Шәһри Казан

«Типтереп кал, киленем!!!»

Шәһәрдә генә түгел, авылда да азгынлык, шакшылык хөкем сөрә икән хәзер. Чираттагы ялымда апамнарга кайткач, андагы хәлләргә шаккатып килдем. Иргә дә, хатынга да хөрмәт юк монда. Бер гаилә эчендәге хәлләр аеруча күңелгә тиде. Яшьләр әле алар. Иренә дә, хатынына да 25 яшьләр тирәсе генә. Ике балалары бар. Бүгенге көндә ире,...

Реклама

Шәһәрдә генә түгел, авылда да азгынлык, шакшылык хөкем сөрә икән хәзер. Чираттагы ялымда апамнарга кайткач, андагы хәлләргә шаккатып килдем. Иргә дә, хатынга да хөрмәт юк монда.
Бер гаилә эчендәге хәлләр аеруча күңелгә тиде. Яшьләр әле алар. Иренә дә, хатынына да 25 яшьләр тирәсе генә. Ике балалары бар. Бүгенге көндә ире, якын-тирәдә эш булмау сәбәпле, чит җирләргә китеп акча эшли. Ә хатын шәһәрдә яши, шулай да еш кына каенанасы янына кайтып киткәли. Әмма йорт тирәсендә ярдәм итешергә түгел, ә рәхәтләнеп... «типтереп» йөрергә. Каенанасына ике баласын калдыра да үзе таң атканчыга кадәр башка ир-атлар белән «гулять» итеп йөри. Авыл халкыннан бу хакта берничә тапкыр ишетергә туры килде, ләкин үз күзләрем белән күрмәгәч ышанасы килмәгән иде. Әмма беркөн бертуган апама булышырга дип, иртә таңнан сыер саварга чыккач, теге хатынның башка ир-ат белән кайтуын күреп, күзем маңгайга менде. Нормаль кешенең акылына сыя торган күренешме соң бу? Авыл халкыннан да, каенанадан да оялу дигән нәрсә юк микәнни ул кешедә? Бер дигән ирең, сау-сәламәт ике балаң була торып бит ул. Хәер, берничә ел элек иренең дә башка кызларны төяп, машинада чапканын күргән булды. Ул вакытта хатыны ишегалдында басып кала иде. Шул чакларда каенанасы килененә: «Борыныңны салындырып утырма, күз яше дә түгәргә уйлама. Әгәр файдасы тия торган була икән, син дә типтер. Шулай эшләсәң, иреңнең дә хыянәтенә исең китмәс», - дип, киңәш биргән икән дип сөйләделәр. Әнә хәзер шул «акыллы» сүзләренең татлы җимешләрен дә татый каенана. Шулай яшәрлек булгач, нигә дип гаилә корырга да, ни уйлап балалар үстерергә кирәк. Беркөнне теге ир дә акча эшләп өенә кайтыр, бу хәлләрне дә белми калмас. Әмма, иманым камил, алар алга таба да шулай берни булмагандай гомер итәчәкләр. Чөнки, кызганыч, күп кенә гаиләләр өчен бу гадәти күренешкә әйләнеп бара, ахрысы...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: