Шәһри Казан

«Туганың белән кода бул инде»

Аларның күптәннән инде туган якларына кайтканнары юк. Кайтмаска ант итеп киткәннәр диярсең. Үзләренең ялгышлары өчен бу гаилә гомер буе үкенеп яши.

Шәриф абый белән Һәдия апа авылдагы күп балалы гаиләдә туып үсә. Шуңа күрә апалы-энеле бу ике бертуганны мәктәпне тәмамлаганчы ук туганнары Волжск шәһәренә алып китә. Икесе дә шунда гаилә корып җибәрәләр. Шәриф абыйларның улы белән Һәдия апаның кызы тугач, аларның исемнәрен дә бер-берсенә охшатып Илгиз белән Нәргиз дип кушалар. Балалар бәләкәйдән бергә уйнап үсә. Ата-аналары балаларының бу дуслыгына сөенә генә. Мәктәпне тәмамлаганда, Илгиз белән Нәргиз бер-берсеннән аерылмас дусларга әйләнә. Һәдия апа күрше хатынының: «Сезнең балалар арасында мәхәббәт түгелме икән?» - дигән сүзләренә дә колак салмый. «Туганнар шулай дус-тату булырга тиеш», - дип кенә җибәрә. Югары уку йортының соңгы курсында укып йөргәндә, Илгиз өйдәгеләргә үзенең өйләнергә теләвен әйтеп сала. Әтисе кызның кем булуы белән кызыксынганнан соң, аның Нәргиз икәнен белгәч, бөтенләй өнсез кала. Ачуы кабарган ата шундук улына аңлатырга тотына: «Ничек инде Нәргиз? Ул бит синең сеңлең. Туганың белән гаилә корырга ярамый. Электән үк өлкәннәр белми әйтмәгән. Андый парлар гомер буе бергә яши алмый, бәхетсезлеккә дучар була, балалары зәгыйфь туа». Шәриф абыйның хатыны исә аны-моны уйлап тормыйча, яшьләргә үзенең фатихасын бирә. Әлеге хәбәрдән соң Һәдия апа бөтенләй урын өстенә егыла. Үз энең белән кода бул инде. Кыз белән егет әти-әниләре сүзенә карамыйча, гаилә корып, аерым фатирда яши башлый. Бер елдан соң көтеп алган балалары дөньяга килә. Табиблар бала тудыру йортында ук: «Кызчыкның сәламәтлеге бик үк мактанырлык түгел», - дип кисәтеп куялар. Шунда Илгиз әтисенең әйткән сүзләрен исенә төшерә. Бала ун яшенә җиткәнче алар хастаханә сукмагын таптый. Авылга кунакка кайткан җирләреннән әбиләре дә үзләрен ачуланып җибәрә. «Кешедән оят. Мондый хәлнең авыл тарихында булганы юк. Алдан ук кисәтергә ярамадымы икәнни соң үзләрен? Читкә китәләр дә гореф-гадәтләрне бөтенләй оныталар. Медицина буенча да туганнарга өйләнешү ярамый бит».
Аларның кызлары Чулпанга бернинди табиблар да ярдәм итә алмый. Инде унбиш яшенә җитсә дә, ул һаман да сабый хәлендә. Нәргиз унбиш ел буе авыру баласын карый. Кем белә, бәлки ата-ана сүзенә колак салмыйча, туганы белән гаилә коруына үкенгән чаклары да булгандыр аның. Тик үзе абынган еламас дигәндәй, ул сер бирмәскә тырыша.
Мондый гыйбрәтләр булмасын өчен, балаларга ул хакта мәктәпләрдә дә сабак бирергә кирәк югыйсә. Уйламый эшләнгән ялгышлыкның нинди бәхетсезлеккә китергәнен соңрак аңларга туры килә шул. Нәргиз белән Илгиз дә балачактан ук үзебезнең йолалар турында мәгълүматлы булып үссәләр, мондый адымга бармаслар иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: