Шәһри Казан

Тәкъдирдә нәрсә язылса

Картлык һәм ялгызлык... Икесе дә матур төшенчә түгел. Болар хакында уйлауга, күңелне моңсу хис биләп ала. Олы Мишә авылында яшәүче Фатыйма апа Заһидуллинага Ходай әнә шундый тәкъдир язган. Тәкъдиреңә ни язылса, шуны күрәсең, диләр. Шулай булмаса, Фатыйма апа да: «Гомер көзенә җиткәч, әллә ни яшәү теләге калмый икән. Бүген үлсәм...

Реклама

Картлык һәм ялгызлык... Икесе дә матур төшенчә түгел. Болар хакында уйлауга, күңелне моңсу хис биләп ала. Олы Мишә авылында яшәүче Фатыйма апа Заһидуллинага Ходай әнә шундый тәкъдир язган. Тәкъдиреңә ни язылса, шуны күрәсең, диләр. Шулай булмаса, Фатыйма апа да: «Гомер көзенә җиткәч, әллә ни яшәү теләге калмый икән. Бүген үлсәм дә үкенмим. Габдулламның вафатына да унбер ел тулды бит инде. Бәгъремә бик авырга туры килгән бит. Әүвәл, ягъни 1955, 1965 елларда ике тапкыр үзләре янган, аннары, икебез бергә яшәгәндә, 1989 елда яндык. Анда да бер дигән йорт салып чыктык. Үтә тырыш булды кадерлем. Башта Теләчедә юл хуҗалыгында, аннары элемтә оешмасында эшләде. Өстәвенә тирә-якка даны таралган балта остасы булды. Шуңа да начар яшәмәдек. Кешедә ни булса, бездә дә шул булды. Элек халык бер-берсеннән аерылмый иде шул», - дип сөйләмәс иде үткәндәгеләр хакында. Тавышында үзәкләрне өзәрлек моң-сагыш...
Фатыйма әбинең тормышы тоташ авырлыклардан гына тормаган, билгеле. Әмма күргәннәре дә аз түгел. Әтиләре сугышта үлеп калу сәбәпле, дүрт кыз, бер малай ятим үсәләр. Тырыш нәсел диләр алар хакында авылдашлары. Фатыйма апа, үзе әйтүенчә, эшкә «бригад»ка йөргән. Замандашлары искә алганча, җир җимертеп эшли торган, бераз дуамалрак хатын була ул. Балалары булмаса да, ир канаты астында үткәргән ул гомерен. Бүген дә авылдашлары, туганнары тарафыннан онытылган карчык диясе килми аның хакында. Ул бигрәк тә кыз туганы Хәтимәнең кызы Гөлсинәгә, аның ире Сергейга, аларның кызлары Айсылуга рәхмәтле. Хәтимәнең төп йорттагы фермер улы Җәүдәтне дә хәер-догасыннан калдырмый, аңа да теләкләрнең изгесен тели ул. «Көн саен булмаса да, көнаралаш яки ике көнгә бер килеп хәлемне белеп китәләр. Шулай ук күршеләрем Фаягөл һәм Гыйльван Фәтхуллиннар гаиләсе белән дус-тату булып яшәдек. Фаягөл күрсәткән кадер-хөрмәтне, игелекләрне мәңге онытасым юк», - ди ул алар хакында үзгә бер канәгатьлек хисе белән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: