Шәһри Казан

Тормышның таш кыялары

Илгиз белән Сәрия гаиләсенә олы кайгы килде. 25 яшьлек уллары Самат фаҗигале рәвештә һәлак булды аларның. Улларын җирләгәч, Илгиз зираттан өйләренә кайтмады. Беркемгә берни аңлатмыйча, шәһәрдән артык ерак булмаган бакчасына китте. Анда төзи башлаган йортлары яшәрлек булмаганлыктан, мунчаның алгы өлешен торырга җайлаштырып, шунда яши башлады.

Реклама

Баласын югалту кайгысыннан сынды Илгиз. Аклы-каралы иске телевизорга төбәлеп, аның тавышын да ишетмичә, ятагында көннәр буе ятты да ятты. Кайгысын басар өчен, эчте дә эчте. Тик мондый кайгыны аракы басмый икән. Ул аның сагышына икенче төс, рәвеш кенә бирде. «Нигә болай булды? Ни өчен?» дигән сорау белән үз-үзен йөз, мең кат камчылады да камчылады, уйланды да уйланды Илгиз...
... Илгиз Сәрияне юл читендә кулын күтәреп машина тоткан чагында күреп алды. Шәһәрчә пөхтә-матур киенгән, зифа сынлы чибәркәйне беренче күрүдән үк ошатты егет. Илгиз дә төшеп калганнардан түгел. Югалып калмады, Сәриянең телефонын сорап алды. Аралаша торгач, араларында мәхәббәт кабынды. Яратышып, туйлап өйләнештеләр. Башта берничә ел тулай торакта яшәделәр. Илгиз көне-төне таксида, Сәрия кибеттә сатучы булып тырышып эшләгәч, кооператив фатир алырга җайлары табылды. Кавышуларына дүртенче ел киткәндә, дөньяга Саматлары туды. Терчә, матур малайны иркәләп үстереп ятканда, Сәрия тупылдап торган кыз да алып кайтты. Лилия исеме бирделәр. Балаларга чит илнең яхшы киеме булсынмы, затлы уенчыклар булсынмы, тәмле ризык булсынмы - барысын да җитештереп кенә торды ата-ана. Һәр җәй саен диярлек дүртәүләп җылы якта диңгездә ял итеп кайтырга тырыштылар. Илгизнең әнисе Маһирә карчык кына: «Балаларыгызны трай типтерәсез. Каникулда авылга кайтсыннар, эшкә өйрәнерләр», - дия иде. Тик Сәриянең, бергәләп кунакка кайтып киткәләсәләр дә, ике бөртек баласын «тиресле» авылда үстерәсе килмәде. Кара тир чыгарып гомер буе колхозда сыер сауган Маһирә баштан ук сөймәде инде «гарадскуй» киленен. Тормышларына кысылмаса да, түзә алмагач: «Артык рәхәт яшисез. Бозасыз балаларны», - дип әйткәләде. Рәхәт яшисез дигән сүзләрендә, бәлки, хаклык та булгандыр, Сәрия бик бәйрәмле генә тормыш яратты шул. Кунактан - кунакка, туйдан - туйга, кичәдән кичәгә йөрделәр. Үзләреннән дә кеше өзелмәде.
Сәрия балаларын иң яхшы дигән мәктәпкә бирде. Самат укуда артык алга китмәсә дә, Лилияләре «дүртле-бишле»ләре белән көн саен диярлек куандырып торды. Мәктәпне тәмамлагач, әлеге дә баягы әнисе сөйләшеп-җайлап, институтка укырга кертте Саматны. Тик укуын тәмамлый алмады егет. Өченче курсны тәмамлагач: «Мин сезгә ияреп йөрергә бала-чага түгел. Кара диңгезегезгә үзегез генә барыгыз, мин дуслар белән Байкалга сәяхәткә китәм», - диде. Шул китүдән Самат югалды. Ил буенча эзләүгә бирделәр. Бер елдан соң: «Юлга кайтырга акча салыгыз», - дип хәбәр килде аннан. Салдылар. Тик уллары кайтмады. Тагын акча салдылар, тагын юк. Кайгыга төшкән Илгиз чак эзләп табып алып кайткан Самат танырлык түгел иде шул. Ниндидер сектага ияреп, юлдан язган егет тулысынча әфьюнга бәйле иде. Тырышмады түгел, тырыштылар ата-ана уллары өчен, ничә кат түләүле хастаханәдә генә ятты Самат. Дәрәҗәле табибларга күрсәттеләр. Тик егетнең чире терелерлек түгел иде. Гаиләдән кот китте. Илгиз башта машинасын, аннан гаражын сатты. Кеше кыяфәтен югалткан Самат әнисеннән доза өчен акчаны хәйләләп-алдашып та, сугышып-талап та, урлап та алды. Йорттагы сатарлык әйберне сатып бетерде. Өйгә кайтса - кайтты, кайтмаса - юк. Илгиз, син боздың аны, дип, Сәрияне гаепләде. Сәрия иренә күтәрелеп бәрелде. Аралары салкынайды, бер-берсеннән читләштеләр. Ачык-ягымлы кызлары Лилия дә үз эченә бикләнде. Вакытын күбрәк дус кызлары янында үткәрергә тырышты ул. Бергә ашаган-эчкән, күңел ачкан дус-ишләре дә аларны тиз оныттылар. Көннәрнең берсендә Самат, үзе эләккән капкыннан котыла алмыйча, яшәгән йортларының каршысындагы биек йорттан сикереп һәлак булды.
... Уйлады да уйлады Илгиз. Вакыт - иң яхшы дәва, диләр, дөрес түгел. Вакыт үткән саен, югалтуның зурлыгын, чынлыгын, төзәтеп булмаслыгын ныграк аңлый барды Илгиз. Улын саклап кала, килгән бәлане җиңә алмавы, көчсезлеге өчен үзен-үзе гаепләде. Хатынына да рәнҗеше кимемәде. Чиргә сабышкан уллары исән чагында каннарын күпме генә эчмәсен, ул киткәч, барысын да кичерде Илгиз. «Яшәсен генә иде, нинди генә булмасын, исән генә булсын иде», - дип көннән-көн өзгәләнде ул.
... Кемдер мунча ишеген шакыды. Китәрләр әле, дип тормый яткан саен, ныграк шакыдылар. Илгиз, беркемне дә күрәсе килмәсә дә, торып ишекне ачарга мәҗбүр булды. Ишек төбендә таякка таянган әнисе тора иде. Улының ябыккан, саргайган йөзенә, төпкә баткан күзләренә карады да: «И, бала, бала...» - дип озак кына башын селкеп торды ана. Аннары: «Улым, мин сиңа вәгазь укырга дип килмәдем», - диде Маһирә карчык. - Тик әйтмичә дә булдыра алмыйм. Саматны күмгәнгә биш ай үтте. Син шул арада үзеңне дә күмеп өлгердең. Син бит - гаилә башлыгы. Рәхәт чакта Сәрия белән бергә булдыгыз, ә хәзер аны ташладың». Киленен гомергә яратмаган Маһирә карчыкның бу сүзләреннән аптырабрак калган Илгиз, башын борып, әнисенә карады. «Әйе, моңа хәтле бик рәхәт яшәдегез. Тик, улым, бер рәхәтнең бер михнәте була шул. Алма кебек баланы үзегез артык иркәләп боздыгыз, харап иттегез. Икегез дә гаепле. Нинди генә булмасын, Сәрия - синең хатының. Авырлыкны да бергә күтәрергә тиешсез. Без - мин, хатының, кызың синсез дә, Саматсыз да ятим калдык. Кемгә сыенырга безгә? Кайгың авырлыгын да аңлыйм. Ходайдан түземлек сорыйк. Кайгы биргән икән, аны күтәрерлек көч тә бирә ул адәм баласына». Илгиз әнисен сүзсез генә тыңлады. Кара, үз кайгысына батып, әнисе барлыгын истән дә чыгарган бит ул.
Улы күпме калырга кыстаса да, Маһирә карчык: «Мин мунчада кунарга килмәдем», - дип, өенә кайтып китте.
Иртәгәсен Илгизне аяклары автобус тукталышына алып китте. Биш ай буе бармаган зиратка, улы янына китте ул. Самат каберенә җитәрәк, анда басып торган ике хатын-кызны күреп, туктап калды. Кызы Лилияне тиз таныса да, ярты ел эчендә ябыккан, картайган хатынын чак төсмерләде. Һәрвакыт диярлек көләч йөзле, шаян Сәрия, сагыш тулы яшьле күзләрен күтәреп, Илгизгә төбәлде. Тынлыкны Лилия бозды. «Әти, әни, Самат хәзер юк. Тик мин бар бит, нигә мине онытасыз?» - диде кызлары. Шуны гына көткәндәй, Сәрия буылып еларга тотынды. Ә хатын-кызның күз яшенә түзә алмаган Илгиз, юатыр сүз таба алмыйча, аның башын күкрәгенә кысып, бертуктаусыз: «Бетте... бетте... бетте...» - дип кабатлады. Җылы яңгыр ява башлады. Сәрия, беренче кат яңгыр күргәндәй: «Яңгыр...» - дип, уч төпләрен ачып күккә карады. «Яңгыр, Сәрия... Кайтабызмы?» - Бу сүзләрне әллә Илгиз, әллә терелә башлаган өмете әйтте...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: