Шәһри Казан

Язмышларга язылса...(дәвамы)

Менә Зөлфиянең дә әни булыр вакытлары якынлаша. Көзгегә күз салып, шактый түгәрәкләнеп килгән корсагын сыйпап бәләкәче белән гәпләшеп алырга ярата ул.

Язманың башы: http://shahrikazan.ru/index.php/news/%D3%99y-yazmyish/yazmyshlarga-yazylsa

Бүген ул шифаханәгә УЗИга күренергә бара. И-и шул УЗИ дигәннәреннән бик курка инде Зөлфия, шул нәни баласының йөрәк тибешен тыңлаткан мәлдә генә рәхәт итеп сулыш алып куя.

Башка вакыт УЗИга барыр алдыннан гел ире Зөлфәткә шалтыра иде. Ә бу юлы Зөлфия нигәдер җәяү генә барырга карар кылды. Иренең дә эше күптер, аптыратып тормыйм, саф һава сулап кайту комаучау итмәс дип уйлады.
УЗИдан бик канатланып, монитордан аяк-кулларын селкетеп яткан нәни кызын күрү шатлыгыннан кызу-кызу автобус тукталышына барган Зөлфия кинәт абынып китеп егылды. Ярый әле җайлап кына егылдым дип уйларга өлгермәде, янәшәдән генә барган бер ир йөкле хатынга ярдәм итү өчен кулын сузды. Зөлфия баласының дөп-дөп итеп типкәнен тойды, үзен, баласын тынычландырып әкрен генә тукталышка таба атлады.

Ире Зөлфәтнең эштән кайтыр вакыты якынлаша. Әле Зөлфия урыннан торып аңа берни әзерләмәгән. УЗИдан өйгә кайтуга, эченең авыртуына түзә алмыйча урынына барып яткан иде. Шуннан бирле башын да күтәрмичә ята. Үзенең нарасый баласы өчен бик борчыла Зөлфия. Егылып зыян китермәдем микән, Зөлфәткә бүгенге хәлне сөйләсәм ачуланмасмы дип уйлана.
Төнлә эченең авыртуына түзә алмаган Зөлфия тизрәк таң атуын көтте. Бик каты авырса да аның янәшәсендә тәмләп йоклап яткан ирен уятырга кызганды.

Иртә белән уянуга Зөлфәте сөйгәненең кәефе юклыгын сизенсә дә, хатыны бар да яхшы дигәч эшкә кузгалды. Ә Зөлфия тиз генә такси чакыртып кире шифаханәгә юл алды.
Табибә аны бик җентекләп карагач, янәдән УЗИ узарга тәкьдим итте. Зөлфиянең йөрәге кинәт кысып куйды, ул теләр-теләмәс кенә каршы якта урнашкан бүлмәгә кереп китте...

УЗИ үткәннән соң, бераз көтәргә кушып табиб бүлмәсеннән чыгып китте. “Йә, Ходам, баламның хәлен дә сорарга өлгерми калдым, типкәнен дә тоймыйм, исәнме икән”, – дигән куркыныч уйдан хатынның янә йөрәге кысып куйды. Ишек ачылып китеп, аннан табибә кыз күренде.
– Зөлфия ханым безгә тиз арада сезне бәбиләтергә кирәк. Без табиблар белән киңәшләштек тә, сезгә кесарево ясарга булдык. Бик кызганыч, балагызнын сәламәтлегендә үзгәрешләр бар. Аңа кадәр ирегез, якыннарыгыз белән сөйләшеп, хәбәрегезне җиткерә аласыз.
– Йә, Аллам, әле бит сабыема дөньяга килергә иртәрәк. Зинһар әйтегез барысы да тәртиптәме? Сәламәтлегендә нинди үзгәрешләр, доктор? – дип еламсырап җибәрде булачак ана.
– Зинһар борчылмагыз, сезгә хәзер тынычланырга кирәк. Әлегә без берни дә әйтә алмыйбыз, балагыз тугач күз күрер, бар да яхшы булсын, - диде дә табибә Зөлфиягә әзерләнергә кушты.

Шактый вакыт уйланып ятты Зөлфия. Үзенең егылганын әйтергә, бәбиләтергә җыенуларын да хәбәр итәргә ашыкмады ул. Әти-әнисе дә, ире дә бәбиләгәч барысы да белерләр. Минем беркемне дә хафага саласым килми, бу хәлнең килеп чыгуына үзем генә сәбәпче дигән уйлар аңа тынгылык бирмәде.
Эштән кайтып керүгә, Зөлфиясенең өйдә булмавы борчуга салды Зөлфәтне. Ул бит үзе генә беркая чыгып йөрми иде, бигрәк тә кичке якта дип уйлады ир. Әллә ничә мәртәбә хатынына шалтыратып караса да, трубканы алып җавап бирүче булмады.
...Кичке сәгать унда Зөлфия тәүге мәртәбә әни булды. Аның үзе кебек зәп-зәңгәр күзле, көтеп алган сабые – кызы дөньяга аваз салды.     Бераз хәл алгач Зөлфиягә акушер кыз телефонын китереп бирде. Йә, алла, иреннән, әти-әнисеннән күпме шалтырату булган. Тизрәк хәбәр салыйм, кадерлемне сөендерим дип иренең номерын җыйды хатын. Трубканы алуга “Зөлфия син кайда, нигә берни әйтми генә чыгып киттең”, – дип сүгеп ташлады аны Зөлфәт. “Кадерлем, борчыганым өчен мең кат гафу үтенәм. Минем сиңа сөенечле яңалыгым бар: бүген безнең кызыбыз якты дөньяга аваз салды. Син әти булдың, матурым дип хәлсез тавышы белән көлеп җибәрде Зөлфия.

Шушы иң зур шатлыгыннан Зөлфәт күкнең җиденче катына да сикереп менәргә әзер иде. Ул яхшы яңалыгы белән әти-әнисен, әби-бабасын, якыннарын сөендерде.
Акушер кыз Лилия палатага килеп керүгә, Зөлфия борчулы күзләрен аңа төбәп: “Лилия матурым ничек минем балам? Аның белән бар да яхшымы? Кайчан баламны минем яныма алып киләләр?” – дип бер-бер артлы сорауларын яудырырга кереште.
– Борчылмагыз, зинһар Зөлфия, сезгә хәзер борчылырга ярамый. Тиздән балагызны алып килерләр. Әлегә ул табиблар күзәтүе астында. Барысы да яхшы булыр, - диюдән узмады Лилия.

Зөлфияне акушер кыз табиб бүлмәсенә чакырып алды. Табиб, ана булу шатлыгыннан балкыган хатынга, сабыеның җитлекмичә туу сәбәпле, сәламәтлегендә тайпылышлар булганлыгын җиткерде. Аңа дәваланыр өчен байтак вакыт кирәк булачагын әйтте.
Бу хәбәрне ишеткәннән бирле, Зөлфия күңеленә тынгылык таба алмый. Әнә башка аналар балаларын күкрәкләренә кысып куйганнар да, тәмләп имезәләр. Ә ул кечкенә кызын пыяла аша гына күзәтергә мәҗбүр..Җитлекмичә туган сабыйны кислород белән туендыралар. Йә, Ходаем, нигә миңа мондый газаплар?! Гомер буе балалар табибәсе булырга, сабыйларны дәваларга хыялландым. Ә миңа үз баламны дәваларга насыйп булган икән...Ә Зөлфәте бу хәбәрне ничек кабул итәр... Көн саен кызының хәлен белеп, тизрәк кайтыгыз инде дип шалтырата бит. Миңа ничек тә бу хәбәрне иремә җиткерергә кирәк дип уйланып басып торган арада, хатынның уйларын телефон тавышы өзде.

Матурым, ничек сезнең хәлегез? Кызыбызны әле имезергә алып килделәрме? Фотосын булса да төшереп җибәр, ичмасам.Шундый күрәсем килә бит..Кайчан сезне алырга килим, сөеклем, - дип бер-бер артлы сүзләрен тезде Зөлфәт.
Рәхмәт, хәлебез ярыйсы, матурым. Көн саен кайчан кайтасыз инде дип сораган соравыңнан күңелем өзгәләнә. Минем сиңа бер яңалыгым бар, Зөлфәт. Мин сиңа аны бүгеннән дә калмый җиткерергә тиеш.
Ни булды, кадерлем?! Сөйлә тизрәк, мин моны белергә тиеш, - диде ир.

Реклама

Безнең балабыз җитлекмичә дөньяга аваз салды. Шунлыктан әлегә ул аппарат астында, аны кислород аша туендыралар. Табиб кызыбыз сәламәтлегендә тайпылышлар бар, дәвалану озак вакыт тәлап итәчәк диде һәм еламсырап җибәрде.
Ничек? Моның булуы мөмкин түгел, Зөлфия. Син бит УЗИ нәтиҗәләре барысы да яхшы дип күрсәтә дидең. Хәзер мин синең яныңа киләм, барысын да ачыкларбыз диде Зөлфәт.

...Бу вакыйгадан соң берничә ай үтте. Зөлфиягә бик авыр булса да ул бирешмәде. Үзенең бөтен көчен, йокысыз төннәрен баласына багышлады. Нәни Зәйнәп тә әнисен куандырып көннән-көн күзгә күренеп үсте. Алар икесе еш табибларга бардылар, дәвалану курсы уздылар. Зөлфия эшеннән китәргә дигән карарга килде, гаризасын да язып кайтты. Аның өчен иң мөһиме – күз нуры баласы. Ул гына сәламәтләнсен дә, барысы да яхшы булсын. Табиблар да кызда алга китеш барлыгын сизеп ана кешене сөендерделәр.
Беркөнне һава суларга дип чыккач, кырыйда бер кыз белән ир-атның рәхәтләнеп чөкердәшеп торуларына игьтибар итте Зөлфия. Ир-егетнең бөтен чалымнары да таныш. Зөлфәт түгелме соң бу?..

Хатын уйлары белән бәбиләп, роддомда яткан мизгелләргә әйләнеп кайтты. Ул иренә баланың сәламәтлегендә тайпылышлар булуын хәбәр иткәч, Зөлфәт мәхәббәт җимешеннән ваз кичүне сорады. “Әйдә, Зөлфиям бу балабыздан баш тартыйк, әле без яшь, Алла боерса балалар алып кайтырбыз. Гарип бала тәрбияли алмабыз, авыр булса да калдырыйк аны”, – дигән иде. Шушы вакытта Зөлфиянең болай да җәрәхәтле күңеленең ярасына бер уч тоз китереп сиптеләрмени?! “Ни, сөйлисең син Зөлфәт?! Син үз акылыңдамы? Ул бит безнең көтеп алган, иң беренче мәхәббәт җимешебез. Этләр, бүреләр дә баласын ташламаган заман да, син сабыебыздан баш тартырга кушасыңмы? Мин синнән моны көтмәгән идем, нинди каты бәгырьле кеше икәнсең бит син. Ә мин, җүләр, күпме бергә яшәп тә шуны да сизмәгәнмен”, – дигән иде җавапка.
Роддомнан кызын да каршы алырга килмәде Зөлфәт. Ә бары тик Зөлфиягә “мин сездән китәм, син бу юлны үзең сайладың” дигән смс кына җибәрде. Квартирага кайтуга бөтен киемнәрен җыйды да, билгесезлеккә чыгып китте.

Тугыз ай буе газиз баласының дөньяга тууын көткән ана сабыеннан баш тартамы соң?! Зөлфия дә Казандагы фатирга кайтып торуны кирәк санамады, баласын кочагына кысып туган авылына, аны бер сүздән аңларга әзер булган әти-әни нигезенә кайтып китте. Аллага шөкер, менә инде кызчыгы Зәйнәп тә әкренгә тернәкләнеп, зур кыз булып үсеп килә. Әтисе генә аның хәлен сорашуны, ни белән булса да ярдәм итүне уйлап та карамый. Ә кайчандыр ул Зөлфиясе, туачак сабые өчен әллә ниләр эшләргә дә риза иде бит. Бу уйлардан аны кызының кычкырып елап җибәрүе генә айнытты.

Вакыт дигәнең томырылып алга чапты. Зөлфиянең дә кызы Зәйнәп тернәкләнеп үсеп китте, әнисе кебек үк тырышып белем алды, мәктәп тәмамлагач, әтисе кебек үк хирург һөнәрен үзләштерде. Шуның кадәр үк әтисенә охшаса да охшар икән, аның кебек үк батыр йөрәкле, курку белмәс табибә бит аның кызы. Һәр көнгә куанып, кызының уңышларына сөенеп, яраткан эшеннән тәм табып яшәде Зөлфия.
Зөлфәте турында да “зәһәр теллеләр” хәбәрләрне җиткереп кенә тордылар. Аның балалы хатынга өйләнүен, тормыш иптәшенең башка бала алып кайтып җәфаланырга теләмәвен дә әйттеләр Зөлфиягә. Хатынның йөрәге бу хәбәрләрдән чәнчеп-чәнчеп алса да, түзде ул.
Ә беркөнне кызы аңа бер хәбәр җиткерде. Зәйнәп ял иткән арада, ул эшли торган бүлеккә бер ир-атны алып килгәннәр. Юлда һәлакәткә юлыгып, аның умырткалыгына зыян килгән. Башта хәле начар дип бәяләнсә дә, хәзер инде алга таба. Тик ул аякларына баса алмый, ә бары утырып кына торырга мәҗбүр.

- Әнием, ул ир-ат мин палатага керсәм үзен сәер тота. Күзләрен яшереп, аска таба карый. Нидер әйтмәкче була, тик тукталып кала. Белмим аңа миннән ни кирәк, - дип әйтеп салды Зәйнәп.
Кызым, ә син аның исемен, фамилиясен исеңдә калдырмадыңмы?
Хәтерем ялгышмаса, Сабиров Зөлфәт Камилович.

- Йә, аллам, кызым бу бит мин сиңа сөйләгән, безне авыр вакытыбызда ташлап китеп югалган әтиең була. Хәтерлисеңме, мин сиңа сөйләгән хәлләрне?
Зөлфәтең кыен хәлгә тарган, авыру ир миңа кирәк түгел дип хатыны да ташлап киткән дип сөйләнгәннәр иде шул. Уйланмыйча ясалган язмышларның бумеранг икәнлегенә төшенә бара Зөлфия.

Чынлапмы, әнием? Менә бит минем дә хыялым тормышка ашты. Күпме еллар әтиемне күрергә, аңа бер генә булса да әти дип дәшәргә тилмергән кызчык идем бит мин. Әнием безгә аны ташлап китәргә ярамый. Без икебез генә аны аякка бастыра алачакбыз. Мин аңа бу эштә ярдәм итәрмен Алла боерса. Ул безне ташлап китсә дә, мин аны ташламам. Бу адымым белән аны уйланырга мәҗбүр итәрмен.

...Кабан күле тирәсе бүген гадәти көнгә караганда тыныч. Бер кырыеда хатын белән яшь кенә бер кыз коляскада утырган ирне үзләренә таба чакырып кул болгыйлар. Теге ир дә үҗәт, арбасыннан торып, нәни бала беренче адымнарын ясарга маташкан кебек алга ыргылмакчы була. Чү, берничә адым ясаган ирне күреп хатын белән кыз куаныша, ә ир-ат бәхетеннән тагын да алга, үзе генә, бернинди ярдәмсез алга барырга омтыла. Тормышның ачысын-төчесен татып, авырлыкларны җиңеп чыгарга үзләрендә көч тапкан бәхетле җаннар Зөлфәт, Зөлфия, Зәйнәп иде бу...
 

Илзия Харисова.

Фото: http://pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 11 гыйнвар 2021 - 08:32
    Без имени
    Ир_аттан барысында кетэргэ мемкин.