Шәһри Казан

Юраганыгыз юш киләме?

Мәҗүсилек чорыннан калган йолаларны үтәү, төрле ырым-шырымнарга ышанып, яшәешне шулардан чыгып көйләү әлегәчә бетеп җитмәгән.

Төптәнрәк уйлап карасаң, бик борынгы заманнардан рухи мирас булып калган, түкми-чәчми буыннан-буынга тапшырылган сынамышларның нигезендә әби-бабаларыбыз тарафыннан гасырлар буена кат-кат тикшерелгән тормыш чынбарлыгы ята кебек.

Аларга ышану-ышанмау һәркемнең үз эше, билгеле. Балачагымның бер хатирәсе күз алдыма килгәч, әле дә елмаеп куям. Ямьле җәй уртасы. Гаиләбез белән түгәрәк табын янына төшке ашка җыелдык. Көтмәгәндә дәү әнинең кулындагы агач кашыгы шапылдап идәнгә төште. Шул мәлдә ишек бусагасында юынып утырган песиебезне күреп алдым. Актәпине үчекләп: “Безнең песи битен юа, колак арты кап-кара”, – дип такмакладым.
 – Балакайларым, сөенеч, кунак килә! Хатын-кыз ул. Кашык төшүе бер хәл, Актәпи “тәртә каерган” (бер аягын өскә күтәргән), мосафирның бик ерактан кайтуын чамалый , - диде әбекәй.
– Юкны сөйләмәче, дәү әни! Песи каян белсе! – дип, киресен сукаларга өлгермәдем. Нәкъ шул мәлдә, өй ишегеннән аллы-гөлле үзбәк күлмәге кигән, ачык йөзле Шәфигылькамал абыстай – әбинең Әндижанда гомер итүче яшьлек дусты килеп керде...

Кайвакытта, сынамышка таянып, юлыңның уңмаячагын яки, һичшиксез, уңачагын чамалап була. Әйтерсең, күзгә күренми торган могҗизави зат, берәр төрле ым-ишарә, шартлы билге ярдәмендә алдан кисәтә. Кайсыбер кеше очраса, кире борылуың хәерле. Мәкерле, хөсетле кешенең “юллыгы начар” диләр. Ни галәмәттер, миңа сәфәр чыккач кием алыштырырга, чәчтарашка кереп, тышкы кыяфәтемне үзгәртергә ярамый. Чүп кенә нәрсәм өйдән чыккан чагындагы кебек булмаса да, юлым уңмый. Йә миңа кирәкле кеше ашыгычлык белән каядыр китеп барган була, йә юлда берәр каршылыкка юлыгып, мөһим очрашуга соңга калам. Дистәләгән еллар буена эшлекле сәфәрләрдә йөргәнгә күрә, бу сәер үзенчәлекнең хаклыгына йөз түгел, мең кат инанырга мәҗбүр булдым. Шаяртып кына, авызымнан юньле-юньсез сүз ычкынса, иҗат иткәндә башыма берәр саллы фикер йә тузга язмаган уй килсә, ни галәмәттер, ул чынга аша. Бер мисал китерәм. Россиянең БСОга керүенә чиксез куанып, эшлекле инвесторлар республикабыз агрофирмаларына бөтен нәрсәне читтән кайтарып тутырырга керешкән мәлдә иҗат ителгән “Йөрәк җыры” повестемдагы бер әдәби герой авызыннан әйттерелгән кисәтүле сүзләрем, ике елдан соң илебезгә карата кырыс санкцияләр кертелү сәбәпле чынга ашар, дип кем уйлаган?
 

...“Сугыш ветераны Гыйльмулла бабай, мунча бурасы шае “Лексус”ын ыжгыртып, яннарына килеп туктаган дорфа җитәкчегә каш астыннан сөзеп карады да:
- Тапканнар җиңел шөгыль! Чәчүлек орлыкны, яңа тихникене Ауропадан ташыйлар, имеш! Башыгыз кайда соң сезнең? – дип, элеп алып, селкеп салды. – Сәясәт – бик пычрак нәмәстә ул. Башыгыз яшь, шуңа алдагысын күрмисез. Авызыгыз кат-кат пешмәгәнгә, өреп каба белмисез! Алай - болай көтелмәгән хәл килеп чыкса, ни кылырсыз? Илебезне тезләндерер өчен, Көнбатыштан берни бирми башласалар, нишләрсез? Ни чәчәрсез? Зәпчәсләрне каян юнәтерсез? – дип, кызып китте.
 Бераз сулу алгач:
- Кемнән ташыйлар диген әле, ә? Кырык бишенченең язында без арт сабагын укыткан, ояларын пыр туздырып, он-талкан иткән мимечләрдән иллә дә шәп чөгендер комбайны кайтартканнар, имеш... Шуңа куаналар, ахмаклар. Хурлыгыңнан егылып үләрсең, билләһи.Ә минем җен ачуым чыга! Космик караб төзи алган илдә имгә яраклы трактор гына ясап булмый ди мени? Өстәгеләр кая карый? Үзебезнең уйлап табучылар ник йоклап утыра? – дип чәпчеде карт.”

Бу нәрсә? Күрәзәлекме? Әсәр иҗат ителгән 2012 елда, киләчәктә Рәсәйгә карата санкцияләр кертеләчәге хакында мине кем алдан кисәткән?
 Сәер хәлләр, ырым-шырымнар турында язарга керешкәч, тагын бер кызыклы хатирә исемә төште. 1973 елда Яшел Үзән районының Ходяшево авылы мәктәбендә педпрактика үтәргә кайттым. Фатирга мәрхәмәтле марҗа әбекәйгә урнаштырдылар. Беренче дәрес бирәсе көнем. Дулкынланам. Үземчә матур итеп киенеп, җыенып беткәч, Анна түтекәй мич арасыннан идән себеркесе тартып чыгарды да, авыз эченнән нидер мыдырдый-мыдырдый, бусага төбендә шуның белән миңа суккаларга кереште. Аптырап карап торуымны сизеп алгач: “Шикләнмә, борчылма, акыллым! Ай туганда әфсенләнгән өр-яңа себеркем ул. Эшең уңышлы чыксын, укучыларың, хезмәттәшләрең үзеңне якын күрсен, кесәңә акча тамып түгел, агып керсен!” - дип әфсенләдем әле үзеңне, - дип, елмаеп мәктәпкә озатып калган иде ул. Юраганы юш килде.

Реклама

Күршемдә яшәүче мари карчыгы Анастасия әбекәй сынамышларның себеркегә бәйлеләре турында сәгатьләр буе сөйли ала. Аның себеркесе сабы түбәнгә, чуклы өлешен өскә каратып, алгы бүлмәсе почмагына бастырып куелган. Шуңа күрә, фатирына иминлек иңә, явыз затлар кереп, аңа зыян салмый, имеш. Аның сөйләгәненә ышансаң, өй эченнән себереп җыйган чүп- чарны бусага аша тышка очыртып чыгарсаң, байлыгың чыгып кача. Кояш баегач идән себерсәң, чирләячәксең. Иске урам себеркесе белән малыңа суксаң, терлек авырый башлый, хәтта үләргә мөмкин. Җимеш агачларын яңа себерке белән кыйнасаң, уңышың арта, үсмер балаларны чәбәкләсәң, тәртибе яхшыра. Нарасыйның баш, аяк очына яңа себерке куйсаң, тыныч йоклый, шуның белән тәнен сыпырсаң, авырмый, тиз үсә, ди. Буй җиткергән мари кызлары, тизрәк кияүгә китәргә өметләнеп, Раштуа бәйрәмендә себерке аша тугыз мәртәбә сикерә икән. Йорт салып керүчеләр, яңа урында имин тормышка өметләнеп, иске себеркеләрен үзләреннән калдырмый. Нигез иясен шуңа утыртып яңа өйгә күчерәләр икән. Хуҗабикә үз өеннән кемнең дә булса эзен суытырга теләсә, ул киткәч, өйне себергәндә җыелган чүпне бусага аша ике аягы арасыннан очыртып чыгара. Үз өеңнең идәнен чит кешедән себертергә ярамый – йортыңнан иминлек юкка чыга. Бер көндә идәнне ике себерке белән себерсәң, байлыгыңнан коры калассың. Мәет яткан өйнең идәнен себерсәң, мәрхүмнең рухы тынычсызлана, - дип сөйли ырымнарга ышанучы әбекәй.

Үз подъезд мәйданчыгын җыештырган вакытта, шәһәр фатирларында яшәүче хөсетле бәндәләрнең иркен тормышлы күршеләренең ишек төбенә коелган комны соскычка себереп тутырганда: “Уңышыгызны, акчагызны үземә алам!” - дип такмаклау, чүпне үзендә кундырып, икенче көнне генә чыгарып ташлау гадәте бар икән. Киресенчә, чир-чордан, бәхетсезлектән, уңышсызлыктан, ялгызлыктан котылу өчен, үз ишеге төбендәге чүпне сөймәгән күршеңә таба себереп, аның аяк сөртергә куйган идән паласы астына кертәләр. Үз паласың астында чит кеше салган чүпнең өелеп торганын күрсәң, аңа кул белән кагылмыйча, соскыч һәм себерке белән кәгазьгә җыеп тутырып яндырганда: “Каян килсәң – шунда кит! Кем салган- шуңа әйләнеп кайт”, – дип әйтергә кирәк, имеш. Ә явыз ниятле кеше салган зыяннан котылу өчен, ай кимегән вакытта яңа себерке сатып алып, шуның белән бөтен өйне себереп чыгарганда: “Шушы чүп-чарга ияреп, бу себерке белән бергә, өебездәге бөтен начарлык, бәхетсезлек, чир, уңышсызлык юкка чыксын!” – дип әйтү, чүпне дә, себеркене тә тышка алып чыгып яндыру, көлен җиде юл чатына илтеп салу, артыңа борылып карамау зарури. Байлыкка ирешү өчен, ай тугач, яңа себерке сатып алып, аны яшел тасма белән бәйләп асып куялар, бүлмәләрнең почмагына тимер акчалар сибеп чыгалар, бер тәүлектән соң себерке белән бергә җыеп, пыяла банкага тутырып, өстенә капкач ябалар.
“Тимер акча җыям, байлык чакырып китерәм, көмеш һәм алтын кесәм тулып ятсын”, - дип тә әфсенлиләр. Урамны кеше капка төбеннән үзеңнекенә таба себерү зур гөнаһ, күршеңнең уңышын урлау, иминлеген тартып алу ул, - дип сөйли мәҗүси мари карчыгы.

...Татарларда да ырымнарга ышанучылар юк түгел. Кунакчыл, уңган-булган Мөнҗия кодагыем халык сынамышларын, йолаларны, ырымнарны күп белә һәм аларга чынлап ышана. Ит бәлеше ясарга керешкәндә: “Берүк мине сөйләштерә күрмәгез, юкса, бәлешемнең төбе тишеләчәк”, - дип аптырашта калдыра. Кунакларга савыт саба юарга, пешкән ашны бүлеп салырга рөхсәт итми. “Акчамны алып китми генә торыгыз әле!” - дип кисәтә. Без Казанга кайтып җитеп, исән-иминлегебез турында хәбәр иткәнче, мәрхәмәтле туганыбыз өйдә кыл да кыймылдатмыйча, җавап көтеп утыра. Аның фикеренчә, безнең арттан ук савыт-саба яки идән юса, кайтканда хәвеф хәтәргә юлыгуыбыз бар.

 Сынамышларга, ырымнарга ышану-ышанмау һәркемнең үз эше, әлбәттә. Мәҗүсилек чорыннан калган йолаларны үтәү, төрле ырым-шырымнарга ышанып, яшәешне шулардан чыгып көйләү әлегәчә бетеп җитмәгән. Бу гадәтләр чирмешләрдә, чуашларда аеруча нык сакланган. Яңа елда христиан динен тотучылар арасында йола үтәүчеләр, багучылар шактый.
Ислам динен тотучылар киләчәкнең нинди булачагын үзләре туганчы ук Ходай Тәгалә тарафыннан язылып куелган язмышка юрый.

Хәмидә Гарипова,
Казан.

http://pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: