Шәһри Казан

«Таяк белән булса да аякка басарга иде»

Адәм баласының язмышы төрлечә үрелә. Берәүләр шатлык артыннан шатлык кичерсә, икенчеләр кайгы артыннан кайгы йотып яши. Ничек кенә булмасын, көчле рухлы кешеләр язмыш сынауларын җиңәргә өйрәнә. Әнә шундый затларны күргәч, аларга карата хөрмәт, соклану уяна.

Әтнә районының Күшәр авылына баруым очраклы түгел. Анда яшәүче Рүзия Камаеваның талантлы, уңган гүзәл зат икәнен район үзәгендә әйттеләр. Өйләренә кергәндә, Рүзия әнисе Гөлзадә апа белән ни хакындадыр чөкердәшә-чөкердәшә сөйләшеп утыралар иде. «Моңа хәтле яныма журналистлар килсә дә, үзем хакында язарга рөхсәт иткәнем булмады», - дип, алдан ук әйтеп куйды ул.
Барысы да кунакчыл бу йортта, мине якын туганнарыдай каршы алдылар. Гөлзадә апа үзенең бирегә килен булып төшкән чакларын искә төшереп алды. Шушы авылда туып үскән кыз күрше егете Мәҗит белән җиде ел бер сыйныфта укый. Егетнең гармунда уйнап, кызның канатланып биюен авылда өлкән буын әле дә хәтерли торгандыр. Яшьтән сөешеп кавышкан бу пар 42 ел бергә гомер кичерә. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Мәҗит абый 64 яшендә якты дөньядан китеп бара. Гөлзадә апа иренең җитмеш төрле һөнәр иясе булганын искә төшереп алды. Улы Рашат та гаилә җанлы кеше булган. Зур йорт җиткереп куйгач кына гаиләнең төп терәге - 41 яшьлек Рашат та гүр иясе була. Аның унсигез ел буе церебраль параличтан интеккән улы да моннан бер ел элек вафат була. Гөлзадә апа аны тәрбияләргә дә авырсынмый, гел булышкан икән. Каенана белән килен бүген дә бер-берсен хөрмәтләп, тату гына яшәп яталар.
Мәҗит абый заманында кызы Рүзияне «табиб булачаксың» дип үстерә. Шуны истә тотып булса кирәк, кыз мәктәптән соң башта медицина училищесына барып керә. Аннары югары уку йортында белем алырга хыяллана. II курста укып йөргәндә, октябрь бәйрәменә үзенең дус кызын кунакка алып кайта ул. Әмма дустына ияреп, үзе дә ике көннән китәргә була. Шәһәргә баручылыр Әтнәдә кузовлы машинага төялә башлагач, Рүзиянең анда утырырга бер дә күңеле тартмый. Шунда бер хатынның: «Безнекеләргә яраган сиңа да ярыйдыр», - дип, кызларны мәҗбүр иткәндәй утыртканын бүген дә исеннән чыгармый ул. Пассажирларын Арчадан китәчәк электричкага өлгертәм, дип пычрак юлдан җилдерткән шофер ерак китә алмый, машина җиргә каплана. Кузовтагы 37 кешенең язмышы үз кулында икәнен онытып җибәрә, күрәсең. Гөлзадә апа бу хәлне ишетүгә, кая барып бәрелергә белми. «Берүк, исән генә була күрсен», - дигән теләк тели-тели, өеннән чыгып йөгерә ул. Барысы да диярлек хастаханәдән терелеп чыга. Рүзиягә алты сәгать операция ясау да ярдәм итми, арка мие җәрәхәтләнү сәбәпле, ул гомерлеккә инвалид булып кала. Гөлзадә апа алты ай хастаханәдә кызы яныннан китми. Ел ярым урын өстендә ята Рүзия. Кулына кашык тотып ашый алмаган чакларында: «Их, әни, үз кулларым белән чынаяк тотып, чәй эчә алсам да риза булыр идем», - дип хыяллана. Кызның юлында яхшы кешеләр очрап тора. Шул чактагы «Искра» колхозы рәисе Фәйзи Галиев аңа Кырымдагы шифаханәгә юллама алып бирә. Рүзия шуннан утырырга өйрәнеп кайта. Утыз елдан артык инде ул инвалид арбасында. «Таяк белән булса да аякка басарга иде», - дигән теләген дә җиткерә Рүзия табибларга, әмма аңа кабат операция ясарга соң булуын әйтәләр. Иптәшләре Рүзияне беркайчан да ташламый. Клубка чыкканчы, капка төбенә аның хәлен белергә җыела торган булалар. Хәзер дә ташламыйлар үзен. Без сөйләшеп утырганда, яшьлек дуслары парлап килеп керде.
Рүзия шигырьләр яза. «Минем Сөю», «Багалмам», «Юкәләрем» дигән шигырьләренә язылган җырларының зур сәхнәләрдә башкарылуына куана ул. Бер китабы район хакимияте ярдәме белән чыгарылган. Аңа иҗат белән шөгыльләнеп, җыентык чыгарырга шагыйрә Клара Булатова тәкъдим итә. Аларга бергә шифаханәдә ял итәргә туры килә. Тиздән Р. Камаеваның икенче китабы дөнья күрергә тиеш икән. Анысына да ярдәм итүче табылган. Моннан җиде ел элек компьютер да бүләк иткәннәр. Ул дуслары белән интернет аша аралаша. Рүзия ярдәм сорап йөрергә гадәтләнмәгән. Үзенә булышкан өчен ул район җитәкчеләренә рәхмәтле.
Рүзия белән аралашу да рәхәт. Аның белмәгәне юк. Укуын тәмамларга насыйп булмаса да, медицинадан да шактый мәгълүматлы. Аның хыялын дәвам итеп энесенең кызы Зәлия дә медицина университетына укырга кергән.
Рүзия үзенең туганнарын матур-матур кофталар, шәлләр бәйләп сөендерә. Аларның һәркайсы күз явын алырлык. Унтугыз ел элек Рүзияне Арчадан инструктор Марс Шакиров килеп, машина йөртергә укыта. Анысына да Фәйзи Галиев ярдәм итә. Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр булуына сөенә Рүзия. Унтугыз елдан бирле ул руль артында. Җәй көннәрендә урманнар, басулар буйлап йөрү аңа илһам бирү белән бергә яшьлек елларын да искә төшерә торгандыр.
Рүзия табигатьтәге матурлыкка гашыйк. Бигрәк тә гөлләр ярата. Бүлмәсендәге тәрәзә төбендә алар күккә ашардай булып үсеп утыра. Үзе дә шул гөлләр сыман сулмыйча, тирә-юньдәгеләргә матурлык өләшеп яши Рүзия.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: