Шәһри Казан

"Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...

Улыбызга ирем белән фатир алдык һәм аңа 18 яшь тулганчы дип арендага биреп тордык. Улыбыз өйләнгәч шул фатирда яши башладылар.

Күптән түгел килен ул фатирны сатып, зурракны алырга тәкъдим иткән. Улыбыз бу хакта безнең белән киңәшләште. Без фатирны сатарга каршы икәнебезне әйттек. Чөнки минем уйлавымча, гаилә корып яши башлаганнар һәм уртак торак булдырырга телиләр икән инде, ул вакытта ике як та тигез күләмдә акча кушарга тиеш.

Улыбыз сүзебезгә колак салды һәм фатирны сатмаска карар кылды һәм үзләренең акчасына ипотека рәсмиләштергәннәр. Тормышта төрле хәл булырга мөмкин бит, без аның бу адымын хупладык кына.

Әмма кодалар тынычлана алмый. Улыгыз ир түгел икән, ул гаиләне торак белән тәэмин итәргә тиеш, диләр. Янәсе, нидер булып, яшьләр аерылышса, кызлары “минуста” кала икән. Ә улыбызның тагын бер фатиры калачак.

Реклама

Гафу итегез, ир гаиләне тулысынча бөтен нәрсә белән тәэмин итәргә тиеш дигән әйбер кайсы җирдә язылган ул? Ир белән хатын бертигез түгелме? Без ирем белән гаилә корганда икебез дә студент идек һәм йортыбызның һәр шырпысын бергә эшләп таптык.

Конфликтны хәл итәр өчен фатирны безнең исемгә күчерергә тәкъдим иттек. Инде килен хәзер синең әти-әниең безне өйдән куып чыгара дип кычкыра. Бәхеткә улым акыл белән эш итә торган кеше. Әмма торак өчен болай талашып яшәп тә булмый бит. Нишләргә дә белгән юк...

Зәлия, 
Казан. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (7)
Осталось символов:
  • 23 гыйнвар 2023 - 20:15
    Без имени
    Дорес эшлисез. Улыгыз молодец. Эти-эни белэн кинэшлэшэ. Э киленегез, хэзердэн ук квартира эчен тавыш чыгаргач тэртипле тугел. Кодагыйлар нэрсэгэ тыгыла?! Телэсэлэр узлэре алып бирсеннэр.
  • 22 гыйнвар 2023 - 12:15
    Без имени
    Мондагы сузлэр белэн килешеп бетмим. Хэзер,киресенчэ,егетлэр эзерне ярата,кызларнын квартиралысын карый) Куп эти-эни кызларына квартира ала инде.
  • 22 гыйнвар 2023 - 11:57
    Без имени
    Хуш сау бул диеп озатырга, кирэкми ул жунсез сезгэ.
  • 22 гыйнвар 2023 - 11:45
    Без имени
    Килен белэн балалар хавада эленеп тоырга тиешьлэрме, безнен балалар ирнен этилэре алган фатирда тора, кодалар телэсэ кайчан килеп уз ачкычлары белэн ачып керэлэр. Кол кебек торалар фатир аларныкы булгач, тегелэй итмэгез, болай итмэгез дип тенкэлэренэ тиялэр. Гел авылларына кайтып эшлилэр. Кияу умарта асырый, балын кодагый сатып кызына ничэ миллионга казаннан квартир алды, малайга бал акчасы юк, ул карый бит аны. Туеп ипотекага узлэренэ алырга иделэр кодагый алдыртмады, нигэ кирэк ул артык акча тулэп ятарга дип малайен котыртты. Аларнын фатирыннан чыгып китсэлэр коллар бетэ. Кыз хэм балаларны авылдагы бэлэкэй ойлэренэ пропискага керттелэр и бетте, 10 ел торалар бер пакой бирмилэр. Менэ шундый кешелэр дэ була ул, молодец сез дип язып ятасыз. Бер кем белми аларнын ничек яшэгэнен, безнен кодагый кебек алдакчы кеше язган булса.
  • 14 сентябрь 2022 - 15:20
    Без имени
    Дорес эшлисез! Яшьлэргэ хэзердэн ук брачный договор тозергэ момкин, килен ягы алай аерылу сузе башлагач, шундый уйлары да булырга момкин
  • 9 сентябрь 2022 - 20:37
    Без имени
    Бик дөрес эшлисез,улыгыз дөрес юлдан бара. Күп кенә кызлар өйләнешеп 1ел торалар да аерылалар, егетне ыштансыз калдыралар, чөнки закон хатын - балалар яклы. Ир - ат закон белми, алар акча табу белән мәшгуль, ә хатын барлык законнарны белә, усал, астыртын, хитрый. Молодцы, беркем сүзенә дә карамагыз, сез дөрес юлда.
  • 8 сентябрь 2022 - 20:00
    Без имени
    Хэзер кызларга акча, квартира ,машина кирэк,алар аны ир-аттан таптыралар. Э нишлэп узлэре алмыйлар икэн. Егетлэр дэ бит ике куллы,ике аяклы,ике кузле шул ук кызлар кебек. Бер артык ,бер ким урыннары юк .Нишлэп егетлэрнен бар нэрсэсе дэ булырга тиеш,кызларэзерне генэ котэ,узлэре тапсыннар,хэзер момкинлеклэр куп аларга да. Улыгыз дорес эшли,молодец,сез узегез дэ шэп. Дорес юлдан барасыз. Кодалар сузенэ карамагыз.