Шәһри Казан

Яшьли өзелгән гомер

Аны төштән соң җирләделәр... Җылы нурларын сибүче якты кояшның әкрен генә түбән төшеп баеп барышы иде. Аның әкеренләп югалуы сүнеп баручы кеше гомерен хәтерләтте.

Гөлфия гөлчәчәктәй гүзәл кыз иде. Әти-әнисе, туганнары яратып туймады үзен. Чибәрлектән тыш, ул гади, эшчән, бик инсафлы да булып үсте. Әлбәттә, шундый акыллы кызны күпләр үрнәк итеп куялар иде. Олылар аңа соклана, яшьләр аңа охшарга тырыша, егетләр гашыйк булалар.
Тормыш корганда да ялгышмады кыз. Якыннарының әйткән киңәшләренә колак салып, булачак ирен һәрьяклап сынады, нәсел-нәсәбен тикшерде. Ире Асаф эчми, тартмый, кызу кеше түгел. Бердәнбер кимчелеге - тотлыга иде. Хәер, чынлап сөйгән кеше өчен нәрсә соң ул тотлыгу?! Гөлфияне нык куандырганы иренең аның өчен утка-суга керергә әзер торуы булды.
Беренче уллары туган көнне исенә төшерсә, Гөлфия ирексездән елмаеп куя иде. Балага авырыйм, дип әйтүе булды, бичара Азат тораташтай катып калды. Аннан, ашыгып, машина эзләргә чыгып чапты. Бөтен халык эштә, урамда бала-чага да карт-коры. Асаф машина эзләп йөргән арада, Гөлфия, күрше карчыгы ярдәмендә, сабыен дөньяга китерде. Ире ашыгып кайтып кергәч, хатыны кулындагы баланы күреп, һушын җуя язды. Шатлыгыннан, авызы колагына җитте. Әле аның курыкмыйча, баланы кулына алырга өйрәнгәнен күрсәгез! Үзенең кулында нинди хәзинә икәнен аңлап, кадерләп, һәр буш минутын улы янында үткәрергә тырышты ир. Гөлфия бик бәхетле иде. Шуңа күрә, курыкмыйча тагын ике кыз бала алып кайтты. Тәгәрәшеп үсте сабыйлары. Кечкенәләре балалар бакчасына йөргәндә, олы уллары Рифат беренче сыйныфка укырга керде.
Шундый көннәрнең берсендә авылга яшен тизлеге белән хәбәр таралды: Гөлфияне үтергәннәр! Ышаныргамы, юкмы бу хәбәргә? Ничек үлсен инде шундый яшь хатын?! Ә хәбәр чын иде. Язгы ачы җилләргә ияреп, ул бөтен өйләрне әйләнеп чыкты.
Унбиш чакрымлы юлны үтеп, авылына кайткан чакта юлында очраган ике вәхши тарафыннан гомере өзелә яшь хатынның. Аның ир хатыны, өч нәни бала анасы булуы да куркытмый ерткычларны. Палачлар аның күзләрен чокып чыгарып, колак һәм борынын кисүдән дә тартынмыйлар, иң соңыннан буып үтерәләр. Аннан аккан кып-кызыл кан сабыйларына бүләк итеп алынган йомшак ак аю баласын кызылга манган.
«Әнием, үлмә, тор инде», - дип өзгәләнүче 7 яшьлек Рифатны кочаклап, Асаф елый. Алар бүген иң якын кешеләрен югалттылар. Гомергә... Мәңгегә...
Әнкәләрен соңгы юлга озатырга дип өйдән алып чыгып киткәнне күрмәсеннәр өчен, өч баланы да күрше Әминә абыстайга кертеп куйдылар. Кеше күрмәгәндә качып чыккан нәни Рифат: «Алып китмәгез әнине, калдырыгыз!» - дип, юлга ятып елап калды...
2008 елның гади бер көне нинди матур гаиләне җимерде, балаларны ятим итте.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: