Шәһри Казан

Яшьләргә буылып үткән гомер

«Алга килми белеп булмый, башлар ни күрәчәген», дигәннәре нәкъ Гөлсирәгә төбәп әйтелгән диярсең. Балачактан бәхетсезлек сагалый аны. Ул 13 яшендә чакта әнисе өермә эчендә калып, юләрләнә. Авылдашлары аның гәүдәсен коедан табып алалар. Кызга үги ана тәрбиясендә үсәргә туры килә.

Реклама

Мәктәптән соң Гөлсирә Казанга һөнәр училищесына юл тота. Үзе кебек укырга килгән кызлар белән дә тиз дуслаша ул. Арадан берсе, армиядән кунакка кайткан абыйсы белән таныштырырга, дип, аны үзләренә алып кайта. Рафисны башка кыз озатып калган була югыйсә. Кунак кыз әниләренең күңеленә хуш килгәнгәме, Рафис яшьлек мәхәббәте янына бармый башлый. Егет армиядән кайтуга, яшь пар кавышып та куя. Алда икесе өчен дә якты офык кына балкып торыр кебек тоела аларга. Бер-бер артлы дөньяга килгән ике кызларына Гөлүсә белән Илүсә исеме кушалар. Гөлсирә иртәдән кичкә кадәр эшләгәнлектән, балалар дәү әниләре тәрбиясендә үсә. Тора-бара каенана белән килен арасында ызгышлар чыккалый башлый. Ун ел яшәгән парның арасы суына, Гөлсирә туган авылына китеп бара. 10 һәм 8 яшьлек кыз балаларга ана назына төренеп үсәргә язмаган икән. Күпме генә килеп үтенсә дә, ананы балалары белән күрештермиләр. Кызлар әниләре китергән күчтәнәчләрне ашамый, киемнәрне кими. Гөлсирә, кечкенәсен генә булса да үзенә алу теләге белән, суд юлын да таптап карый, әмма балаларны бер-берсеннән аермыйлар. Ана кеше аларны күрергә килгән саен, елый-елый кире кайтып китә. Күз яшьләренә буылып күпме йокысыз төннәр үткәрә ул. Авыл сәхнәсендә Гөлүсәнең әниләргә багышлап җырлаган җырын тыңлаган кешеләр еламый калмый.
Кемнеңдер бәхетсезлеге бу тормышта кемгәдер бәхет тә китерә. Рафисны яшь чакта армиягә озаткан сөйгәне өч баласы белән ялгыз калганнан соң, алар язмышларын бергә бәйләргә уйлый. Тормышларының иң авыр мәлләрендә бер-берсенә терәк булып яшәп китә алар. Үги ана кызларга ничек кенә яхшы булырга тырышса да, әни кешенең җылы сүзләре белән ягымлы карашын берни дә алыштыра алмый шул. Биш бала янына тагын бер кыз бала алып кайта алар. Гөлсирә дә күрше авыл кешесенә кияүгә чыгып кыз таба. Әмма ун ел чамасы яшәгәннән соң, аның сыңар канаты кабат сына. Ире фаҗигале төстә үлә. Хәсрәт уты йотып йөргән ана кызларының Казанга укырга керүләрен ишетеп, аларны эзләп таба. «Ничек каршы алырлар икән?» - дип курка-курка тулай торак бүлмәсенә аяк баса ул. Гөлүсәнең үзенә карата шундый итагатьле булуына гаҗәпләнеп тә куя ана. «Авылга яныгызга килгәндә өйдә булсагыз, карават астыннан да чыкмый идегез бит. Шул чагында миңа ничек авыр булганын аңласагыз икән сез» - дип, аларның балачакларын да искә төшереп ала. Гөлүсә белән Илүсәне авылга үзләренә кайтып килергә дә чакырып китә ул.
Ә инде кызлар әниләре белән аралаша башлаганнан соң, авылдашлары да, туганнары да аларга аптырап карый. «Мин әнине бик яхшы аңлыйм. Гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр. Ул болай да бәхетсез бит инде. Шуңа күрә без аны гафу иттек. Җәннәт әниләрнең аяк астында, диләр бит. Үзебезгә андый тормыш теләмим», - ди Гөлүсә.
Кызлар икесе дә, югары белем алып, дәрәҗәле урыннарга эшкә урнаша.
Иң кыен хәлләрнең берсе алда тагын көтеп торган икән әле. Илүсә кияүгә чыккач, үги ана аңа туйга үз әнисен чакырырга рөхсәт итми. Гөлсирә үзенең хисләрен кызына шигырь юллары белән язып җибәрә.
Гөлүсә кечкенә сеңелләренең икесен дә һәр җәй саен шәһәргә чакырып кунак итә. Аларның туганлык хисен белеп-тоеп үсүләрен тели ул.
Әлеге язмада беркемне дә гаепләргә җыенмыйм. Бары тик үз башыннан кичергәннәр генә аңлый ул хәлләрне. Ни әйтсәң дә, бу дөньяда язмышлардан узмыш юк ул.
(Язма герое үтенече белән, шәхси газеталарга күчереп бастырырга рөхсәт ителми.)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: