗешәмбе саныннан укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: