Шәһри Казан

Ясалмаган ялгыш адым

Әйе, шулай барыбыз өчен дә яхшы булачак. Шарфның бер башына калтыранган куллары белән элмәк ясарга кереште. Әллә инде бер туктамый күз яшьләре акканнан, әллә артык дулкынланудан төенне бәйли алмый озак кына азапланды ул. Шулвакыт кемдер ишек шакыды. Кем булыр?..

“Ник, ник соң син миңа агу алып кайтмыйсың? Яшисем килми”, – дип иренең күкрәген төеп үкси-үкси елады да, елады ул. Айнур Айсылуны ничек тынычландырырга да белмәде. Аптырагач, хатынын гарипләр арбасыннан күтәреп алды да, шашынып үбә башлады. Юк, югалтасы килми Айнурның Айсылуны. Ярата ул аны, тик ярдәм генә итә алмый. Табиб та шулай ди бит. 

...Аяклары йөрмәс булгач, соңгы вакытта еш кына үлем, үз-үзенә кул салу турында уйлана башлады Айсылу. Яшәп ни файда? Ул шундый булгач ире тулы канлы тормыш белән яши алмый. Әти-әнисе, туганнары һәрвакыт кызгана, аларга да гел борчу-мәшәкать тудырасы килми аның. Әйе, төрле яклап уйлап карады да, һәркем өчен шулай яхшы булачак дигән фикергә килде.

Һәр көнне иртән тәрәзәгә карап, йөри алмаган аякларын күрә алмас дәрәҗәгә җитеп, кыйналып елый ул. Ник шулай булды соң? Ник ул утыз яше дә тулмаган килеш гарипләр арбасына калды. Артык көч куеп, күтәрә алмас авыр эшләрне дә эшләргә тырышты шул. Бала чактан гаиләдә ир бала булмау да үзенекен итте бугай. Айсылу ун-унике яшьләрдә өлкәнрәк апаларына ияреп киерелеп бакчада, болында печән чаба иде, көче җитсә-җитмәсә дә чүмәлә куешты, эскерт өеште, барлык бакча эшләрендә дә зурлар белән беррәттән эшли иде. Әле менә  уйлап утыра: бәрәңге алган вакытларда ник ул капчыкка дүртәр чиләк салып күтәрде икән? Ник аны олыраклар туктата белмәде икән? Капчыклы бәрәңгене бакчаның бер башыннан икенче башына кадәр илтеп куешлы, аннары ишегалдындагы базга да салырга кирәк бит әле.

Алар яши торган урында язлы-көзле ташу суы чыкканлыктан, яз җиттеме, баздагы бар әйберне иртә яздан кире сарайга чыгаралар иде. Яз-көз су кергәч, баз да тиз ишелә, шунлыктан Айсылу апаларына ияреп ел саен яңа баз казу эшләрендә дә катнашты. Әле санап утыра да, өч апасы белән алар иске кар базларын күмеп, җиде яңа баз казыганнар икән. Айсылу да, апалары да бер эшне дә көч җитми дип тормады шул. Әтиләре иртән эшкә киткәндә кушып калдырганны кичкә кызлар эшләп куерга күнеккән иде.

Балачак эш белән үтсә дә, бик бәхетле балалар булып үстеләр алар. Әтиләре аракы, тәмәке дигән әйберләрне беркайчан да авызына алмады. Әниләре дә, әбиләре дә һәр эшкә, аш-суга оста булды. Кызларын да шулай өйрәтергә тырышты алар.

...Айсылу балачакның матур мизгелләренә бирелеп утырган арада ишегалдында тавыкларның пырхылдашып бакча буйлап йөгерешүләренә сискәнеп китте. Ах, итте ул. Сәламәт чагындагыча, урыныннан сикереп тормакчы булып, талпынып алды. Тик аяклар гына тыңламады, әйтерсең лә алар бөтенләй юк. Күршеләренең эте бәйдән ычкынып ишегалдына кергән икән. Тавыкларның кайсы кая качып бетте. Ә менә кечкенә чебиләре белән тавык сарайга кереп кача алмады. Чебешләрен саклап, эткә каршы торырга маташты, мескен. Айсылуның өй эчендә тәрәзәдән ачыргаланып кычкыруына карамастан, эт ана тавыкны буып алып китте. Эт бераздан табыш булган урынга тагын әйләнеп килде, чебешләрне берәм-берәм тотып, каядыр ташып бетерде.

Айнур эштән кайтканда, чарасызлыктан гаҗиз булып, Айсылуның йөзе елаудан шешенеп беткән иде. Мондый хәлләр күп булды әле, Айсылу башкаларны борчырга теләмичә, үзе генә өйдәге эшләрне башкарырга теләп, берничә тапкыр егылды да, кайнаган чәйнекне ялгыш үз өстенә коя язып калуы да күп булды... Кирәк чакта ярдәм итә алмау, аның йөрәгенә меңәрләгән энә кадалуга тиң иде.

Тормыш матур, инде дөньялары да җайланып килә иде югыйсә, тик моңа кадәр әз-әзләп кенә авыртып йөргән бил тирәсе, соңгы бер ел эчендә түзә алмаслык авыртуларга күчеп, аякларын йөрмәс итте. Район табиблары тәкъдим иткән авыртуны вакытлыча гына басып торган дарулары бөтенләй дә ярдәм итми башлады. Көн-төн әрнешү, сызлану... һәм алар Айсылуның яшәү теләген калдырмый. 

Тагын бер төн сызланулар белән үтеп китте, таң атты. Айсылу торып даруларын эчте. Димәк, авырту тагын беразга гына басылып торачак. Айнур эшкә, улы укырга китте. Айсылу алар артыннан ишекне эчтән бикләп калды. Аш бүлмәсендә савыт-сабаларны юып куйды, коймак пешерде, төшке ашка шулпа әзерләде. Билдән аска таба аяклар бер нәрсә сизмәсә дә сызлый иде. Әлеге авыртуны Айсылу нинди авырту белән дә чагыштыра алмый. Дөрес, кай җирең авыртса да читен. Әмма бу сызлануларның чиге булмас кебек тоела иде аңа. Әйтерсең лә аяклар туңган да, җылы бүлмәгә кергәч әрнешәләр. Аларны куяр урын табарлык түгел...

Ул авырлык белән генә арбасын йокы бүлмәсенә таба этте. Алгы бүлмәдән үткәндә шкаф читеннән асылынып торган үзенең яратып бәйли торган чуклы зәңгәр шарфына күзе төште. Әллә соң... Ишек төбенә сөяп куйган култык таяклары белән шарфны бер читеннән урап тиз генә тартып алды ул. Кайчандыр яратып бәйләгән шарфын бераз күкрәгенә кысып торды, шуның белән тиз генә күз яшьләрен сөртеп алды. Шарфтан Айнуры бүләк иткән тәмле хушбуй исе килә иде.

Әйе, шулай барыбыз өчен дә яхшы булачак. Шарфның бер башына калтыранган куллары белән элмәк ясарга кереште. Әллә инде бер туктамый күз яшьләре акканнан, әллә артык дулкынланудан төенне бәйли алмый озак кына азапланды ул. Шулвакыт кемдер ишек шакыды. Кем булыр? Төшке ашка әле иртәрәк, улы Азатның әле дәресләре бар. Айсылу үзенең башлаган “эшен” ташлап ишеккә килде.

– Әнием, ач! Бу мин! Ике дәрес булмады, – диде ишекнең теге ягыннан улының шатлыклы тавышы. 

Реклама

Айсылу айнып киткәндәй булды. Күз яшьләрен сөртеп, бераз тынычланырга тырышты.

– Хәзер ачам, улым! Хәзер балам, – диеп Айсылу ниндидер кырын эштә тотылган гаепле кеше кебек ишек йозагын ачты. Һәрвакыттагыча, кайтып кереп, улы аны кочаклап алды, битләреннән үпте, үзенең дә ике битен берәм-берәм куеп әнисеннән үптерде. 

– Әнием, син мин ярата торган коймакны пешергәнсең бугай? Бөтен өйдә тәмле коймак исе таралган, – диде ул портфелен идәнгә куеп. Үзе тиз генә өс киемнәрен салып элеп куйды да кулларын юарга ванна бүлмәсенә кереп китте. Ишектән кире яртылаш башын тыкты да, – Хәзер чәй эчкәндә, мин сиңа бер әйбер сөйлим, серемне әйтәм, әнием.

Айсылу зәңгәр чуклы шарфтан никтер җирәнеп куйды. Ул аны ничек кирәк алай төргәләде дә үзе утырган арбаның артына тыгып куйды. Бу мизгелдә аңа оят иде, әйтеп бетермәслек авыр тойгы басты. Ничек шулай уйлады ул, нинди төзәтә алмаслык адым ясый язды, ә улы кайтып кермәгән булса?! Азаты бит әле өченче сыйныфта гына укый, ул ишекне ачып кергән булса?... Мине шул халәттә күргән булса?... Йә, Раббым! Айсылуның аяклары гына түгел, җаны сызлады, уйлаган уеннан башлары әйләнде. Ана назыннан мәхрүм булып, үзе үк ятим итә язган сабыен уйлап акылдан шашар дәрәҗәгә җитте.

Кулларын юып чыккан Азат та әнисенең бераз сәеррәк кебек күренгәнен сизде. Шулай да, сабый күңеле әнисенең бер туктамый бите буйлап аккан күз яшьләрен, шул сызлануындадыр дип аңлады. Әнисен артык борчымаска тырышып, үзе тиз генә аш бүлеп алды, әнисенә дә чәй дә ясап куйды. 

– Әнием, авыртамы? Син елама инде, түз, – диде ул.– Бүген беләсеңме, бездән укытучы апа үскәч, кем булачаксыз, дип сорады. Без сочинение дә яздык. Әнием, беләсеңме, мин үскәч, врач булачакмын. Шулай дип яздым да. Менә күрерсең, мин синең аякларыңны терелтәчәкмен. Син аякларыңда йөргәндә шундый рәхәт иде бит! Син еламый идең. 

Азат шулай хыялларына бирелеп, яратып ашады, коймак белән озаклап, тәмле итеп чәй эчте. 

– Их, әнием, ярый әле син бар! Мин бит сине шундый, шундый итеп яратам, син әле үзең дә белмисеңдер, – диде дә сабыйлыгы белән әнисен кысып кочаклап үпте, җыелып кына алдына менеп тә утырды. Айсылу улын кысып кочаклады. Чәчләрен калтыраган бармаклары белән аралый-аралый, битләреннән үпте. “Нинди юләр мин, юләр...” дип уйлады ул.

– Ярый әле улым, син бар, – дип кабатлап эчтән үксеп елый иде ул. – Әйе, улым, яшәргә кирәк, бернигә карамастан, яшәргә кирәк.

Ана белән бала бер-берсен шулай яратып бераз утыргач, Азат тагын үзенең табиб булачагын, мәктәпне бетерергә дә “бары тик җиде генә ел калып баруын” исенә төшерде. 

– Мин мәктәпне бетергәндә, инде зур булачакмын, мин сине күтәреп кенә йөртәчәкмен, – диде ул. 

...Бу көннән соң бик күп сулар акты. Айсылулар яшәгән урамга чит төбәктән яхшы, белемле табиб гаиләсе килеп төпләнде. Табиблар күршеләре Айсылу һәм Айнур белән танышканның икенче көнендә үк яшь хатынга төгәл диагноз куя алды һәм кичекмәстән операция ясатырга кирәклеген әйтеп, таныш-белеш табибларына телефон аша чыктылар. Айсылу бер ел дигәндә умыртка баганасына операция ясатып, аягына басты. 

Ә улы Азат чынлап та, унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, табиб һөнәре алырга дип медицина университетына юл алды. Айсылу ышана, аның улы - кечкенә Азаты, укып чыгып, киләчәктә бик күп авыруларга ярдәм итәчәк әле.

Индира СӘЙФУЛЛИНА
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: