Шәһри Казан

Ә ул лаек иде... (Беренчеләрдән булып рейхстагка Җиңү байрагын кадаучы Гази Заһитов турында)

Әле мәктәп партасыннан ук Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган ике кешенең исеме хәтерләргә уелып калган: Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария. Ләкин әлеге тарихи вакыйгага турыдан-туры катнашы булучыларның саны күбрәк һәм аларның берсе - Гази Заһитов.

Гази Казыхан улы Заһитовның сугышка кадәрге биографиясе берничә юлга сыеп бетә. 1921елның 20 августында Башкортстан Республикасының Мишкә районы Янагуш авылында туган. Җиде классны тәмамлагач, медицина училищесында белем алган. 1940 елда аны Кызыл Армиягә алганнар. Бөек Ватан сугышында артиллерия разведкасында хезмәт иткән. Хәрби тел белән әйткәндә, дошманның сак­лану корылмаларын һәм утка тоту чараларын табу белән шөгыльләнгән. 1942 елның ноябрендә Гази Заһитовның тырышлыгы белән дошманның зенит батареясы, реактив миномёт, танкка каршы ата торган пушка һәм 23 дзот сафтан чыгарыла. Сугыштан андый эпизодлар җитәрлек. 1943 ел башында оптик разведка взводы өлкән разведчигы Гази Заһитов «Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнә.

43нең 17 маенда ул Акулино авылы янында 500 кешедән торган дошман пехотасын абайлап ала. Бүләкләү кәгазендә мондый сүзләр язылган: «Иптәш Заһитов утны дөрес корректировкалау нәтиҗәсендә, дошман пехотасы куып таратылды һәм өлешчә тар-мар ителде». 1943 елның март-август айларында Гази Заһитов дошманның 300гә якын блиндажын, пулемёт качырган урыннарын, күзәтү пунктларын, дзотларын, артиллерия һәм миномёт батареяларын таба. 1943 елның сентябрендә хәрби бурычларны төгәл һәм намуслы үтәгән өчен бүләкләнүчеләр арасында 3 нче удар армия сафларында хезмәт итүче командир Заһитов та бар. Ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1944 елның 15 июлендә ул - алты, 1945 елның 20 гыйнварында ун немец солдатын пленга төшерә.

1945 елның язында 3 нче удар армиянең 136 нчы пушка артиллериясенең өлкән сержанты Гази Заһитов Берлин операциясендә катнаша. Ул вакытта инде аның ике медале һәм III дәрәҗә Дан ордены була (1944 ел).

Фашистлар Германия­се башкаласына аяк бас­кач, совет гаскәрләре сугыша-сугыша, Рейхстагка таба якынлаша. Аны исә 5 меңнән артык немец саклый. Рейхстагны саклау системасы мина кырлары белән әйләндереп алынган өч траншеядан, танкка каршы су тутырылган чокырлардан һәм 15 тимербетон дотлардан гыйбарәт була.

Рейхстагны камап алып, аңа Кызыл Байрак кадау өчен доброволецлардан торган штурм группалары туплана. 29 апрельдә капитан В.Н.Маков төркемендәге өлкән сержантлар А.П.Бобров, Г.К.Заһитов, А.Ф.Лисименко һәм сержант М.П.Минин немецлар урнашкан урынга якын килеп, Рейхстагка артиллерия утын көйлиләр. Автомат һәм гранаталар белән коралланып, алар бу бәрелештә 40 немецны тар-мар итәләр һәм безнең пехота килеп җиткәнчегә кадәр бирешмиләр. Документларда «30 апрельдә Заһитов үзенең иптәшләре белән разведка вакытында картада билгеләнмәгән, Рейхстагтан 100 метр читтә булган каналны һәм шул канал аша кичү урынын белеп ала» диелә.

Гази Заһитов һәм аның ип­тәш­ләренең алга таба хәрәкәте турында М.П.Минин хатирәләре аша билгеле. Җирле вакыт белән 21 сәгать 30 минутта артиллерия штурмга әзерләнә. В.Н.Маков приказы белән, әзерлек тәмамланганчыга кадәр биш минут кала, А.П.Боб­ров, Г.К.Заһитов, А.Ф.Лисименко, М.П.Минин каналга ыргыла. Заһитов төркемне үзе разведка вакытында тапкан кичү урынына алып килә. Канал аша кичеп чыкканнан соң, төп көчләрнең килүен көтеп тормыйча, керү урынына юнәләләр. Авыр дәү ишек ябык була, Гази Заһитов тәкъдиме белән, аунап яткан бүрәнә белән ишекне бәреп ачалар һәм бина эченә совет сугышчылары ыргыла, алда Гази Заһитов була. Капитан В.Н.Маков приказы белән, аның төркеме бас­кыч буйлап өскә күтәрелә башлый. Алдан юлны фонарь белән яктыртып Гази Заһитов йөгерә, аның артыннан байрак тоткан М.П.Минин, аннан А.Ф.Лисименко белән А.П.Бобров. Баскычка чыга торган барлык коридорларга да алар гранаталар тондыралар. Чорма аркылы түбәгә чыгалар.

22 сәгать 40 минутта Г.К.Заһитов һәм М.П.Минин, Егоров белән Кантариягә кадәр, иң беренче булып, Рейхстагка байрак кадыйлар. Рейхстагтагы сугышта Гази Заһитовның күкрәге яралана. Пуля аның партия билетын, «Батырлык өчен» медале колодкасын тишеп чыгып, йөрәгенә бер генә сантиметр тимичә үтә. Гази Заһитов, группаның башка әгъзалары белән бергә, командование тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Аның бүләкләү кәгазендә: «30 апрельдә Рейхстагны штурмлаган вакытта Заһитов беренчеләрдән булып Рейхстагка бәреп керде… өлкән сержант Заһитов һәм сержант Минин Рейхстаг башнясына менеп, җиңү байрагын кададылар. Рейхстагны штурмлаган вакыттагы батырлык­лары өчен иптәш Заһитов «СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ» исеме бирүгә лаек» дип язылган. Ләкин 1 нче Белорусь фронты командующие Георгий Жуков карары белән, аларның барысы да Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның маенда Гази Заһитов тагын бер бүләк - II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Гази Заһитов туган авылына әйләнеп кайта, анда авыл советы рәисе, МТС механигы булып эшли, өйләнә. 1953 елның 23 августында фаҗигале рәвештә үлә. Гази Заһитовның туган якларында тарихи-өлкә музее аның исемен йөртә, Янагуш белән Мишкәдә урам исемнәре аның исеме белән аталган. Казанда да аның исемен йөрткән урам бар. Аның тормышы һәм батырлыклары турында китаплар язылган, шулай ук күптомлы «Татар энциклопедиясе»ндә дә күп санлы язмалар урын алган. Әмма әлегә кадәр Җиңү байрагын беренчеләрдән булып кадаучының батыр­лыгы Ватанның иң югары бүләге белән бәяләнмәгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: