Шәһри Казан

«Түр нурым – йөрәк парәм»

3 яшь тә ике айлык Тимурның язмышы бөтенләй башка төрле буласы булган да бит... Инде тормышта үзен тапкан, гаиләсе өчен үлеп торган әтисе Рамил, тәмле ашлар пешереп торырга тиешле әнисе, игезәк сыңары белән пыр туздырып уйнарлык уенчыклары, ял җиттеме, авылга - Буа районы Сахарный бистәсендә яшәүче әби-бабасы янына кайтулар, шаяру-көлешү...

Реклама

Тимурның дәү әнисе Әминә апа Ислановага декабрьдә 60 яшь туларга тиеш. Тормыш иптәше Рәшит белән өч ул - өч бөркет тәрбияләп үстергән ана ул. Олы уллары Маратның гаиләсе, ике баласы бар. Игезәк уллары - Рамил белән Раил артык иртә гаилә кормаган. Рамил күңеленә ятышлы кызны очратканнан соң да җиде ел гражданлык никахы белән торган. Хатынының авырга узуын белгәч, рәсми рәвештә теркәлгәннәр. Ул вакытта Рамилгә - 33, хатынына 28 яшь була. УЗИ баланың игезәк булуын әйткәч, шатланалар гына - нәселдә игезәкләр юк түгел бит! Хатын йөклелек чорын бик җиңел үткәрә. Җиде айлык вакытында УЗИга баргач та, барысы да яхшы дип кайтаралар. Әмма ике көннән авыртынып баруына исә табиб: «Ике баланың берсе үлгән, инде таркала башлаган», - дип, шок халәтендә калдыра аны. Истерикасы башланган хатынны каенана, бар да яхшы булыр, балам, дөнья бит бу дип юата.
Ярып алынган җиде айлык баланың сәламәт булмавы да шундук аңлашыла. «Калдырып чыгам», - ди хатын, ирен шаккатырып. Рамилнең шакмак булган күзләренә карап исә: «Борчылма, мин сиңа тагын сәламәтне табып бирермен», - дип өсти. Кайтарып әйтергә сүз таба алмый Рамил, әмма һәркөн кувейтка салынган нарасые янына килүен туктатмый. Табиблар, ата кеше килгәч, 1 кило да 700 грамм булып туган, хәрәкәтсез диярлек яткан баланың хәле яхшыра баруын әйтәләр. Ул вакытта яшь гаилә Бөгелмәдә яши, хатынның киреләнүенә карамыйча, кирәкле авырлыгын җыюга, баланы өйгә алып чыгалар. Шул көннән Рамилгә яшәү бетә - көн тууга хатыны баланы берәр җиргә тапшырыйк дип теңкәсенә тияргә тотына. Бер ел тулар-тулмас, Рамил әниләре янына җитди сөйләшү өчен кайта. «Сез каршы булмасагыз, мин баланы сезгә алып кайтам, аерылам», - ди. Өч бала баккан ата-ана ничек каршы төшсен? Әминә апа болай да килененә, эшкә чыгам дисәң, баланы карарга үзем килермен, дип әйтә килә. Ә монда...
Ярты елдан ярты елга томография үтәргә, табиблар күзәтүе узарга тиешле балакай дәү әнисе кулыннан ашарга өйрәнә. Бик кечкенә, арык гәүдәле Тимурны күргән Әминә апа үзендә сәер үзгәреш тә тоя - берни күрмәүче баланы имезәсе килә аның. Аналык инстинктымы шунда, йөрәкне парә-парә китереп яраттырган кан тартылуымы, аңлата да алмассың... Ул аны кочагыннан да чыгармый, бабасы белән әтисеннән кала беркемнең кулына да тоттырмый - аныкы ул, аның йөрәк җимеше! Җәен урамга коляска белән алып чыгуга арбаны тәгәрәтергә теләүчеләргә дә ирек бирми - дәү әнисе ике адым кырыйга атласа да, баланың көйсезләнә башлавын белмиме әллә ул...
Рамил исә эше буенча Казанга күченә. Атна саен баласы янына ашкына ул - бер кайтканда гына да җидешәр меңлек әйбер алып кайта, ди ана кеше улы турында. Уенчыкның затлысы, киемнең ыспае дисеңме - Тимур аларның берсенә дә кытлык кичерми. Күзенә дүрт тапкыр операция ясатканнар баланың - хәзер бераз яктылыкны аера, диләр. Ашавы әйбәт, каравы яхшы булуданмы, бала бераз утырып та тора башлаган. Әмма әби белән бабай аны елатудан курка - елый башласа, тәне-сыны ката, куркабыз диләр. Андый очракта дәү әнинең җылы кочагы, моңлы җырлары ярдәмгә килә икән.
Озак еллар буе астма өянәге белән интеккән Әминә апаның үзе белән дә могҗиза булган әле - баланы карый башлагач, әлеге зәхмәт артка чиккән. «Интегәсең инде син», дип әйтергә ярамый Әминә апага. Туганнарына да бер-бер чишелеш булсын иде инде, үзең дә яшь түгелсең дип әйтү катгый тыелган. «Әй, Ходаем, бер-бер хәл булса, ничекләр җир куенына илтеп салырмын баламны», - дип күз яшьләрен йота ул. Мин дә, сабырлык телим сезгә, дигәч:
- Мин аңа бер дә авырыксынмыйм, - дип җавап бирде Әминә апа. - Язмышка шундый өлеш тигәч, үзебезнеке итеп кабул итәм. Тимурым миңа иң матуры, иң кадерлесе. Яшәсен иде әле, башкасы турында уйлыйсым да килми. Әле менә Казанда ике атна ятып кайттык - томографиядән соң табиблар, артка да түгел, алга да, дип әйтте. Аңа сөенүләребез инде! Түр нурыбыз бит ул безнең!
Әни кешенең башка яктан сызлаган ярасы да юк түгел - ике улын башлы-күзле итәргә дә тели ул. Улы Рамилнең хатын-кыздан тәмам гайрәте чиккән. Балаларын ташлый алырлык нинди хатын-кызлар заманы соң хәзер, ди ул.
- Миңа хастаханәгә кереп ятарга кирәк булгач, киленнең әнисе - кодагый үзе сорап алып китеп торды баланы, - ди Әминә апа. - Кодагыйлар әйбәт кешеләр үзе. Кызлары өчен кыенсынганнары да сизелеп тора. Киленнең исә шалтыратып хәл сораганы да юк. Малай аерылышабыз, дигәч, баланы бөтенләй дошман итте инде. Анасы баланы үзләренә алып кайтып торганда да кайтып карамаган, әнисе: «Балаң белән саубуллаш», - диюгә, теләмим, дип борылып киткән. Аның турында бер начар сүз дә әйтәсем килми. Ходай бар ул. Бөтенебезне дә тигезли.
Тимурның язмышы кышкы туфракны төртеп тишкән яшел үсентене хәтерләтте миңа. Кышкы зәмһәрир суыклар куркытмый аны - карлы-бозлы салкында да җан җылысы белән җылытырлык, бөтен йөрәк назы белән яратучы олуг җаннар бар бит...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: