Шәһри Казан

«Улымны астылар, кызымны боздылар»

Күрсә дә күрә икән адәм баласы, түзсә дә түзә икән. Язмыш дигәнең судан тартып чыгарырга да, утка илтеп салырга да мөмкин шул. Ютазы районының Бәйрәкә Тамак авылында гомер итүче 75 яшьлек Зарима апа Шәрипова белән тормыш йомгагын сүтәбез. Әлеге йомгакның шома гына барган урыннары да бар үзе, әмма төенләнгән, чияләнгән...

Реклама

- Япа-ялгыз мин, балам. Картлык көнемдә таяныч, юаныч булырлык ирем дә, кадер-хөрмәт күрсәтерлек балаларым да юк. Ялгызлык - гомер көзенең иң куркыныч дошманы икән ул, - дип бәян итә башлады Зарима апа тормышын. - Тумышым белән шушы авылдан мин. Әмма озак вакыт Үзбәкстанда, Казахстанда яшәдек. Яшьлегебез эш белән узды. Ару-талуны белмәдек, баш күтәрми хезмәт иттек. Бик күп еллар экскаваторчы булып эшләдем. Ирем Таһир исемле иде. Нечкә күңелле, әйбәт кеше иде, мәрхүм. Урыны оҗмахта булсын! Яратышып яшәгәнбездер инде. Тик Аллаһы Тәгалә безгә үз сабыйларыбызны сөю бәхетен генә бирмәде. Гаеп иремдә иде. Алма-Ата табиблары ясалма орлыкландыру юлын да тәкъдим итеп карадылар. Баш тарттык. Ул вакытта бик ят нәрсә иде бит ул. Балабыз булмауны миннән бигрәк ул авыр кичерде. Ишегалдында уйнап йөрүче күрше сабыйларын күреп, өйгә кереп елый иде, бахыр. Аннан соң утырып сөйләштек-киңәштек тә, балалар йортыннан нарасыйлар алып, аларны тәрбияләп үстерик, дип хәл иттек. Шулай итеп, гаиләле тормышыбызга ун ел узгач, балалар йортыннан сигез көнлек кыз бала алып кайттык. Исемен алыштырып, Светлана дип куштык. Матур, акыллы иде. Бик яратып, кадерләп үстердек. Аңа 4 яшь тулгач, уллы да булдык. Өйгә алып кайтканда малай да сигез көнлек иде. Якуп белән Светлананың әниләре бер, әтиләре башка булып чыкты. Менә шулай пар канатлы, тигез тормышта балалар белән чөкердәшеп яшәргә дә, яшәргә иде дә бит...
Йортыбызга бәхетсезлек беренче тапкыр 1982 елда килде. Таһирым кырда, эш урынында йөрәк өянәгеннән вафат булды. Мин өйгә кайтып килим дип киткән идем. Хушлаша да алмый калдым. Ә бит аңа нибары 40 яшь иде. Мин дә ике бала белән 40 яшьлек тол хатын булдым.
Ике елдан соң улыбыз Якупны җирләдем. 10 яшь иде күз нурыма. Минем пешекче булып эшләгән вакытым. Улым мәктәптән соң тагын өстәмә укуларга йөри иде. Фаҗигане ул үзе эзләп тапкан дисәң дә буладыр. Бер малай белән мәктәптән кайтканда кибет басучыларга тап булганнар. Алар төрмәдә утырып чыккан, яманатлары таралган, бар авылны дер калтыратып тора торган кешеләр иде. «Кибет басканны күрделәр, хәзер безне тиешле урынга хәбәр итәләр инде болар», - дип, бу ике баланы куа башлаганнар караклар. Улыбызның дусты качып котылган. Ә баламны тотып алып... агачка асып киткәннәр. Мин эштән кайтканда, ишегалды тулы халык иде. Ул вакытта 80 яшьлек каенанам исән иде әле. Баланы елый-елый баудан шул карчык төшергән.
Бик авыр булса да, үлгән артыннан үлеп булмый. Тешне кысып, алга таба яшәргә кирәк. Туган ягымда карт әнием калган иде. Бу вакыйгалардан соң берничә ел узгач, аны карарга дип авылга кайттым. Бер елдан ул да вафат булгач, кире Казахстанга китеп, төенчекләремне төйнәп, ирем белән улымның каберләрен чит җирләрдә калдырып, бөтенләйгә авылга кайтып төпләндем. Кызым Светлана исә унынчы сыйныфка кадәр Урыссуда укыды. Аннан соң Бөгелмәдә кооператив техникумын тәмамлаган иде. Үз авылыбыздагы кибеткә эшкә урнашты. Озак кына күрше малае белән дуслашып йөргәннәр иде. Башта «Мин Светлананы килен итәм», - дип йөргән егетнең әнисе, кинәт кенә фикерен үзгәртеп, улын кызыма каршы котырта башлаган. Ә минем кыз инде корсакка да узып куйган булган. Әмма малайларын барыбер үз якларына борып куйдылар, анысы бер хатынга йортка да кереп урнашты. Ә минем кыз баласын төшертте.
Күпмедер вакыт узгач, кызым эшеннән ял алды да, дус кызлары белән, Октябрьск шәһәренә җыенды. Шул көнне өй ишеген ачып җибәрүгә, күзем бер уч кап-кара туфракка төште. Йөрәгем жу итеп китте. «Баса күрмәгез, хәзер үзем себереп түгәм», - дип тә әйтеп бетермәдем, кызым ике аягы белән туфракка китереп тә басты. Һәм шул көннән соң өй ишеген башка ачып керә алмады балам. Шәһәрдән кайтышлый бер машина туктатып утырганнар. Ә аның йөртүчесе исерек булган. Гөнаһ шомлыгына каршы, кызым да алгы урындыкка утырган. Машина юлдан чыгып тәгәри башлагач, кызым тәрәзәдән чыгып очкан. Тимер өеме кабат аның өстеннән чыккан. Хастаханәдә газапланып күзләрен мәңгелеккә йомды балам. Җан биргәндә, өч тапкыр өзгәләнеп: «Әни», - дип кычкырган йөрәк парәм. Аңа бит нибары 24 яшь иде.
Бер танышым минем гозер белән багучыга барган иде. «Кызына бозым салганнар. Бик тә якын кешесенең әнисенең катнашы бар монда. Ишек төпләренә кабер туфрагы кайтарып салган», - дигән күрәзәче карчык. Әгәр чынлыкта шулай икән, җир күтәрә алмаслык гөнаһысы үзенә булсын. Бүген күршеләр балаларны аерганнарына үкенәләр дә бит, әмма сулар аккан, алма кебек кызны кире кайтарып булмый, - дип тәмамлый тормыш кыйссасын Зарима апа.
Берсеннән-берсе фаҗигале, йөрәкне телгәли торган үлемнәр. Япь-яшь балаларын салкын җир куенына иңдергән ананың гына йөрәге чыдасын. Ятимнәргә җылы караш, тәмле сүз кызганмаган, аларны ризыкландырган һәм киендергән хатынның картлык көнендә менә шулай ялгызы атлавы аеруча кызганыч.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: