Шәһри Казан

Язмыштан узмыш юк (гыйбрәтле хәл)

Бүгенге көндә ике кызымның тормышын белмим дә, күргәнем дә юк. Үзләре кайтмыйлар. Айга бер шалтыратып: "Акча салыйкмы?" - диләр, "Юк, үзегез кайтыгыз", - дип әйттем. "Уф, кеше көлдермә. Кайтырлык өең бармы, оят сиңа кияүләрне алып кайтырга", - диләр...

Бу тарихны Башкортстанның атказанган артисты Земфира Байбулдина сөйләде. Моңарчы аның белән сезне таныштырган идек инде. Өч бала әнисе ул. Өченче сабыенда яман диагноз – Даун синдромы. Әмма, бернигә карамастан, ул Ходайга шөкер итеп яши белә.

Укырга: Земфира Байбулдина: “Түләүле яхшы клиникаларга йөрдем, әмма авыру бала туасын беркем дә алдан әйтмәде”

"Сафиядә кунакта" студиясен (ред. – Земфира ДЦП белән авыручы балалар өчен махсус студия җитәкчесе) ачып йөргән вакыт.

Сафия белән кибеттән чыгып киләбез. Авыр пакетлар күтәргәнмен... Көтмәгәндә берәү: "Земфира!" - дип кулымнан тотты да, куркуымнан хәтта пакетларым кулымнан төшеп китте.

Алдымда – 55-60 яшьләр чамасындагы бер хатын-кыз тора. Күзләрендә – сагыш, тавышында – ниндидер шом. Бер Сафигә карый, бер миңа...
Кызым, һәрвакыттагыча, кешене белмәсә дә, ихлас итеп: "Ооо, привет! Как дела?", - дигәч, хатынның күзенә яшьләр тыгылды.

"Эх, минем дә кызым Даун синдромы белән иде. Хәзер аңа 30 яшь тирәсе булыр иде. Син - афәрин, куркып тормагансың. Ә миңа ирем шундук: "Өйгә алып кайтсаң, мине башка күрмәячәксең. Кеше алдында оят, урод бала тапкан дип сөйләрләр", - диде. Ул гына түгел, табиблар да: "Ул озак яшәмәячәк. Тәпи китмәячәк, бер нәрсә дә аңламаячак. Яшь бит әле син. Табарсың тагы”, - диделәр. Балалар табу йортыннан исәнгерәп кайттып киттем, өйдәгеләргә үле бала туды дип хәбәр иттек. Озак вакыт үтми, игезәк кызларым туды. Даун бала онытылып китте, аның кайда икәнен дә белешмәдем. Тик өйдә ялгыз калсам, үткәннәр йөрәгемне чеметеп ала иде.

Вакыт үтә торды, кызларга 10 яшь тулды... Тагы да балага уздым. Ирем бик нык малай теләгән иде. Ике кызны яратып бетермәгәнен сизә идем... Өченчегә авырга узгач, Ходайдан малай сорадым. Теләгем тормышка ашты. Тик малай туып озак яшәмәде, өченче көнендә үлде. Врачлар ничек кенә коткарып калырга теләсә дә, сабыемның йөрәге туктады. Бу юлы балалар табу йортыннан чынлап та үле бала белән чыктым...

Сабыйны җир куенына озату белән, ирем, бала үлемендә мине гаепләп, өйдән чыгып китте. Олы кайгы өстенә тагы бер кайгы... Ике кызым белән өйдә торып калдык..."

Реклама

Хатынкай минем ашыкканы сизеп, әйдәгез өегезгә кадәр сөйләшеп барыйк, диде. "Шушы тирәдә торасыз шикелле", - дип, Сафияне җитәкләп үк алды.

«Сеңлем, син миңа аптырама инде. Былтыр сине бер тапшыруда күреп калдым, югалткан идем (ред. - Земфира элегрәк "Гәлсәр сандугач" дигән проектның җитәкчесе иде, БСТ каналыннан аны еш күрергә була иде). Ит сатучы булып эшлим дигәнеңә аптырап киттем. Аннары, Даун балам бар дигәнеңә исем китте. Юк, җәлләмәдем мин сине! Ник мин дә шундый түгел микән дип, үземне ачуландым.

Минем тормыш китап язарлык ул... Ирем бездән чыгып киткәч, бөтенләй югалып калдым. Хәтта Уфадан күченеп китәргә дигән уй да бар иде. Чит җирдә эш мәсьәләсен хәл итү җиңелдән булмас дигән уй гына туктатып калды. Ирем ярдәм итмәде. Бер ел эчендә кызлары янына бер пакет тотып килде. Ул вакытта өйләнмәгән иде әле. Аннары, икенче елны, үзеннән өлкәнрәк хатын белән яшәгәнен ишеттем.

Эш белән, дөнья мәшәкате белән гомер үтте, кызлар үсте. Олы кызым барлыгын исемә дә төшермәдем, ул хәтта минем төшемә дә кермәде. Кызларым икесе дә 18 тулу белән кияүгә чыгып киттеләр, укырга теләкләре булмады. Тик кияүдә озак тормадылар. Берсе ярты елдан кире кайтты, икенчесе 2 ел яшәп, бала тапканнан соң, 6 айлык баласы белән кайтты. Баласы бик сәер иде: башын начар тота, әйләнми дә, еламый да... Кызымның исе китми, аптырагач, үзем табибларга йөртергә булдым. Кабат йөрәк өзгеч диагноз! ДЦП! Шул вакытта Даун кызым хәтергә төшә башлады. Төннәр буе елап чыгам. Миннән үч ала кебек ул. Бала тапкан кызым бер вакыт югалды, өйгә кайтмый, баласын карамый, уенда тик егетләр генә! Ә мин эштән китә алмыйм. Гел сорап киткәнгә каршы килә башладылар... Икенче кызым караша иде, тик ул да бер ир белән кавышып, Краснодар ягына юлланды. Мин авыру бала белән ялгызым торып калдым. Эштән китәргә туры килде. Баланың аз-аз булган пенсиясенә яшәдек. Бәйләүгә, тегүгә остамын – кул эшләремне сатыштырдым. Больницадан больницага йөрдек. Кызларым хәлемне дә белешмәде. Баланы үземнең исемгә күчердем. Бүгенге көндә ике кызымның тормышын белмим дә, күргәнем дә юк. Үзләре кайтмыйлар. Айга бер шалтыратып: "Акча салыйкмы?" - диләр, "Юк, үзегез кайтыгыз", - дип әйттем. "Уф, кеше көлдермә. Кайтырлык өең бармы, оят сиңа кияүләрне алып кайтырга", - диләр. Башка бу турыда сүз кузгалтмадым. Оныгым белән яшәп ятабыз. Ул ятып кына тора, утыра алмады. Үскән саен авырая, билләрем бетте инде...

Беренче баламны эзләп карамакчы булдым. Әмма нәтиҗәсе булмады. Ул вакытта эшләгән врачлар да юк анда хәзер... Әлеге вакытта оныгым күрше белән калды, ул караша.

Кызларымның Төркиядә яшәгәнен ишеттем. Берсенең ире – төрек, икенчесенеке урыс икән. Балалары юк.

Беренче балабыз өчен мин генә түгел, ирем дә җаза күргән. Танышлары сөйләде. "Ходай рәхәтләнеп кирәген бирде", - дип аларга күңелен бушаткан булган.
Хатыны аны озак вакыт алдап йөргән. "Хатынын ташлаган иргә кияүгә чыкканыма әни каршы", - дип әйткән. Аны авылына да алып кайтмаган, туганнары белән дә таныштырмаган. Һәр җомга саен: "Әнине карарга кирәк", - дип, авылына кайтып китә торган булган. Бер ел бергә яшәгәч, түзмичә, артыннан кайткан. Кайтуына... каршында 12 яшьләр тирәсендәге Даун малай басып торган. Баланы алар Уфага алып китә, бергәләп карыйлар. Төрле реабилитация үзәкләренә йөриләр. Башка балалары булмый. Икенче хатынының туганнары өчен - ул герой. Нык хөрмәт итәләр ди үзен. Тик Даун синдромлы баласыннан баш тартканын берсе дә белми, ди...

Тормыш шулай ул: маңгаеңнан язылганнан качып котылып булмый..."

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 1 июнь 2020 - 22:20
    Без имени
    Яҙмыш тигәнең, кемделер утҡа, һыуға һала. Кемделер сәскәләргә төрөп күтәрә. Ошо яҙмыш тигәндәренең ҡаранан һуң аҡтары ғына булһын ине!