Шәһри Казан

ЮККА ЧЫГУ

Аяз көнне яшен суккандай, авыл буйлап коточкыч хәбәр таралды - Мәликә белән Кәримә юкка чыккан. Ничек? Кайчан? Моңа беркем дә ачык кына җавап бирә алмады: хатыннар иртүк авылның ике башыннан иңнәренә көянтә-чиләк асып суга киткән җирдән кире кайтмаган. Энә дә югалмый торган Кәрәкәшле өчен бу гадәттән тыш хәл генә түгел,...

Аяз көнне яшен суккандай, авыл буйлап коточкыч хәбәр таралды - Мәликә белән Кәримә юкка чыккан. Ничек? Кайчан? Моңа беркем дә ачык кына җавап бирә алмады: хатыннар иртүк авылның ике башыннан иңнәренә көянтә-чиләк асып суга киткән җирдән кире кайтмаган.
Энә дә югалмый торган Кәрәкәшле өчен бу гадәттән тыш хәл генә түгел, ахырзаман якынлашуын аңлата иде. Шунлыктан хатыннарның юкка чыгуын төшкә хәтле абайламадылар. Ир җәмәгатьләре махмырдан айнып, хатыннарының хаҗәтләре чыкмаса, һаман да беленмәс иде.
Авылның ике башында урнашкан ихаталарда ике сәрхуш ир аларны башта ишегалларыннан, аннан абзар-кура тирәләреннән юмалап та, куркытып та юллап тапмагач, урамга чыкты, өй борынча йөреп чыкканнан соң, кибеткә кереп, кайгыларыннан әҗәткә генә баш төзәтте. Тегеләр суга батканнармыни, үзләрен түгел, эзләрен дә тапмадылар. Суга батканнардыр дисәң, көянтә-чиләкләре калыр иде. Су астында көянтә-чиләкнең хаҗәте шул чаклы гына ләбаса!
Сәрхуш ирләрнең шулай бимазаланып йөрүләре беренче генә булмау сәбәпле, авыл халкы башта көлемсерәп кенә торса, тора-бара берәүдә дә көлү кайгысы калмады. Бергәләп эзләренә төшә алмагач, милиция чакырдылар. Юк кына бит Мәликә белән Кәримә! Табылырга ниятләрендә дә юк иде!
Төне буе, көне буе яуган ябалак-ябалак кар, бер мәлне тәбәнәгрәк капка-коймаларны да күмеп китте.
- Татар хатыннарын үзбәк ирләре бик ярата икән, - дигәч, утыз чакрым ераклыктагы качаклар авылына (шулар урламадымы икән дип шикләнеп) атка менгән кеше җибәрергә булдылар, әмма чапкын авылдан чыгу белән көрткә батты да, аны аты-ние белән казып чыгарырга туры килде. Чит планетадан килеп-китеп йөрүчеләр эше түгелме икән, дип шик белдерүчеләр дә булмады түгел. Тимерне кызуында сугу хәерле дигәнне истә тотып, тиз генә танылган экстрасенска вәкил җибәрү хәстәренә керештеләр. Вакытны озакка сузмас өчен, юллардагы кар көртләрен чистартырга хәрби гарнизоннан куәтле техника чакырылды.
Мәликә белән Кәримәне җеннәре сөйми торган ике усал ата казны, өзлексез каңгылдауларына чыдый алмыйча, абзарларына ябып куйганнар иде. Әмма тегеләр, тырыша-азаплана торгач, барыбер чыгу юлын таптылар һәм урам уртасындагы әле моңарчы беркем дә игътибар итмәгән көрт өеме тирәсендә тибенергә тотындылар.
Авыл халкы, ниндидер хәвеф барлыгын сизенеп, кайсы кулы, кайсы көрәге белән - кем ничек булдыра ала - әлеге өемдәге карны тарата башлады. Менә бермәл Кәримә белән Мәликәнең шәлъяулыклары күренде... Хатыннарының катып үлүе кайгысыннан үкереп-үкереп елаган арада, ике ир халык арасындагы чибәр, ялгыз хатыннарга күз төшергәләп алырга да онытмады. Ниһаять, өемне таратып ташлап, хатыннарны казып чыгардылар.
Кәримә белән Мәликә, тирә-яктагы ыгы-зыгыга һаман да исләре китмичә, авызны авызга куеп, рәхәтләнеп ләчтит сата иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: