Шәһри Казан

Ун елдан соңгы могҗиза

«Ышанасыңмы, бала таптым бит мин. Инде дүрт ай була безгә. Кызым бар», - диде Финсия. Аның бу сүзләреннән өнсез калдым, табиблар аңа беркайчан да бала таба алмаячаксың дигән иде. Ходай насыйп итсә, могҗизалар да була икән шул. Финсия 10 елдан соң балага узган.

Балачак дустымны биш еллап күргәнем юк иде инде. Ниһаять, авылда очраштык. Күзләрендә бәхет чаткылары, шатлыгы эченә сыймый. Элекке Финсия түгел бу, алыштырып куйганнар диярсең, ана булу үзгәрткән аны. Кечкенә чакта җәйге каникулларда еш очраша идек аның белән. Яшь чак, - юләр чак диләрме әле, берсендә иман зәгыйфьлеге булган, күрәсең, киләчәгебезне белергә теләп, күрәзәчегә дә барганыбыз хәтердә. Шырык-шырык килеп барган җиребездән бик борчылып кайткан идек. Финсиягә ул чакта күрәзәче, беркайчан да балага уза алмаячаксың, диде. Без, 17 яшьлек кызлар, ул чакта әни булу турында бик уйламасак та, танышымның эченә шик керде. Бу вакытта ул үзеннән шактый олы бер егет белән очраша иде. Мәктәпне тәмамлауга, аңа кияүгә дә чыкты. Ире әйбәт кеше иде аның. Акчаны әйбәт эшли, Казанда фатир да алдылар, Финсияне укырга кертте, аннары хастаханәгә шәфкать туташы итеп урнаштырды. Тату, дус яшиләр иде. Студент чакта аларга берничә тапкыр кунакка да барганым булды. Барысы да әйбәт, тик гаиләләренә бала тавышы, сабый гына җитми. Финсия бер ел көтте, ике, өч... Төрле әбиләргә дә йөреп карады. Имеш, диңгез дәвалый икән дип, чит илгә сәяхәткә дә барып карадылар. Финсия медицина тикшерүе дә узды. Бу аның соңгы өметләрен дә өзде. Анализлар тапшыргач, анда хатын-кыз гормоннарының җитлекмәгән булуы ачыкланды. Тагын башка авырулары да табылды. Кыскасы, Финсиягә, бала таба алмаячаксың дип, диагноз куйдылар. Танышым нинди хисләр кичергәндер, җитмәсә, ире дә аңа ярдәм итәсе, тынычландырасы урынга аерым яшәргә булды. Имеш, аңа кысыр хатын кирәк түгел, ул тулы гаилә турында хыяллана, олыгайган көнендә балалар кочасы килә. Рәсми төстә аерылышмасалар да, аерым яши башлады алар.
Финсия бала таба алмавы белән килеште дә бугай. Туры юлдан тайпылырга бер адым җитә. Хатын чит ирләр белән чуала башлады. Берара спиртлы эчемлекләр белән дә мавыгып алды. Бәхетенә вакытында аңына килде. Ике ел элек ул намазга басты. Телефон аша әйтте ул миңа бу хәбәрне. Әллә ире белән татулашканмы дисәм, «Юк, сирәк кенә килеп китә үзе. Башка хатыны бар бугай аның. Ләкин аның кайгысы түгел әле миндә. Дини китаплар укый башладым. Гөнаһ кылып туйдым. Барысы өчен дә җавап бирәсе булачак. Соң булса да, шөкер кылып, тыныч тормышта яшисем килә, мәчеткә йөри башладым әле», - дип шаккатырды ул мине.
Һәм менә бу юлы тагын телсез калдырды. Үземнең икенче кат әни булуымны әйтим дигән идем, баксаң, танышымның тагын да мөһимрәк яңалыгы бар икән. Аның кызы туган. Күрәзәче дә, табиблар да ялгышканнар, димәк. Әллә Ходай аның тәүбәсен кабул кылып, могҗиза бүләк иткәнме? «Балага узганымны үзем дә белми калдым. Белгәндә унбер атналык иде инде. Укшымадым да, токсикоз дигәннәре дә булмады. Башта ышанмадым. Нәрсәләр генә уйлап бетермәгән идем бит инде мин, балалар йортыннан сабый алып үстерергә дә ниятли идем. Баксаң, Ходай барысын да күрә, ишетә икән», - диде ул. Тугыз ай буе балам төшмәсме, исән-сау туармы дип куркып яшәгән, әни була алмыйм дигән фикер аның күңеленә шуның кадәр сеңгән булган, күрәсең. Бу хәбәргә Финсия башта үзе дә ышанмый торган. Хәзер дә баласы төчкереп куйса да курка икән. Авырып китә, үлә күрмәсен. Ул әни булырга тиеш, әйбәт әни булырга. Һәм бернинди күрәзәчеләр, табиблар сүзе дә аңа комачаулый алмаячак...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: