Реклама
Кызым Альмираның 36 яшендә гомере өзелде. Гарип улы калды. Әтисе белән яши. Без дә бергәләп баланы карашабыз. Кызыма багышлап бәет яздым.
Матур итеп яшәгәндә,
Канатларым каердың,
И Аллаһым, нигә генә
Газиз кызымнан аердың.
Бүген кызым төшләремә кердең,
Бер ялгызың утырып торасың.
Кулларыңнан тотып торгыздым,
Күзем ачсам, тагын юк булдың.
5 нче май туган көнең синең -
50 яшь тулды дип куаныр идең.
Туган-тумачаны, якыннарны сыйлап,
Күңелләрен күреп юаныр идең.
Бу шигырем дога булып барсын,
50 яшеңә бүләк шул булсын;
Улың белән бергә без догада,
Рухың, балам, берүк шат булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз