Шәһри Казан

«Урау юллар белән...»

Башкала шау-шуыннан арынып торырмын дип, авылыма атна саен кайтам. Хәзер 2-3 сәгатьлек юллар да кыска тоела башлады. Бигрәк тә янәшәдәге юлдашың белән аралашып китсәң, юлның бетмәс-төкәнмәс чакрымнары сизелми дә.

Узган атнада автобуста Зәй шәһәренә кайтучы Әминә апа белән шулай танышып, сөйләшеп киттек.
Җиңелчә генә бизәнгән бу ханымга 50 яшь биреп тә булмый: гәүдәсе җиңел, кара бөдрә чәчләре иң-өстенә сибелгән. Ә менә күзләренең тирән төпкелендә үкенү белән бергә юксыну төсмерләрен күреп була иде. Минем кайсы якка кайтасымны, гаилә хәлләремне сораштырып алды. Сизәм, үзенең дә эчен бушатасы килә, тик әллә мине яшь, аңламас ди, әллә үземнең сорау биргәнне көтте... Казанны чыкканчы юк-бар сүз сөйләп барды да, кинәт кенә: «Дөнья кууның чиге юк, тотып кына булмады», - дип уфтанып куйды. Минем сораулы карашыма җайлап кына сөйләп тә китте.
«Тормыш әкияттәгечә җайлы бара иде минем. Ирем бар нәрсәне булдырды, тормышны өстерәде. Мин өйдә генә утырдым, бер бала таптым да шуны тәрбияләргә бар көчемне куйдым. Аллаһы Тәгаләнең байлык, сәламәтлек белән сынавы булгандыр инде. Тик мин генә бу сынауны тиешенчә уза алмадым, ахрысы.
Ирем Ходайның барлыгына ышанып, аның кушканнары буенча яши башлады. Юк, миңа бернинди дә таләп куймады ул. Тик мин аның дин юлына биргән акчаларын, ярдәмен күпсенеп, өйдә тавыш чыгара идем. Нәрсә җитмәгән... Дини китаплар алып кайтса да, «фанатик» диеп кенә көлдем. Хәзер шуларны искә төшерәм дә иремнең сабырлыгына шаккатам. Өйдәге хәләл ризыкларга күндем анысы, ә менә табынга вино-аракы куйдырмый башлагач, эчемдәге җенем котырды. Йөрешә торган дусларымны шул эчемлексез дә менә дигән кунак итеп булганын соң аңладым. Соң, бик соң шул... Туган көнемә килгән дусларым белән кәеф-сафа корып утырганда, ирем эшеннән соңарыбрак кайтып кергәч, кара тавыш чыгардым. Миңа алган чәчәкләрен ишек төбендәге өстәлдә калдырып чыгып китте. Колак төбендә ике тапкыр яңгыраган «талак, талак» сүзләренә дә ул вакытта: «Кайтырсың әле», - дип кенә әйтә алдым. Тик ул кире кайтмады.
...Иремнең җилкә ышыгында бернинди мохтаҗлык, авырлык сизмичә яшәгәнемне аны югалткач кына аңладым.
Ирем юк инде. Йөрәк авыруы аны мәңгелеккә алып китте. Аңлашмыйча аерылышу нинди үкенеч. Үземнең гаепне өлешчә генә таныйм. Ул миңа катырак торса, бәлки, тормышыбыз бозылмас та иде. Хәзер туганнары минем белән аралашмый, каенанам да мине гаепли.
Кызыбыз бар, аңа 14 яшь, мәчеткә йөри, әтисенең китапларын укый, намазга басты. Мин дә калын булмаган китапларга күз төшергәлим. Әле менә вәгазьләр китабын укый башладым, укыган вакытта уйландыра, күзгә яшь тыгыла. Яшьтән кермәгәнне олыгайгач үзләштерү авыррак икән. Тик мин тырышам, иремнең миннән разый булып, тыныч ятуын телим. Намазга басарга да ниятем бар: догалар өйрәнә башладым инде.
Шунысына юанам: мин буш сүзләр дип уйлаган «талак» сүзен өченче тапкыр әйтмәскә иремнең алтын сабырлыгы җиткән. Урыны җәннәттә булсын.
Менә шулай, балам, мин бик урау юллар белән генә Аллаһы Тәгаләгә бер адым ясадым. Тик нинди югалтулар бәрабәренә...»
Авылыма җиткәнче, икебез дә дәшми кайттык. Тукталышта төшәргә дип урынымнан торганда, Әминә апа кулымнан тотты да, елмаеп: «Рәхмәт, балам», - диде. Мин бары тик: «Сез дөрес юлны сайлагансыз, апа, бар да яхшы булачак», - дип кенә әйтә алдым.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: