Шәһри Казан

“Җәй уртасында суккандай кырау. Бу хисләр минем иң авыр сынау...”

Радиодан бу җыр яңгырый башласа, Фәния тавышны ачыбрак куя да, эшен дәвам итә. Ничәнче көн инде күлмәк тегү белән мәшгуль ул. Башта материалын таба алмады, аннары тиешле җеп эзләп тилмерде, ә хәзер матур бизәкләр төшерә.

Фәния янында еш булам: тоз, ипи, он сорап кергәндә ул гадәттәгечә шул җырга кушылып, моңланып утыра. Күршеләр булып яши башлаганыбызга ярты ел узгандыр, бер-беребез турында берни дә белмибез, хәл-әхвәлләр генә кызыксындыра. Икебез дә кырыкка җиткән тол хатын, сөйләшерлек сүзләр дә күп диюем, әмма сүзебез «сәлам», «сау бул»дан ерак китми.

Берсендә туган көненә чәйләп алырга чакырды ул мине. Бүләк сайлап мәшәкатьләнмәдем, яңа күлмәгенә бизәк, төймәләр алып кердем. Фәниянең шуңа сөенүләре!.. “Менә бу төймә зәңгәренә, монысы агына килешәчәк!” – дип бүлмәсенә кереп югалды. Анда да нидер сөйләнеп йөрүе миңа сәер тоелды.

Белүемчә, Фәния кияүгә чыкмаган хатын, балалары да юк ахры. Ләкин бүлмәдә кеше белән сөйләшкән кебек тавышлар миндә шул көнне үк сораулар уяткан иде инде. Табынга утырышкач, ул гадәте буенча радионы кушып җибәрде һәм теге җырны көтте.

– Фәния, бер җырны шулай күп тапкыр ничек тыңлый аласың син? – дигән соравымны әллә ишетмәде, әллә кыланды. «Хәзер куярга тиешләр», – дип тыпырчынды.

Көтелгән җырны тын да алмый тыңлап бетергәч, Фәниянең күзләрендә беренче тапкыр яшь тамчылары күрдем. Сорарга да кыен, серләр сөйләп утырырлык якын кешем дә түгел бит. Ләкин тыелып калмадым, күптәннән борчып килгән сорауны бирдем.

– Син бу җырда үзеңне табасың ахры, күрше?

– Үземне генә булса...

Ул чәенә кайнар су өстәп, каршыма килеп утырды. Шул көнне гел елмаеп йөри торган күршемнең күңелендә никадәр сагыш һәм елап та бетерә алмаслык күз яше яшеренгәнен аңладым...

Фәния урта хәлле гаиләдә туа. Кызларын югары уку йортына кертү ата-анага кыенга туры килә, шуңа алар Фәнияне тегүче һөнәрен үзләштерергә көллияткә урнаштыра. Кечкенәдән җырлап үскән, тормышын да шуның белән бәйләргә теләгән кызның хыялларын акчасызлык һәм югары дәрәҗәле туганнары булмавы җимерә. Башта шәһәр ыгы-зыгысына, аннары иптәшләренең үз-үзләрен тотышына, ә соңыннан тел сындырып урысча сөйләшүенә шул дәвердә ияләшә. Ышанычлы дусларын да тулай торакта таба кыз. Настя, Саша белән артык сөйләшеп тормаса, Дания исемле бүлмәдәше үзе кебек үк авылдан килгән гади кыз була. Аның белән егетләр янына кич чыгу, беренче тапкыр исерткеч эчемлекләр татып кару, төнге клубка йөрүне яшьлегенең бер мизгеле булып истә калды.

Фәниянең укуда да уңышы зурдан була: тегү осталыгын күреп, күп кенә заказлар да бирәләр үзенә. Көнен төнгә ялгап, студент елларын шулай гына уза кыз.

Ләкин йөрәккә кереп калганы, ә бәлки беркайчан да истән чыкмаячак вакыйга – беренче мәхәббәте – Динарны очраткач була. Хәер, алар очрашмыйлар. Ул вакытта интернетның нәрсә икәнен белгән яшьләр социаль челтәрдә танышу белән мавыга башлый. Фәниягә дә кичләрен егетләрдән сәлам хатлары килә. Баллы теле егетләр кызның күңеленә хуш килә, бер-икесе белән кичке шәһәрне дә әйләнеп кайталар. Әмма андый танышулар озакка бармый, егетләр икенче кыз тапса, Фәниягә дә башка егетләр «күз кыса».

Динар дигәне кызга очрашу тәкъдим итәргә ашыкмый. «Мин Татарстанда түгел, тиздән кайтам», - дип кызга өмет бирә. Ә Фәния аның җансыз фотосурәтләрен карап, егетнең матурлыгына соклануып дәвам итә. Үзе күзалдына аның белән беренче күрешүне, кулга-кул тотышу, ә бәлки үбешүне дә китерә. Егеткә карата хөрмәт хисе шул хәтле арта, янәшәсенә башкаларны китермәс дәрәҗәгә җитә. Серле егет турында Даниягә бер сүз дә әйтми. Вакыты җиткәч, барысын да сөйләрмен, дип ышандыра.

Ташкын хисләр бер ел дәвамында шул килеш сакланып кала. Динар Фәниягә почта аша матур бүләкләр җибәрә. Кызның тегәргә яратканын белгәч, вак төймәләр, бизәкләр дә сала. Ә кызга тулы бәхет өчен бүтән нәрсә кирәк булмый, билгеле. Көн-төн телефоннан күзен алмый, аннан хат көтә.

Реклама

Укуының соңгы елында Фәния сөйгәненә кулдан хат яза: «Быел укуымны тәмамлыйм. Шушы юнәлештә эшкә керәсем, бик күп күлмәкләр тегәсем килә. Янәшәмдә син җитмисең», - дигән сүзләр төшерә ул ак кәгазьгә. Ләкин өч ел сыналган хисләренә тагын бер зур сынау килеп төшә – егет шушы көннәрдә армия сафларына китәчәген хәбәр итә. Күзгә-күз карашып сөйләшмәгән, бер тапкыр да күрешмәгән килеш нидер өмет итеп яшәү кызга сәер тоела башлый. «Нигә әле мин ниндидер билгесез егетне көтеп яшәргә тиеш?» – дип башкалар белән аралашып карый, кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясыйлар үзенә, әмма Динар гына хәтереннән китми. Өстәвенә, мөмкинлеге булган саен сагыну хатларын юллый.

...Фәния шушы урында тукталып, радионы барып сүндерде. Яңадан чәй кайнатырга куйды. Аның җыелып килгән сүзләре дә күп, кайсыннан башларга белми иде күршем. Бу юлы инде яныма утырып, сөйләвен дәвам итте.

– Динарны армиядән көтеп алдым. Менә хезмәт итәр дә, минем яныма килер һәм без бәхетле гаилә корырбыз, дидем. Кайтырга санаулы көннәре калгач, ул хәбәрсез, эзсез югалды – бер кәлимә сүз дә язмады. Ул вакытта елауларым, үземне аны яратканым өчен күрә алмауларым, үз-үземә кул салырга теләүләрем – барысы да булды. Ләкин аның тормышта чын кеше булуына күңелем белән ышанып яшәдем. Аңа сүз белән дә хыянәт итмәдем.

Мөнәсәбәтебезгә болай нокта куерга теләмәгәнлектән, аның хатындагы адрес буенча юлга кузгалдым. Башкортстанның бик күп почмакларында Динарымны эзләдем. Фатирын таптым гына дигәндә, күршеләре аны Казанга күчеп китте дип, кулыма кәгазь тоттырды. Шул адрес буенча кире туган ягыма кайттым. Динар яши торган фатирның подъездына килгәч, бер ир-ат эндәшә: «Девушка, девушка», - ди. Карыйм: чем-кара чәчле, кара күзлек кигән егет елмаеп тора. Дөресрәге, инвалид коляскасында утырып тора.

– Сез адашмагансыздыр бит? – ди мөлаем гына.

– Миңа Динар исемле егет кирәк иде, дим тегеңә.

Ул шулвакыт миңа бер сүз дә эндәшми. Телефонына чумып, нидер эзләнә дә, миңа карап: «Сез шушы Динарны эзлисезме?» – дип сорый. Ул мизгелдә аның экранында сөйгән кешемнең фотосурәтен күрәм.

– Әйе, – дидем, никтер оялып.

– Әйдә, өемә узыйк, Фәния туташ, - дигән сүзеннән соң мин берара кузгала, сүз әйтә, хәтта уйлый да алмадым. Өч ел буе күңелемдә йөрткән егетне шушы кыяфәттә күрүемә, ә бигрәк тә танымый торуыма исем-акылым китте.

Аның өенә уздык. Бүлмәсе матур, миңа ошый торган бизәкләр белән ясалган. Минем бүләккә дип җибәргән кулъяулыгым да диварда эленеп тора. Динар чәй куеп, минем каршыма килде дә, калтыранган салкын кулларымнан кысып тотты:

– Мин сиңа сәламәт килеш кирәк идем, Фәния. Армиядән кайтуга синең яныңа ашкынасы кеше идем... Сүземә дә ышанмассың, туган якка – Башкортстанга кайтканда юл һәлакәтенә очрап, шушы хәлдә калдым. Бу рәвешле синең каршыңа ничек килеп басыйм да, интернеттагы Динар булып танышыйм ди инде?! – ул кулын йодрыклап өстәлгә дә сугып алды, ә күзен миннән алмады, сөйләде дә сөйләде. Ә мин ул вакытта аны тагын да көчлерәк яратканымны аңладым. Мин өч ел көткән кешем шушы егет кенә булырга мөмкин иде. Безнең мәхәббәткә бернинди киртә, ара, коляскасы да борчый алмый. Әмма мин аңа бу сүзләрне әйтер дәрәҗәдә түгел идем.

Фәния сәгатькә карады да, тиз генә бүлмәгә чыгып йөгерде. Баштагы кебек нидер сөйләшеп-көлешеп чыкканнан соң, миннән гафу сорады:

– Динарны ашатасым бар, күршем, берүк ачуланма инде. Соңгы арада хәле авыр, ашый алмый.

Фәния шулай чабулап ирен карап йөргәндә мин бер генә әйберне аңладым: хисләр – сынау булуына карамастан, адәм баласы чын-чынлап яратса, барысына да тешен кысып түзә икән. Сыналган мәхәббәт татлы була, дип әйтүләре дә дөрес икән...

Рәфидә Галимҗанова.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: