Шәһри Казан

«Тере мәет» карап ятасым юк...

Студент чакта, каршыга килүче автомобиль хуҗасының хатасы аркасында, юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, Казанның 15 номерлы хастаханәсендә дәваланып чыгарга туры килгән иде. Дүртме-бишме көн яткач, палатабызга реанимация бүлегеннән Наилне чыгардылар. Сигез көн элек башына операция ясаган булганнар. Гомуми палатага чыгарылса да, хәле начар иде ир-атның. Ни әнисен, ни хатынын, ни туганнарын танымый....

Ул көнне шәһәр автопредприятиеләренең берсендә слесарь булып эшләүче Наилгә һәм аның хезмәттәшләренә хезмәт хакы биргәннәр. Өстәвенә Яңа ел бәйрәме алды көннәре. Ярым үле хәлдәге Наилне Карбышев урамындагы күпер астыннан очраклы узып баручылар табып ала. Шундук «скорый» чакыралар. Аның белән бәйле фаҗиганең ничек булганын берәү дә әйтә алмый. Бигрәк тә Наил үзе. Әнисе Саимә апаның улын кызганып өзгәләнүен мәңге онытасым юк. Ни әйтсәң дә, ана күңеле балада шул. Ә азык-төлек кибетендә сатучы булып эшләүче хатыны Әлфиянең сүзләре һәркайсыбызны да уйланырга мәҗбүр итте. Иртәнге «обход»ка кергән табибларга:
- Доктор, берәр нәрсә эшләгез, иремне терелтегез инде? Миңа мондый ярым дебил ир кирәкми. Гомер буе хаста ир карап чиләнәсем юк. Бик кирәк булса, үзегез карагыз. Карыйсыгыз килмәсә, терелтегез шуны! Минем яшисем, эшлисем, тормышымны алып барасым бар, - дигән иде ул истерика хәлендә. Әлегедәй зар сүзләрен Әлфия кизү торган саен, «обход» саен (Наил янында Саимә апа белән чиратлашып кизү тордылар, ара-тирә башка туганнары да ярдәм иткәләделәр) кабатлый иде. Тегеләре, ягъни табиблар үз чиратында Әлфияне тынычландырырга тырышып:
- Әлегә берни дә әйтә алмыйбыз. Барысын да вакыт күрсәтер, әлегә аңа тынычлык, тәрбия кирәк, - диештеләр.
Белмим, палатадашым шундый җитди җәрәхәттән, катлаулы операцияләрдән соң исән калгандырмы-юктырмы, әмма әнисе Саимә апа өчен күтәрә алмаслык олы хәсрәт, борчу-мәшәкать иде ул. Әй язмыш, язмыш... Юк-юк, язмыш кочагына ташлагандыр димим, соңгы көнгәчә карагандыр, тәрбия кылгандыр ул газиз баласын. Чыдасын ана йөрәге! Әлфиягә карата күңелдә ышаныч бөтенләй диярлек калмады. Җәмәгате Наил белән икесе дә Казанда туып үсеп, яшьләй яратышып өйләнешсәләр дә, нишләптер, аларның балалары юк иде.
Моңа охшаш тарих белән миңа бер ел элек Теләче үзәк хастаханәсендә дә очрашырга туры килде. Субаш авылында гомер иткән Николай дәдәй дә (инде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын) Наил хәлендә иде. Субаш авылында туып үскән, җирле хуҗалыкта механизатор булып эшләп гомер кичергән Коля дәдәй 2009 елның 6 ноябрендә башына зур җәрәхәт ала. Дөресрәге, күчмә эретеп ябыштыру җайланмасын тракторына тоташтырганда, башына тапшырулар тартмасының карданы бәрә. Кызганычка, бу вакытта тракторчы янында беркем дә булмый. Башы чәрдәкләнеп, канга батып, аңсыз килеш ятканда авылдашлары күреп ала үзен. Беренче ярдәм күрсәтеп, тизрәк ашыгыч ярдәм машинасын, хәләл җефете Валя апаны чакыралар. Нәкъ беренче очрактагы кебек, Коля дәдәйгә дә катлаулы операция ясыйлар, атнага якын реанимация бүлегендә ята. Аннан безнең палатага алып чыгалар. Хәләле Валя түти тәүге кичерешләрен, борчу-мәшәкатьле көннәрен безнең белән үткәрде. Коля дәдәйнең тереләсенә, яңадан аякка басачагына нык ышанды ул. Ирен кочаклап үкси-үкси елаганы әле дә хәтеремдә. Аңа карап үземнең бәгырем телгәләнде. Өзелеп ярата иде ул ирен. Валя апаның күңеленә тагын да ныграк ышаныч биреп, Коля дәдәй терелеп, аякка баскач, бу матур мәхәббәт турында язма әзерләргә вәгъдә иттем. Әмма могҗиза булмады шул. Рәхимсез үлем аны, хастаханәдән хастаханәгә йөрүләрдән, берничә операциядән һәм айларга, елга сузылган җан-тән сызлануларыннан соң, 2010 елның 14 июнендә безнең арадан алып китте. Бу уңайдан мин дә, Валя апа да табибларны гаепләргә җыенмыйбыз. Алар кулларыннан килгәнчә тырышканнар. Районныкылар да, шәһәрдәгеләр дә... Үлем үкенечсез булмый, диләр. Иллеңне дә тутырмыйча, иртә дөнья кую бигрәк жәл.
Бүген Валя түтинең кайгы-сагышларын таратырга янәшәсендә каенанасы Мария түти, кызы Людмила, улы Анатолий бар. Олы кызлары Ирина гаиләсе белән Казанда яши. Картлыкларын бәхетле, тигез итеп, балалары, оныклары янәшәсендә күрергә хыялланганнардыр. Бәла берәүдән дә ерак йөрми. Шулай ук берәү дә хатадан хали түгел. Исән чакта бер-беребезнең кадерен белеп яшик.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: