Шәһри Казан

Туйга барып харап булды

Шахта якларында яшәгәннән соң, иреннән аерылып, әти-әнисе нигезенә кайтып урнаша Нурзия. Бөтен куанычы-бәхете - бердәнбер кызы Гөлзия. Ана өчен баласының таза-сау, матур, акыллы булып үсүен күрүдән дә зур шатлык бармы соң?

Реклама

Нурзия яшь, чибәр, эшкә дә булган. Шуңа күрә төрле яктан ялгыз ирләргә димләп килүчеләр еш була. Берәрсенә барып торып караса да, кызы өчен уңайсыз булуын күреп, тагын шул әнисеннән калган иске өйгә әйләнеп кайта. Кызы мәктәптә дә бик әйбәт укый, укытучылар да мактап кына торалар. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, педучилищеда укый, укытучы булырга хыяллана. Әнисенә һәр эштә булышып, икесе бергә тырышып тормыш алып баралар. Әнисе кызына зур өметләр баглап, картлык көнемә ышанычлы терәк булыр дип яши. Соңгы курста укыганда, имтиханнарын әйбәт кенә биреп бетергәч, әнисеннән рөхсәт алып, Казанда яшәүче туганнарына туй мәҗлесенә бара ул. Туйга килгән егетләрнең берсе бу җиләктәй сылу кызга күз сала. Мәҗлестә кызып алган егет кыюланып кызны аулакка алып керә һәм көчли. Бу төннән соң Гөлзия өчен дөнья караңгы тәмугка әйләнә. Куркуыннан ул әнисенә дә, дусларына да берни әйтми, үз эченә бикләнә. Уйланып йөри-йөри башы да эшләмәс була Гөлзиянең, әнисенә килеп кабат-кабат: «Мин кыз бит, әйеме, әнием», - дип сорый. Бу сораудан аптыраган ана бераздан кызының йөкле икәнен чамалый. Туганнары, белешә-сораша торгач, көчләгән егетне дә эзләп табалар. Мари ягыннан килгән милиционер егет була ул. Өйләнергә риза булып, егет кызны өйләренә алып кайта. Шулай итеп, суд җаваплылыгыннан котыла. Гөлзия инде кияүгә чыгу турында да, баласы турында да уйларлык хәлдә булмый. Көннәрдән бер көнне: «Әни янына кайтам», - дип чыгып китеп, ялгыш поездга утыра. Дөрес утырмаганын белгәч, төшеп кала, җәяүләп урман эченә кереп китеп адаша. Урманда гөмбә җыеп йөргән бер абзый очратып, аны өенә алып кайта. Шулвакыт бәбигә авырый башлап, хастаханәгә озаталар үзен.
Гөлзия белән оныгын әнисе үз өенә алып кайта. Тупырдап торган бик матур, таза-сау малай таба Гөлзия. Әмма бала турында уйламый, карамый, кулына да алмый. Әти кеше дә килеп хәл белми. Кызын баласы белән бергә калдырырга да курка Нурзия. Чишмәгә суга да өйгә кеше кергәндә генә барып килә. Яшь баланы күтәреп, кызын җитәкләп кибеткә йөри. 3-4 ай шулай азаплана торгач, бала үлеп тә китә. Гөлзия дә әнисе югында күп итеп дарулар эчеп, якты дөнья белән хушлаша. Ялгыз калган Нурзия кызының каберенә барып, аның белән сөйләшеп кайтып юана. Ярый әле бертуган сеңлесе гаиләсе ташламый, атна саен кайтып булышып йөриләр. «Белгән догаларымны укып, киемнәрен баш астына салып яткан саен, кызымны төшемдә күрәм», - ди Нурзия.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: