Шәһри Казан

Яла теле еланнан яман

Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.

Реклама

Көн караңгыланып бара иде инде. Рәзинәнең дустын төнгә каршы юл чатына чыгарып җибәрәсе килмәде. Ике дә уйлап тормыйча, бертуган энесе белән сөйләште. Фәнияне алып кайтырга ризалашты егет. Икенче көнне Фәния Рәзинәгә исән-имин кайтып җитүен хәбәр итте. Ә Рәзинә, эшкә урнашыр өчен, әңгәмәгә барырга җыенып йөри иде. Шулчак аңа энесенең йөргән кызыннан смс килеп төште. «Мин сине яхшы беләм. Башта таныштырып, аннары очрашып йөрүләрен теләгәнсеңдер инде. Бер дә юкка уйлап чыгармагансыңдыр әле. Авылга кайтыр өчен энеңнән кала башка транспорт беткән ди. Бүтән аңа дус кызларыңны тәкъдим итәсе булма!» Кинәт Рәзинәгә ток бәрдемени! Телсез калды, аяклары атламас булды, күзләренә яшь бәреп чыкты, уйлары буталды... Ул бит энесе Фәритнең йөргән кызы Зәлиягә бик ышана иде. Аралары да якын, дусларча иде кебек. Һәрвакыт бер-берсенә серләрен сөйләп, киңәшләшеп тордылар. Һәм менә, көтмә­гәндә, Зәлиянең пычрак атуын ул берничек тә аңлый алмады. Гарьләнде, хурланды. Әйе, Фәритне югалтудан курка Зәлия. Гел шикләнеп, аңа ышанмыйча, кызлар белән йөридер дип уйлап яши. Ә үзе аны бар нәрсәдән дә ныграк яратам дип тәкрарлый.
Смс арты смс яуды Рә­зинәгә. Зәлия төрле яклап һөҗүм итте. Булмаган хәл­ләрне булды, әй­телмәгән сүзләрне әйттең дип, тәмам теңкәсенә тиде. Адәм башын сүз бутый ди­ләр бит. Зәлиянең Фәрит белән һәр талашуында, һәр аңлашылмаучылыкта да гел Рәзинә гаепләнде. Аңламассың Зәлияне. Холыкмы, әллә көнләшүме, әллә инде хөрмәт итмәү идеме бу? Әле никахланмаган килеш бит. Тумаган тайның билен сындырып ята. Энесенең хатыны булып куйса, алга таба ничек гомер итәр­ләр болар?
Вакыт үтә торды. Зәлия туктарга уйламады да. «Кысыласың, арага керәсең», - дип, аның саен Рәзинәнең үзәгенә үтте. «Фә­ритне минем белән ничек аралашырга өйрә­тәсең», - дип канәгатьсезлек белдерде.
Фәрит тә Зәлияне үз урынына утырта алмады. Бер-берсен сөюләре көчлеме? Алай дисәң, ике ел ярым очрашып йө­рү­ләрендә мең талашып, мең кавыштылар инде үзләре. Елан төсле сырпаланулары, матур карашлары, тәмле теле белән Зәлия алдыра белә шул. Бал тамган телдән агу да тамар, диләр. Тамды! Әле агуның ниндие! Ә Рәзинә түзде, Аллаһның барын да тизрәк үз урынына куюын көтте ул. «Килен»нең смсларына ул инде җавап бирмәде, җаны җәрә­хәт­ләнгән, арыган һәм туйган иде.
Бер гөнаһсыз кешегә гаеп тагып, аны урынсызга гаепләү, яман сүзләр белән кешенең дәрәҗәсен төшерү, юк сүзләр белән аның исемен пычратуга яла ягу ди­ләр. Яла ягу Ислам динендә хәрам санала, чөнки тел пычактан үткен. Пычак ярасы төзәлер, тел ярасы тө­зәлмәс, диләр. «Дәлилең, белемең булмаган нәрсәгә иярмә, ягъни дәлилсез гамәл кылма, хө­кем дә итмә!» - ди Аллаһ «Бәни Исраил» сүрәсендә (36 нчы аять). Икенче бер аятендә: «Әй, мөэминнәр, әгәр бер явыз кеше сезгә хәбәр китерсә, ул хәбәрне тикшерегез, сездән бер кавемгә зарар ирешмәсен. Әгәр тикшермичә эш кылсагыз, үкенергә туры килүе бар», - диелә («Бүлмәләр» сүрәсе, 6 нчы аять). Яла ягу кешелек тарихының һәр дәверендә дә булган. Ләкин эшләгән усаллыклар беркемгә дә табыш булып кайтмый. Дөньялыкта булмаса, ахирәттә яла ягучылар үз җәзаларын алачак. Әмма ялгышларны бу дөньяда төзә­тәсе иде бит. Тәүбәгә килергә Зәлиягә дә әле соң түгел.
Рәзинә моны бик вакытлы аңлады. Ул бүген, елый-елый, Аллаһтан Зәлияне туры, хәерле юлга бастыруын, аңа иман һәм акыл ныклыгы бирүен сорый...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: