Шәһри Казан

Әти өчен фашистлардан үч алам

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Хәзерге Балык Бистәсе районының Күки авылыннан китеп, яу кырында шәһид булган якташларыбызны һәм авылдашыбыз - Советлар Союзы Герое Гыйззәтуллин Миңнулла Сөнгатулла улын хәтергә төшермәсәк, бу юбилей чараларына безнең тарафтан хилафлык кылу булыр иде.

Миңнуллабызның фронттагы тәвәккәллеге һәм батырлыгы турында хикәят кылганчы, иң элек аның әти-әнисенә тукталып үтик.

Әнисе Фәйзулла кызы Миңнурый Аксубай районының Иске Кармәт авылында дөньяга аваз салган. Чая кызны язмыш сукмаклары Часовой шәһәренә китерә. Күки егете Сөнгатулла да бәхетен эзләп, шушы шәһәргә юл тота. Бер-берсен ишетеп тә белмәгән ике җанны Часовой шәһәре кавыштыра. Яшь парга җиңел булмый: ябышып торып эшләрлек эш урыны юк, фатир мәсьәләсе дә ташка үлчим хәлендә. Алар Күкигә кайтып торырга карар кыла. 1925 елның көзендә уллары туа. Малайга Миңнулла дип исем кушалар.

Колхозлар оештырыла башлагач, гаилә, беренчеләрдән булып, күмәк хуҗалыкка языла. Миңнулла авылда ачылган башлангыч мәктәпкә йөри, гәүдәгә кечкенә булса да, гайрәт-куәт ташып тора аңарда. Тормышлар көйләнергә генә торганда, 1941 елның җәе ил өстенә кара кайгы алып килә. Авыл ир-егетләрне сугышка озата башлый. Халык фронтка китүчеләргә кыр капкасына кадәр ияреп бара. Миңнурый апа да, җиде баласын ияртеп, Сөнгатулласы белән кыр капкасы төбендә саубуллаша.

- Кайтырсыңмы, җаным?

- Кайтырмын, бәгърем! - дип, Сөнгатулла иптәшләре артыннан йөгерә.

Мылтыкны тотып та карамаган ирләр Мәскәү астында сугышка керә. Ржев шәһәре тимер юл станциясен алу өчен күтәрелгән һөҗүмдә Сөнгатулла һәлак була.
Почтальон көннәрдән бер көнне Гыйззәтуллиннарга гадәти булмаган конверт китерә. Ачып, андагы язуны укыгач, Миңнурый улы Миңнуллага авып, һуштан яза. Беркадәр вакыттан соң аңына килгән ана куркышып басып торучы сабыйларына хәбәрне әйтә:

- И, балакайлар, әтиегез үлгән!

Реклама

Бу хәл 1942 елның 7 августында була. Шунда 17 яшьлек Миңнулла:

- Әни, мин иртәгә үк сугышка китәм. Әтине үтергән шул нимесне табып, атып үтерәм, - ди.

1943 елның апрелендә Кызыл Армиягә чакыру ала ул. 1нче Украина фронтының 20нче гвардия механикалаштырылган бригадасында автоматчы булып, инде Польшада сугышка керә. Баранув-Сандамерски шәһәрен фашистлардан азат итү бурычы куела. Ләкин дошман Висла елгасы аръягында нык урнашкан. Төп көчләрнең уңышлы һөҗүмен тәэмин итү максатында, составында Миңнулла да булган разведка төркеме төнлә Висла елгасын йөзеп чыгып, дошманга ташлана. Белә торып үлемгә кергән отряд була бу. Миңнулла окопларга гранаталар ташлап, автоматыннан ут ачып, үзе генә дә егерме ике фашистны үтерә. Шушы соклангыч батырлыгы өчен Миңнулла Гыйззәтуллинга, СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 23 сентябрендәге Указы нигезендә, Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә. Аңа ул вакытта нибары 19 яшь була.

1нче Белоруссия фронтына күчерелеп, сугышчан юлын дәвам иткән авылдашыбыз Одер елгасын кичүдә, Берлин операциясендә янә батырлык­лар күрсәтеп, Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Берлин урамнарында барган сугышта Миңнулланың җилкәсенә бомба кыйпылчыгы кадала.

Сугышны тәмамлап, авылга кайткач, Асия Нигъмәтулла кызы белән гаилә корып, Казанга күченделәр. Миңнулла абый 1978 елга кадәр «Промстройматериалы» трестының тимер-бетон конструкцияләр заводында гади эшче, соңрак бригадир булып хезмәт куйды. Анда мин кем дип тәкәбберләнүнең «т» хәрефе дә юк иде. Олысына-кечесенә ачык йөзле, гади булды. Миңнулла Сөнгатулла улы 1993 елның 26 сентябрендә 68 яшендә бакый дөньяга күчте.

Күки авылы мәктәбе каршына Миңнулла Гыйззәтуллинның бюсты куелды. Ул Аксубай районының Иске Кармәт авылы белән уртак каһарманыбыз. Миңнурый туган нигез йортка «Бу йортта Советлар Союзы Герое Миңнулла Гыйззәтуллинның әнисе Фәйзулла кызы Миңнурый яшәде» дигән истәлек тактасы куелса, бик күркәм гамәл булыр иде, минемчә.

Канкойгыч сугышта миллионлаган мөселман кардәшләребез илебез азатлыгы өчен яу кырларында шәһид киттеләр. Мәчетләребездә, өйләребездә догалар кылып, аларның рухларын шатландырсак иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: