Шәһри Казан

ЯШИ ГЕНӘ БАШЛЫЙМ ДИГӘНДӘ...

«Үз аягында йөреп торган, дәртләнеп яши генә башлаган бала иде бит ул» - октябрьнең беренче атнасында 17 яшьлек кызын җир куенына салган ана бүген шулай дип өзгәләнә. Алинәне (урыны оҗмахта булсын!) азмы-күпме белгәннәрнең дә башында шул уй. Кичә генә кояш кебек балкып, яшьлек нуры чәчеп торган кызның бүген инде исәннәр...

Реклама

7 нче сыйныфта укыганда, Арча районы Югары Мәтәскә авылында яшәүче Алинә Газизова, велосипедтан егылып, аягын авырттыра. Җәен булган вакыйга үзен ноябрь ахыры-декабрь башында белдерә, чир килеп чыга. Табибтан табибка йөри, анализлар тапшыра торгач, кызга «хронический остеомиелит левой седалищной кости, головки левой бедренной кости» дигән диагноз куялар. Бернинди операция дә кирәкми, авыру акрынлап үзе юкка чыгачак, дип ышандыралар Газизовларны. Табиб киңәшләрен тоту нәтиҗәсез калмый: 8-9 нчы сыйныфларны өйдә укыган Алинә 10 нчы сыйныфка мәктәпкә үз аякларында бара. Култык таягы да, аякка басарга ярамаган чаклар да артта калды, төзәлү чоры уңышлы гына узды, хәзер тулы канлы тормыш белән яши башласаң да була, дип куана кыз да, якыннары да.
11 нче сыйныфны тәмамлагач, Алинә КИТТУ-КДТУның икътисад бүлегенә укырга керә. Укып бетереп, эшли башлагач, күп итеп акча туплыйм да, энем Данисны армиядән алып калам, дип йөргән кызның самими хыялы, ни кызганыч, күктә эленеп кала.
Сентябрь ахырларында Алинә тезе авыртуга зарлана башлый. Әнисе Сүрия апа хастаханәгә барып тикшеренергә куша. Кыз шулай эшли дә. Авырткан аякны Республика клиника хастаханәсендә рентгенга төшерәләр. Дәвалаучы табиб дарулар, аякка массаж, вибрация - гадәттә ала торган дәвалану курсы язып бирә. Шул кәгазьне тотып, Алинә студентлар сырхауханәсенә бара. «Әни, яхшы якка үзгәреш бар», - дип шалтырата кыз, беренче тапкыр массаждан чыккач. Икенче көнне Алинә сырхауханәдән елап кайта. Табиб кәгазендә язылмаган булса да, кызның аркасына да массаж ясыйлар. Алинә әнисенә, сынымны җыя алмыйм, бөтен гәүдәм сызлый, дип шалтырата.
Сүрия апа кызны дәвалаучы табиб белән сөйләшә. Алинәне икенче атна башында хастаханәгә салырга килешәләр. Көннән-көн хәле начарлана баруын күреп, Газизовларның туганнары (Алинә Казанда шуларда фатирда торган. - Авт.) ашыгыч ярдәм чакырталар. Кичке 9.30да чакырткан ашыгыч ярдәм төнге бердә генә килеп җитә. «Ул вакытта бөкеләр булмыйдыр бит инде? Дүрт сәгатькә якын нәрсә эшләгәннәр соң алар?» - дип аптырый Сүрия апа. Хастаханәләр дә яңа авыруны кабул итәргә ашкынып тормый: безнең авыру түгел бу, дип, икесе кире бора. Иртәнге дүртенче яртыда кызны, ниһаять, травматология үзәгенә китерәләр. «Упала у сестры дома, ушиб» дигән диагноз белән керә Алинә хастаханәгә.
Иртәнге 7 тулганда кызның әтисе белән әнисе дә килеп җитә. «Сызлана инде балам. Авыртуны баса торган уколның да ярдәме тимәде. Табиб кайчан карый, дип барып әйттем. Әле приемда ул, эше беткәч, үзе килер, диде шәфкать туташы. Кызым белән караватны зыр әйләндек. Ятып карый, басып карый, урындыкка утырып, башын караватка куеп карый. Нишләп йоклый алмыйм икән соң мин, бөтен эчем яна, дип өзгәләнә инде балам. Тагын шәфкать туташы янына бардым. Табибны чакыра алмыйм, диде. Алинә белән бәдрәфкә бардык. Кайтканда идәнгә камыр кебек җәелде дә төште, гәүдәсен тота алмый. Бөтен аяклары, иреннәре зәңгәрләнә башлаган иде инде. Елый-елый тагын табибка йөгердем, үләбез бит инде, карыйсызмы сез, юкмы, дидем», - дип әрнеп сөйли Сүрия апа. Көндезге беренче киткәндә, кыз хастаханәгә кереп, сигез сәгать узгач, ниһаять, табиблар килә. Ананы билгесезлектә калдырып, баласын реанимациягә алып кереп китәләр. Бераздан табиб чыгып, кызның хәле авыр, аппаратка тоташтырдык, дип әйтә. Сәгать алтыда, хәле ярыйсы әле», дип хәбәр итәләр. Тик Алинәнең гомере беткән була шул инде. 18.30да анага коточкыч хәбәрне җиткерәләр: кызын коткарып кала алмаганнар. Прокуратурага җибәрелгән кәгазьләр буенча, кызның йөрәге 12.45тә үк туктаган булган.
Газизовлар күпме генә карышсалар да, Алинәне барыбер яралар. Чөнки закон шулай куша. Хастаханәдә «тромбоэмболия» дигән диагноз куелса да, моргта моны расламыйлар. Сүрия апа белән Даниял абый һаман билгесезлектә. Кызыгызның нәрсәдән үлгәнен беләсегез килсә, берәр айдан килеп карагыз, дип әйтәләр аларга. Сүрия апа, аркага ясалган массажның да зыяны булмадымы икән, ди. Шок та булырга мөмкин, дип фаразлыйлар икән. «Эх, табиблар үз эшләренә бу кадәр үк битараф карамаса...» - дип уфтана Газизовлар.
«Һәр ана табибны гаепли»
Күңелемне борчыган сорауларга җавап алырга теләп, Республика клиника хастаханәсенең травматология үзәгенә барганда, «кочак җәеп» каршы алырлар дип уйлаган идем. Шулай булды да. Медицина буенча баш табиб урынбасары Сергей Валерьевич Кривошапко башта хастаханәнең матбугат үзәге белән элемтәгә кермәгән өчен пешекләп алды. Матбугат сәркатибенең отпускта икәнен белгәч, икенче урынбасар янына юллады. Раиса Петровна Гуслякова минем янга үзе чыгып вакланып тормады, бер ярдәмчесен генә җибәргән, махсус минем өчен «бүләк» тә бирергә онытмаган. Баш табиб урынбасарының ярдәмчесе борын төбемә «бүләгем»не - федераль законны китереп терәде. «Табиб сере» турындагы маддәсен ачып, укып чыгарга да иренмәде.
Соравымның табиб серенә бөтенләй катнашы юклыгын, хастаханәдә ни рәвешле ярдәм күрсәтелергә тиешлеген генә беләсем килүен кат-кат аңлата торгач, Раиса Гуслякова янына керергә рөхсәт бирделәр тагын. Тик урынбасар авыз ачып сүз әйткәнемне дә көтеп тормады, ишеккә генә күрсәтте. Баш табиб та урынында булмады.
Министрлык аша хастаханәгә рәсми сорау бирү дә мөмкин эш түгел икән. Дөресрәге, минем моңа хокукым юк. Вафат булган кызның әти-әнисе гариза язса, табибларның битарафлыгын дәлилләр белән ныгытса, йомгакны сүтә башлап карарга мөмкиннәр әле. «Баласын югалткан һәр ана шулай ди инде ул. Ә дәлилләре юк. Бездә хәзер тикшерелергә тиешле 10 мең гариза ята, шуның 30 проценты - аноним», - диде Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.
Ә Газизовлар табибларның карарын көтә. Судлашып йөрергә теләкләре юк аларның. Вакытсыз өзелгән гомерне барыбер кайтарып булмаячак бит.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: