Шәһри Казан

«Әтиле кешеләрнең чабаталары да күтәртмәле булды, андыйларга бик кызыгып карый идек»

Табигать-ана адәм балаларын кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, наз кебек ихлас һәм җылы хисләргә сусый торган итеп яралт­кан. Ә шул җылылыкны кешеләрнең күңелләренә сирпү, тарату югарыдан әниләргә йөкләгән.

Реклама

Әлеге язмамны безнең өчен газиз булган олы йөрәкле, безнең күңел дөньябызны җылытучы ак яулыклы ак әбиемә багышлыйм. Әниемнең әнисе Нәсимә Гайфетдинова - сабый чакта тиешенчә назга туенмаса да, үз балаларына күңел түрендәге саф хисләрдән мул өлеш чыгарган, мәрхәмәт тулы назлы карашын без оныкларыннан да кызганмаган зат.

1932 елның ямьле яз аенда Кукмара районының Зур Сәрдек авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә ул. Сабый чагы гаять авыр чорга туры килә шул әлеге буынның. Шул авырлыклар өстенә җиде яшьтән ятимлек ачысы да өстәлә, әтиләре дөнья куя. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән ялгыз ана язмыш чатында кала. Шул көннән башлап сабыйлары да инде рәхимсез тормыш арбасын олыларча тарта башлый. Иртәдән кичкә кадәр басуда чүп утау­лар, «уф алла» арбасы белән «караңгы тау» басуыннан кара әрем, кәҗә сакалы җыярга йөрүләр, салым түләү өчен Китәк базарына (Киров районы) май сатарга барулар, ат җигеп, ферма малларына су ташулар, яз җитүгә, Мәмәширдән кечкенә чана белән чәчүлек орлык ташулар, Кукмарага чиләк-көянтә белән йомырка илтүләр... Санап кына бетерә торганмы соң? Сугыш чоры елларында бу михнәтләр тагын да арта.Әбием сөйләгәннәрдән күңелгә иң уелып калганы шушы авыр эшләрне җигелеп башкару түгел, ә башкасы булды.

- Әтиле кешеләрнең чабаталары да күтәртмәле иде. Шул вакытта андыйларга и-и кызыгып карый торган идек инде. Безгә моны эшләүче булмады, шуңа күрә чәчүлек орлыгы ташыган вакытта чабаталарыбыз инде «чәчәк атар иде», - дип сөйли әбием.

Әйе, язмыш төрлечә сынаган әбиемне. Ә ул сынмаган, чөнки тырышлык, сабырлык, белемгә омтылыш кебек күркәм сыйфатларны Ходай аннан кызганмаган. Нәкъ менә шуңа да әбием авырлыклар алдында югалып калмый, Кукмарага килеп белем ала.

- Ул вакытта 150 сум ак­ча түләп укыйсы иде. Беренче елны интернат булмады, кешегә фатирга кереп укыдык. Ә инде 9-10нчы классларда интернатта урын бирделәр, - дип искә төшерә әбием, үзенең ничек итеп «энә белән кое казуы»н искә алып.

Аннары үзе дә укытучылык эшенә керешеп китә. Сугыштан соңгы авыр чор, авыл мәктәпләрендә укытучылар җитми. Беренче елында Түбән Казаклар авылында башлангыч сыйныфларны укыта, аннары Байлангар, Вахит, Сәрдекбашта татар теле һәм ботаника фәннәреннән белем бирә. Бөтен күңелен биреп эшләргә өйрәнгән Нәсимәне балалар да ярата. Хәер, өлкәннәр арасында да хөрмәте була аның. Шуңа да авыл советы рәисе Динмөхәмәт абый Ишмөхәмәтов: «авылларга йө­реп эшләве авыр, әниеңә дә ярдәмче булырсың», - дип, аны үз авылында клуб мөдире итеп билгели. Биш ел буе башкара ул бу вазифаны.

- Анда да эш җиңел булмады, клуб суык, ягарга юк. Лампа яктысында эшләдек. Колхозда ком­сомол оешмасы бар, аны җитәкләүне дә миңа йөкләделәр. Комсомоллар күп, эш җитәрлек. Агроукулар, түгәрәкләр... Концертлар, театрлар бе­лән күрше авылларга да күп йөрдек. «Галиябану»ны, «Беренче театр»ны куя идек. Ул вакытта агитаторлар булып та йөрдек. Кырдагы тракторчы, механизаторлар бик җылы каршы алып, «тагын килегез!» - дип калалар иде.

Кечкенәдән кул арасына кереп эшләгәнгә, бер нәрсәдән дә авырыксынмадык. Безнең әнинең дә эшләмәгән эше юк иде. Иртә-кич авыл советы һәм колхоз идарәсен җыештырды. Көндез кырда урак урды. Безне дә эшләгез, эшкә өйрәнерсез, эшләвегез минем өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен, дип өйрәтте, - дип хәтер яңарта әбием.

Тәрбияле, итагатьле бул­ганга, кешеләр белән җиңел аралашкан, шул рәвешле аларның күз алдында үскән, хөрмәт казанган ул. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстергән, бүген инде тугыз оныкның яраткан әбисе. Кайчак­ларда, балачагына кайтып, башыннан үткән авыр­лыклар турында сөйли дә, гадәттәгечә: «Бүген тормыш­лар бик матур, барысына да шөкер итәргә кирәк. Дөнья­лар гына тыныч булсын», - дип куя.

Мин дә янәшәдә нур бөркүче әбиемә барлык балалары, оныклары исеменнән бәрәкәтле гомер телим. «Синдәй кешеләр күбрәк булса иде», - дим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 16 декабря 2017 в 07:33
    Ял көннәрендә көчле буран көтелә
    Бүген, 16 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урын белән кар, буран көтелә. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.
    3
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 09:15
    Ренат Ибраһимов: «Дин юлына баскач, бөтен дөньям яхшы якка үзгәрде» Күптән түгел Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан, баритон тавышлы җырчы күптән түгел генә туган шәһәрендә кунак булып китте. Әңгәмә вакытында сигез бала атасы үзенең намазга басуы, иҗаты һәм «Пусть говорят» тапшыруында катнашуы хакында сөйләде.
    314
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 15:11
    Әнкәйләр догасыннан ташламасын Җәннәт – әниләрнең табан астында, диләр. Әниләрдән дә кадерлерәк, игелеклерәк кеше юктыр. Намаз укыган ата-ананың баласы, елаганда да, мине тәрбияләгән әти-әнине җәннәтле итсәң иде дип тели, ди. Әни кешенең тугыз ай буе карынында йөрткән сабыен тулгак ачысын татып дөньяга тудыруы, аннары баласы өчен борчылып, янып-көеп яшәве турында сөйләп тормыйм. Әниләргә шагыйрьләр, язучылар дан җырлый.
    218
    0
    2
  • 9 декабря 2017 в 10:36
    Туган җиргә мәхәббәт кечкенәдән башлана Казанда «Иркенлек» («Простор») дигән туристлык һәм туган якны өйрәнү үзәге эшли, анда чаралар еш үткәрелеп тора. Балалар өчен иҗади түгәрәкләр оештырыла. Әлеге дәресләр, күнекмәләр балаларга булачак һөнәрен сайларга ярдәм итә, туган якны тирәнтен өйрәнүдә булыша.
    130
    0
    1