Шәһри Казан

Якташым Муса Җәлилне күргән

Казанда танылган драматург, язучы, публицист Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе булып узды. Мәктәп укучылары журналистика, драматургия һәм фәнни эш юнәлешәрендә көч сынаш­ты. Ике ай эчендә 700дән артык эш кабул ителгән. Казанның Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче татар кызлар гимназиясе хезмәткәрләре конференцияне оештыруга аеруча зур өлеш...

Казанда танылган драматург, язучы, публицист Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе булып узды. Мәктәп укучылары журналистика, драматургия һәм фәнни эш юнәлешәрендә көч сынаш­ты. Ике ай эчендә 700дән артык эш кабул ителгән. Казанның Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче татар кызлар гимназиясе хезмәткәрләре конференцияне оештыруга аеруча зур өлеш кертте. Мәрхүм Туфан Миңнуллинның мәктәптә укучы татар кызларын яңа иркен бинага күчерүгә, милли мәгарифне үстерүгә куйган тырышлыклары әйтеп бетергесез зур. «Журналистика» номинациясенә юлланган 300 эштән жюри әгъзалары иң уңышлы дип табылган 30ын сайлап алып, авторларын Казанга чакырды. Быел журналистика юнәлеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Җиңүчеләр өч яшь төркемендә ачыкланды. Җиңүчеләр язмаларының кайберләрен «Шәһри Казан» укучыларына да тәкъдим итәбез.
З аманында атаклы байлары, сәүдәгәрләре һәм шәкертләре белән даны ерак-еракларга таралган Кукмара районы Мәчкәрә авылында туып үскән Гаян Әхмәтшинны 18 яше тулгач, армиягә, ә аннан сугышка алалар. Аларның часте Воронеж өлкәсенең Кантимеров шәһәре тирәсендә чолганышта кала һәм немецларга әсирлеккә эләгә. Анда Гаян агага Муса Җәлилне күрү бәхете насыйп була.
1921 ел. Илдә корылык. Ачлыктан шешенгән балалар, олылар, картлар. Гаян Әхмәтшинның әтисе Гариф белән әнисе Рабига шушы елда никахлашалар. Ике елдан соң беренче балалары - Гаян дөньяга килә. Сабый чакның күңелгә иң уелып калган мизгелләре, билгеле, мәктәп елларына туры килгәндер.
- 1931 елда укырга кердем. Октябрятка алды­лар, аннан пионерга кердек. Пионерга керү җиңел булмады - имтихан биргән кебек, бик күп сорауга җавап бирергә кирәк иде. Пионер булу фәрештә булуга тиң сымаг­рак иде, - ди Гаян абый.
Өченче класска җиткәч, ул дәрестән соң мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләгән әтисе янына остаханәгә төшә. Әтисе үзенә аерым эш коралы бирә, хезмәткә өйрәтә.
- Өйдә үзебезнең кыру станогында шахмат, шашка кебек кирәк-ярак кырдырып ясый идем, - дип искә ала Гаян абый.
Яшел Үзәндәге фабрика-завод училищесен 1940 елда тәмамлап, Максим Горький исемендәге суднолар төзү заводына эшкә урнаша. Ләкин ачлы-туклы шәһәр тормышы күңелен төшерә: ул заводтан китеп, Кукмара районы Янил авылындагы МТСка эшкә урнаша. Авылга кайтса, Гаян абыйны шомлы хәбәр көтә: сугыш башланган.
Гаян абыйлар өчен иң авыр чор 1942 елның август айларыннан башлана. Чолганышта калган солдатларны немецлар «үлем чокыры» дип аталган «Миллерово» лагерена алып китә. Ул ачык һавада була, көнгә бер тапкыр 300 грамм янган солы бирәләр. Лагерьда үлүчеләр көннән-көн арта. Октябрь җитеп, көннәр суыткач, әсирләрне Германиядәге Мозбург шәһәре лагерена кү­­че­рәләр. Янәшәдә генә француз әсирләре лагере да була. Аларның тормышы бөтенләй башкача була, теннис, баскетбол уйныйлар, «Кызыл Хач» җәмгыяте аркылы хатлар, посылкалар алалар. Французларны Гаян абыйлар лагереннан өч метрлы биек чәнечкеле чыбык аерып торган. Безнекеләр шул чыбык өстеннән чыгып, французларның юынтык су чокырларына ташлаган ризыкларын җыйганнар, ә французлар аларга шаккатып, жәлләп карап торганнар.
1943 елның гыйнварыннан бу лагерьдан азчылык милләтләрне аерып ала башлыйлар. Аларны вагоннарга төяп, Польшага алып китәләр. Берничә лагерьда туктап алганнан соң, Едлино станциясендә төшеп, легион дигән җиргә килеп җитәләр.
- Тагын ниләр күрәсе бардыр, дип, иптәшләр белән сөйләшеп алабыз. Легионга кергәч, сафка тезделәр. Легион командиры рус телендә яхшы сөйләшүче, ак чәчле, алтмыш яшьтәге май­ор фон Зекендорф исемле немец иде. «Шушы көннән сез конвойсыз булачаксыз. Качып китәргә ниятләсәгез, сезне иң каты режимлы лагерьларга җибәрәчәкләр. Сез үзегезгә Идел-Урал дәүләте төзергә тиеш», - диде. Ашханәнең бер башында «Г» формасында эшләнгән бүлмәләр бар иде. Аның берсендә музыкантлар яшәде, икенчесе культ­бүлмә иде. Бу бүлмәдә татар тари­хын чагылдырган рәсемнәр, портретлар, төрле экспонат­лар, чабатага кадәр бар иде. Миңа да кайбер рәсемнәрне, экспонатларны агачтан, балчык­тан ясарга туры килде. Бу бүлмәгә Гаяз Исхакый, Шиһа­бетдин Мәрҗани, Шә­­фи Алмаз, Мирсәет Солтангалиев, татар революционерларының портретларын эшләп куй­дык. Бүлмәбез музыкантлар - артистлар белән күрше генә булгач, Рушат Хисаметдиновны, Гайнан Кормашны, Дим Алишевны яхшы хәтерлим. Алишевның моңлы җырлавы әле дә күңелдә саклана. Аның чын исеме Гарәф Фәхретдинов булган икән. Легионда да, әсирлектә дә күп­ләр икенче исем-фамилия белән йөрде. Чөнки әсир­лектә икәнлегеңне белсә­ләр, гаиләңне Себергә ку­алар, дигән сүз бар иде. Шул сәбәпле икенче исем-фамилия артына яшеренүчеләр күп булды, - ди Гаян Әхмәтшин.
Бервакыт әсирләргә легионның штаб алдын бизәү эшен йөклиләр. Шушы эш белән шөгыльләнгәндә, граждан­нар киеме кигән ике кеше һәм бер татар офицеры ки­леп туктый. Исәнләшеп, күрешеп чыгалар. Нәрсә эшләүләре белән кызыксыналар һәм штабка кереп китәләр.
- Алар Берлиннан, «Идел-Урал» комитетыннан булып чыкты. Берсе үзебезнең якта өлкән политрук, язучы булган, икенчесе дә шул ук комитеттан икән. Алар белән килгән татар офице­ры Радом шәһәреннән булган. Без­нең белән күрешкән кешенең берсе Муса Җәлил бул­ып чыкты. Тик ул икенче фамилия­дә - Гумеров булып йөргән. Легионда язу­чы барлыгын ишеткәнебез бар иде. Ул музыкантлар янына һәм безнең культбүлмәгә дә кереп чыкты. Берлиннан комитет пропагандистлары легионга еш киләләр һәм гражданнар киеменнән булалар иде, - ди Гаян абый.
Озак та үтми, легиондагы әсирләрне, шул исәптән Гаян абыйны Франциягә җибәрәләр. Алар анда Ле-пюи шә­һәренә килеп урнаша. Немецлар шәһәр халкына легионерлар белән аралашмаска куша. Алар кеше ашый торган монгол татарлары, дип куркытканнар.
1945 елның җәендә Франциягә Мәскәүдән Воробьев фамилияле проф­союз вәкиле килеп төшә. Аңа Франциядәге әсирләрне илгә кайтырга өндәү бурычы йөкләнгән була. Ул үз чыгышында: «Кайтыгыз! Сезне Сталин кичерде», - дип, аларны юатырга тырыша. Ниһаять, илгә кайту хәбәре дә килеп җитә. Әмма туган илдә аларны тагы да яманрак җәза - совет лагерьлары көтә. Суд ясап, 25 елга ирекләреннән мәхрүм итәләр һәм Себергә җибәрәләр.
Гаян аганы оста кулы, матур, игелекле күңеле коткарып кала. Башта ул урман кисү эшендә эшли, муеннан кар ерып, кул пычкысы белән урман кисәләр. Икенче лагерьга күчкәч, Гаян Әхмәтшинның балта остасы булуын белеп, аны столярлык будкасына эшкә җибәрәләр. Сынап карау өчен, конюшня йортына ишек ясарга кушалар. Ул ишекне шул ук көнне эшләп бетерә. Начальник бик ошата. «Син бу ишекне минем өйгә куй, өйнекен конюшня ишегенә ярак­лаштыр», - ди.
1953 елның мартында Сталинның үлүе турындагы хәбәр зонага да ишетелә. Һәр кешенең йөзендә өмет чаткысы барлыкка килә, 1955 елның 17 сентябрендә амнистия турында указ чыга.
- Мондый хәбәрне ишеткәч, аңсыз, хәрәкәтсез калган кебек булдык. Өйгә кайтыргамы яки, ераграк китеп, эш урынын башка җирдән сайларгамы, лагерьдан чыккан кеше итеп карамаслармы, дигән уйлар башта бутала башлады. Начальниклар миңа: «Шушында эшкә кал, фатир бирер­без, өйләнерсең», - дип тә әйтеп карадылар, әмма мин авылыма кай­тырга булдым, - дип сөйләде Гаян абый.
1957 елның маенда ул Зур Сәрдек кызы Сәвиягә өйләнә. 1959 елның февраль аенда беренче балалары Зөлфия туа. Шул елның җәендә Гаян абый үз көче белән йорт җиткерә. Анда бер-бер артлы Земфира белән Ринат дөньяга аваз сала.
Гаян абый, мәктәптә 30 ел хезмәт куеп, 1985 елда лаеклы ялга китә. Шул ук елны колхоз, Германиягә 40 мең уклау ясау өчен, килешү төзегән була, бу эшне оештыруны колхоз идарәсе Гаян абыйга йөкли. Мәктәптән киткәч, ямансуламас өчен, бу аңа зур юаныч була. Әлеге эш ике елга якын дәвам итә.
Заман олы шәхесләрне барлый... Гаян Әхмәтшин кебекләр онытылмый икән. Аларны онытырга хакыбыз юк! Гаян агага 82 яшь тулган көндә хөкүмәтебез аны «Бөек Җиңү» ордены белән бүләкли.
«Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр», - дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Соңгы елларда Гаян Әхмәтшинның тагын бер сәләте ачыла, үз башыннан үткәннәрен, гыйбрәтле язмышын безгә - яшь буынга җиткерергә алына. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына Гаян Әхмәтшинның «Гомерем мизгелләре» дип аталган документаль әсәре дөнья күрә.
Гаян Әхмәтшин бүген безнең арада юк инде. Ике ел элек ул 90 яшендә бакый дөньяга күчте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган бу көннәрдә әлеге язмам үз башыннан сугыш газапларын кичергән Гаян ага рухына дога булып ирешсен иде.
Алсу ХӘЛИЛОВА,
Кукмара районы «Иҗади үсеш һәм гуманитар
белем бирү үзәге»нең 9 нчы сыйныф укучысы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: