Шәһри Казан

Йөзьяшәр тегүче Салих Мөбарәков:«Тормышта иң зур казанышым – һөнәрем»

Адәм баласының Иделдән ил кичергәне дә, ник туганын белми гомер кичергәне дә очрый. Сүз 23 мартта 100 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Салих ага Мөбарәков турында бара икән, аның нинди гомер кичерүе бернинди шик астына да алынмый.

«Авылның яртысы тегү текте»
Гомере эш белән, игелекле хезмәттә уза Салих аганың. Сигез балалы ишле гаиләдә үскән малай кечкенәдән кул арасына керә башлый. Тегүче әтисе, кая барса да, Салихны үзеннән калдырмый. Аркаларына тегү машиналарын асып, кайларга гына бармый алар! Кышын башкорт якларына китеп, дүртәр ай йөреп кайткан чаклары да була. Башта кесә салу, яка ясау кебек җиңелрәк эшкә яраган малайга тора-бара катлаулы җөйләрне дә ышанып тапшыра башлыйлар. Үзенең дә кешегә ялынычы калмый - бишмәтен дә, башкасын да юктан бар итә Салих.

Салих ага Мөбарәков бердәнбер кызы Фирая Маликова белән. Ике фото арасы - 68 ел.

- Әтинең бертуганы Сабир абый да тегүче иде. Безнең Сикертән авылында (Арча районы) ярты авыл итек басса, яртысы тегүче булгандыр. Сабир абый, әтигә караганда, корырак холыклы, бик таләпчән иде. Шуңа да мин күбрәк аңа елыштым. Әти мине кызганып, кайбер нәрсәләрне үзе дә эшләргә, артыгын сорамаска да мөмкин, ә Сабир абый андый түгел. Миңа шул гына кирәк тә, чөнки бик тә һөнәрле буласым, бу эшкә ныграк өйрәнәсем килә иде. Кайчакларда, төннәрен тегеп утырганда, йоклап та китәсең, Сабир абый энә белән бер генә төртеп ала, шундук йокылар кача торган иде, - дип искә ала ул өйрәнчек булып йөргән чакларын.

«Минем тормыштагы иң зур байлыгым - һөнәрем булды», - дип тә юкка гына әйтүе түгел Салих аганың. 1нче Белоруссия фронтында каты яраланып, контузия алган солдатны, госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, бер дә юктан гына тегү эшенә билгеләмиләр. Анда да кулы эш белгәнгә эләгә. Сугыштан соң һөнәр училищесын тәмамлый. Югары категорияле кисүче булып, хезмәтендә абруй казана. «Аэлита» ательесында 35 ел буена хезмәт куйган Салих аганы хезмәттәшләре, клиентлары бүген дә олы ихтирам белән телгә ала. Булачак костюмнарының өлгесен «Салих Мөбарәкович киссен иде», - дип ялынып килә ул вакытта ательега кеше. Халык арасында даны таралган сулагай кисүченең исеме ул чагында үзенә күрә бер гартантия, бүгенгечә әйткәндә, бренд була. Хәер, Салих ага әле булса үзе теккән костюмнардан йөри.
- Гомеремнең узганын сизмәдем дә. Хезмәтемне бәяләделәр. Эшләрем күргәзмәләрдә беренче урыннарны ала иде, - ди ул, үткәннәрне барлап.

Нәсел дәвамчылары
Соңгы 25 елда оныгы Азамат һәм килене Лариса тәрбиясендә яшәүче Салих аганың барлыгы дүрт оныгы, тугыз туруны бар. Һәм әйтергә кирәк, арбаның алгы тәгәрмәче каян барса, арткысы да шуннан бара икән бит. Хәер, Салих аганың оныклары турында белсәгез, үзегез дә шундыйрак фикергә килер идегез. Дөрес, аларның һөнәрләре башка, барысы да югары техник белем алып, үз көннәрен үзләре күрә. Әмма гомер буе тегүче, кисүче булып эшләгән бабалары, юкка гына, «Зингер» машинасын оныгы Илһамга бүләк итмәгән бит инде.
- Егетләр бик ушлылар. Укыган кеше шунда ук эләктереп ала бит ул. Мин аларны әллә ни өйрәтеп тә утырмадым, әмма җае чыкканда, нәрсәнең нәрсә икәнен күрсәткәләгәнем булды. «Булды, беләбез» генә диделәр, - ди өлкән тегүче.

Катлаулы сызымнар белән эш иткән егетләр шул инде алар. Бер-ике җирдән «чеметеп» куйганны эләктереп алу өчен, күз ташлау да җиткәндер. Аннары, ни дисәң дә, әтиләре - танылган шагыйрь Зөлфәтнең иҗат рухын тоеп үскән балалар да бит әле алар! Ни булса ул - үзләренә кирәкне тегә алар да. Бигрәк тә 90нчы еллардагы әйбергә кытлык чорда тегүнең файдасы шактый тия. Бүрекләр дә, башкасы да тегелә. Әнә Азамат та хатыны Ларисага кыска куян тунын да, кешедә юк бәрхет күлмәкне дә үзе тегеп бирә. Шулай ук Илһамнары да үзенең туена костюмны үзе тегеп кигән.

- Апрельдә буласы туйга костюм инде декабрьдә үк әзер иде. Кызым Кадриягә дә мәктәпне тәмамлаганда чыгарылыш кичәсенә дигән күлмәкне Илһам абыйсы өлгертеп бирде, - ди Салих аганың кызы Фирая апа.

«Эчмәдем, тартмадым...»
Йөзьяшәр бабай янында булып та, озак яшәү серләрен белми кайтсак, дөрес булмас иде. Ни генә дисәк тә, әлегәчә, хәрәкәттә - бәрәкәт, дип яшәве Салих аганың. Аның үз фәлсәфәсе. Баш авырта, кан басымым күтәрелә, дип, башкалар кебек, аяк бөкләп, түшәккә менеп яту ягында түгел ул. Ярты сәдәф дару кабуга, тизрәк алтынчы каттагы фатирыннан урамга чыгып, әз булса да саф һавада йөреп керү ягын карый икән. Әлбәттә, озак яшәү рецептын яшереп тормый Салих ага. Иң беренче чиратта, яхшы тәрбияне атый ул. Монысы - кырыенда «дәү әти» дип өзелеп торган килене Ларисаның тырышлыгы. Көн дә дәү әтиләренең йокыдан торышына кайнар ризыгы әзер, чәе кайнаган була, диләр өйдәгеләр. «Эчү ярамый. Эчкән очракта да норманы белү кирәк; аннан соң, кешенең максаты булырга тиеш!» Болары да - Салих ага үзе гомер буена тугры булып яшәгән таләп­ләр. Ир-­егеткә тиешле бурычларны үтәп яшәгән Салих ага. 46 яшендә әтиләре дөнья куйгач, барлык туганнарын әтиләрчә кайгыртып яшәүче дә ул була. Йорт та сатып алган, хатыны Мәфрүзәне мотоциклына утыртып чыгып китеп, бакчасын да караган ул заманында. Башка берәүдә дә булмаганда, пыяладан парник ясап, кешедән алда кыяр, помидорын да өлгерткән. Әмма дөнья байлыгын тапкан мал белән үлчәми йөзьяшәр. «Дөнья байлыгы - тату яшәүдә, - ди ул. - Бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булып, туганнар, балалар белән тату яшәүгә ни җитә!»
Ни кызганыч, сигез туганның бүгенге көндә нибары берсе - Биектауда кызы Язилә, кияве Самат тәрбиясендә яшәүче 97 яшен тутырып килүче сеңлесе Минзифа гына исән икән.
- Минзифабыз нык булды. Гомер буе ирләр эшен башкарды. Ә башка туганнар иртә китеп барды шул. Арада бер туган озак яшәргә тиеш, диләр анысы. Башкаларга догада булу өчен. Минем аларның берсен дә - иртән дә, кичен дә догадан калдырганым юк, - ди Салих ага.

Реклама

Туганнан туган балалар белән дә аралашып яши йөзьяшәр. Әтиләре урынына күреп, бик хөрмәт итәләр үзен. Әле 90 яшен билгеләп үткәндә, арадан берсе: «Исән-сау булсак, 100 яшеңне үзем уздырам», - дигән. Сүз булсынга гына әйтелми мондый сүзләр, барысы да абыйларының кылган изгелекләре, яхшылыклары бәрабәренә.



Бүгенге көндә Татарстанда 189 озын гомерле кеше бар.

Шуларның 168е - хатын-кыз; 21е - ир-ат.

Казанда озын гомерлеләр саны - 51.

Татарстандагы иң озын гомерле ханымга - 110 яшь. Ул Әлмәт шәһәрендә яши.

107 яшьлек ир-ат Яшел Үзәндә гомер итә.

Җир шарында Жанна Кальманны (1875-1997) уздыручы юк әлегә. Ул Франциянең Арль шәһәрендә туган һәм 122 ел да 164 көн яшәгән. Кальманның «стресстан иммунитеты» булган, диләр. Ел саен туган көнен билгеләп узганда, озак яшәүнең яңадан-яңа серләре белән мактана торган булган ул. Аның 100 яшькә кадәр велосипедта йөрүе, портвейн эчүе һәм вафатына кадәр тәмәке тартуы беркемгә дә сер түгел. Көлү, физик активлык һәм көчле ашказаны озак яшәргә ярдәм итте, дип әйтә торган булган. Гомер буе юкка-барга бик борчылмаган. Башкаларга да шуны киңәш иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: