Шәһри Казан

«Урлагач та качтым»

Мин аны бәхетле кешегә санап йөри идем. Ә менә аның белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшкәч... - Ярату, ярату дисең син. Беләсеңме, баламны бик яратам, ә менә иремне... - Син әллә аңа яратмыйча гына кияүгә чыктыңмы? - Нишләп, яраттым мин аны. - Алдама, күзеңнән күренеп тора. Яратмыйча нәрсә дип шундый адымга...

Реклама

Мин аны бәхетле кешегә санап йөри идем. Ә менә аның белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшкәч...
- Ярату, ярату дисең син. Беләсеңме, баламны бик яратам, ә менә иремне...
- Син әллә аңа яратмыйча гына кияүгә чыктыңмы?
- Нишләп, яраттым мин аны.
- Алдама, күзеңнән күренеп тора. Яратмыйча нәрсә дип шундый адымга бардың инде?
- Ул - әйбәт кеше, бик әйбәт тормыш итәбез. Менә озакламый өй сала башларга уйлыйбыз, балабыз да, Аллага шөкер.
- Аның бер генә тискәре сыйфаты да юкмыни соң?
- Бар инде ул, ансыз булмый, шулай да алар артык күзгә бәрелеп тормый.
- Кыскасы, тормышың килгән, күңелең тыныч инде алайса.
- Тыныч кебек, мин бит шулай буласын белеп, шулай булырга тиеш дип кияүгә чыктым. Юк, минем бит һинд киноларында күрсәтерлек мәхәббәтем булды! Мин бит, унбиш яшеннән, бар дөньясын онытып, мәхәббәт дәрьясына чумган кеше.
- Ничек инде? Ә ул мәхәббәтең хәзер кайда?
- Монда - Казанда. Аның үз гаиләсе бар, балалары. Без бер-беребезне сабый вакыттан ук беләбез. Ә хисләребез ул - унынчыда, мин сигезенчедә укыганда кабынды. Безнең очрашып йөрүебезне бөтен авыл халкы хуплады. Шулкадәрле матур пар, дип бәхет теләде. Мин, иртән торуга ук, аның белән очрашу турында уйлый башлыйм, шимбә клубка чыгу бер зур бәхеткә тиң. Ул да шулай ук дип әйтә иде. Мәктәпне тәмамлагач та өйләнешик, дип тәкъдим ясады. Мин шулчакта бераз сагая калдым. Әле без бик яшь, бераз белем алыйк, үзебез эшли башлыйк, дидем. Ул да ризалашкандай итте. Икебез дә Казанның ике институтында студентлар булдык. Авылга кайтканчы да, авылда да очраша идек. Аның белән табигать кочагына чыгулар, аның матур итеп җырлый белүе, миңа биргән бүләкләре күңел түрендә иң истә калган якты хатирә булып саклана. Беренче сессияне тапшыргач, авылыбызга бергәләп кайттык. Юл буе миннән башка яши алмавы, мине яратуы турында сөйләп кайтты ул. «Их, - дидем шулчакта аңа. - Хәзерге егетләр бигрәк нечкә күңелле инде. Менә минем бабам алай җебеп йөрмәгән - тоткан да әбиемне урлап үзләренә алып кайткан». Янәсе, хәзер андый егетләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Бу шунда елмаеп тыңлап барды, җавапка бер сүз дә эндәшмәде. Кич белән, гадәттәгечә, клубка юл алдым. Күз ачкысыз буран чыккан. Дөньяның асты-өскә килгән диярсең, бер адым алга атласаң, ике адым артка алып ата. Әллә кире борылып өйгә кайтыйммы икән, дип тә уйладым. Тик аны яратуым шулкадәр көчле, хәтта урамдагы буранны да җиңәрлек көч бирә. Әмма клубка кадәр барып җитү насыйп булмаган икән. Яныма ук килеп туктаган тракторга бер сәерсенеп карасам, аннан төшкән ике кешене күргәч, бөтенләй гаҗәпкә калдым: бик сәер итеп киенгән иде алар, йөзләрен дә күреп булмый. Шуннан болар мине күтәреп трактор кабинасына алып кермәсеннәрме! Кычкырырга да өлгерми калдым, трактор кузгалып та китте. Барабыз шулай, мин селкенергә дә куркып утырам. Шунда минем янда баручы егет битен ачып миңа карап елмайды. Инде аңлагансыңдыр, бу - ул иде. «Мин дә җебегән түгел, бәхетем минем, хәзер безгә кайтабыз, иртәгә туй ясарбыз», - диде. Минем тузынганны күрсәң. Ахырдан ризалаштым. Алар әнисе белән икесе генә яшиләр иде. Әнисе безне елмаеп каршы алды. Миңа аерым бүлмәгә урын җәйгәннәр. Мәхәббәтемнең күзендәге бәхетне күрсәң! Шулай да күңелемдәге тынычлык югалган иде инде. Төне буе күзгә йокы кермәде: шул була ул телеңне тыя алмасаң... Әмма, яшермим, мин бик бәхетле идем: ниһаять, хәзер һәр көн аның белән булачакмын. Үземне шулай дип тынычландырырга тырышсам да, таң алдыннан гына йоклап киткәнмен.
Иртән мин кемнеңдер утын ярган тавышына уянып киттем. Тиз генә киенеп ишегалдына чыксам, анда сөеклемнең әнисе утын яра. Кичәге буран өйгән кар көртен дә көрәгән, ишегалды ялт иткән. Тирләп-пешеп утын ярган бу хатынга шундый кызганып карадым, тизрәк барып, аңа ярдәм итәсе килде. Ә ул, көлеп, баш тартты... «Хәзер миңа унбиш минут вакыт җитә!» - ди. Эчемә ут каптымыни, йөгереп өйгә кердем һәм ярымачык каршы бүлмә ишегеннән мәхәббәтемнең әле дә булса рәхәтләнеп йоклап ятуын күрдем. Болай булгач, булмый инде бу, дигән уй баш миемне телеп үтте. Тиз-тиз хат яздым: аны яратып йөрүем чын булмаган икән, бик ялгышканмын... Ахырдан, аңлату сорап, артымнан килмәвен үтендем. Шуннан чыгып әнисе белән саубуллаштым да, гафу үтенеп, өйгә кайтып киттем. Качтым! Беркемне гаеплисем дә, аклыйсым да килмәде ул чакта. Үксеп-үксеп еладым да еладым. Үз әти-әнием гаҗәпкә калды. Әмма бу турыда мин беркемгә дә ачылып сөйләмәдем, син беренче кеше. Менә шул...
- Кызык, бик тә кызык булып китте әле... Шулай да күзләреңнән күренеп тора - күңелеңдә тынычлык юк синең.
- Кемнең күңелендә генә бар икән ул тынычлык?! Үкендем дип тә, үкенмәдем дип тә әйтә алмыйм. Тик, шулай да мәхәббәтсез тормыш мәхәббәтсез тормыш инде ул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: