Шәһри Казан

Заманча хыянәт

– Ләйсән, тукта әле, – дигән тавышка әйләнеп караса, анда Гүзәл апасы басып тора иде. Гүзәл – түрә хатыны. Ул һәрвакыт үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшә, шул ук вакытта гади дә була белә торган ханым.

“Әллә тагын шул инде, и, Ходаем, бетмәдемени әле”, - дип уйларга да өлгерми калды Ләйсән.
– Азрак оялыр идең. Беренчедән, ул синнән бик күп яшькә зуррак, икенчедән, үзең дә “девочка” түгел. Ничек шундый мәхәббәт хатлары язып ятасың Әндәс абыеңа. Авыр вакытларыңда без сиңа ярдәм иттек, бу бит ашаган табагыңа төкерү була. Ни өчендер, абыеңда синең телефон номерың да бар, – диде Гүзәл апасы иреннәрен кысып.

“Мин “бу дәрестә” булдым бит инде”, - дип уйлады да Ләйсән һәм үзен башкачарак тотарга тырышты.
– Гүзәл апа, әйтегез әле, мин инде онытканмын. Мәхәббәт хаты русча яки татарча язылганмы? Язмадым, дип әйтмим, барыбер ышанмыйсыз. Телефонда минем фотосурәтем куелган, шулай булгач, юк димим. Ләкин әбием: “Юкка барга акланма, гаебең юк икән, вакланма”, – дип әйтә иде. Сезнең алда да, Ходай каршында да гаебем юк. Ә телефон номерына килгәндә, әйе, Әндәс абыйга шалтыратып, ярдәм сорарга туры килә. Сез аны аңламыйсыз, ул Сезнең баштан үтмәгән. Бу дөньяда ирегез кебек түрәләргә барып егылабыз шул, - дип тиз-тиз әйтте дә йөгереп китеп тә барды.

Гүзәл апасының соңгы сүзләрен ишетмәде, ишетергә дә теләмәде. “Бишенче дистәне тутырасың, һаман кешеләргә ышанасың, акыл кермәсә дә кермәс икән үзеңә”, – дип үзен-үзе тиргәп кайтты Ләйсән. Ярый әле, Гүзәл апасы интеллигент хатын, урам уртасында кычкырмады, янамады.

Ә моннан берничә көн элек шалтыраткан хатын, аны җир белән тигезләп ташлады. Җир йөзендәге иң начар хатыннарга әйтелә торган сүзләрне әйтеп бетерде. Ни өчен аңа кычкырганнарын да аңламады, сорый да алмады. Телефонның икенче очында утыручы Ләйсәнгә сүз дә әйттермәде. “Иремә тагын шундый хатлар язсаң, йөзеңә кислота сибәм”, – диде дә трубканы ташлады. Ишеткән сүзләрне янәдән исенә төшереп, ни өчен аңа кычкырганнарын аңларга тырышты.

“Иремнең сөяркәсе булып күптән торасыңмы?” “Шул яшьтә дә ирләргә хатлар язып, гаилә бозып ятарга оялмыйсыңмы?..” Тагын әллә нинди сүзләр инде. Ирләр кайгысы бармыни әле, исәнлек ныклап какшаган вакытта. Анализ артыннан анализ биреп, табибларны алыштырып торганда, кемнәргә хатлар язып ятсын ул. Мөгаен, мине берәрсе белән бутаганнардыр дип, Ләйсән тынычланган иде. Тынычлыгы озакка бармады, тагын бер көннән билгесез номер шалтыратты. Алмаска уйласа да, бәлки, шифаханәдәндер дип, җавап бирергә уйлады.
- Әйе, тыңлыйм.
Тиз генә җавап бирүче булмады.
– Исәнмесез, – диде нечкә генә тавыш.
– Исәнмесез, тыңлыйм. Мин сезне начар ишетәм...
– Апа, дип эндәшәм инде сезгә. Сез миннән зуррак яшьтә, – дип сүзен дәвам итте калтыранган нечкә тавыш. - Апа, сез минем ирем белән күптән очрашасызмы? Иремә 30 яшь , ә сезнең фотогызга караганда 40тан узган кешегә охшагансыз. Зинһар, апа, иремне калдырыгыз , мин аны бик яратам.

 Ләйсәннең күз аллары караңгыланып китте, икенче тапкыр инде буталып шалтыратмаслар, шулай да бөтен көчен җыеп сорый алды
– Мин сезнең ирегезне белмим, сеңлем. Ә ирегез нәрсә ди?
– Ул да сезне белмим, ди. Ләкин аның телефонына шушы номердан СМС килде, - нечкә тавыш елап ук җибәрде.
– Әгәр ирегезнең телефоны яныгызда булса, мин җибәргән СМСны скриншот ясап җибәр әле, сеңлем, - дип киңәш бирде Ләйсән.

Реклама

Ә инде килгән хатны күргәч аңын югалта язды. Берничә минутка бөтен авырулары, проблемалары онытылып китте. Хатта аның фотосы, телефон номеры күрсәтелгән. Һәм “мәхәббәт хаты” язылган: “Син кая югалдын? Тагын кайчан очрашабыз? ....Жду!!! Скучаю!” – кебек сүзләр язылган иде.
Кичә шалтыраткан хатынны искә төшерде Ләйсән. Урамда кыйнап китсәләр дә, сүз әйтмәссең, дип көлемсерәп куярга көч тапты.

Яңадан нечкә тавышка шалтыратып, сүзен тыңлап, скриншот ясап җибәргәне өчен, рәхмәтен әйтте. Бу кемнеңдер усал шаяруы, ирегезне белмим, гаиләгезне саклагыз, дип нечкә тавышны юатырга тырышты.
...Ләйсәннең башын нәрсәдер кысты, шаулады, нәрсә эшләргә белмәде. Кем аның исемен буярга тырыша соң? Ни өчен? Хәзер замана куркыныч, телефон аша акча урлап, үзләштереп яткан вакытта, кеше исеменнән мондый хатлар җибәреп яту берни түгел. Уйларының очын таба алмый интекте Ләйсән. Урамда һава суларга, йөреп керергә чыккан иде. Инде менә Гүзәл апасы очрады...

Нишләргә миңа, дип торганда апасы шалтыратып, әниләренең хәле авыраеп китүен хәбәр итте. Әле берничә көн элек кенә әнисен саклап кайткан иде, югыйсә. Алга таба дигәннәр иде, табиблар. Яшь үзенекен итәдер шул, әни түгел, үзебез дә дарусыз тора алмый башладык, дип Ләйсән җыена башлады.
Әниләре быел биреште. Ярый әле, туганнары күп, алмаш-тилмәш карыйлар. Бер генә кешегә  хастаханәдә авыр булыр иде. Әнисе янында дүрт көн торып, бик күп кешеләр белән аралашты ул.

Рәйсә кайтып киткән булса ярар иде, дип уйлап куйды хастаханә юлында Ләйсән. Кеше турында начар әйтергә яратмаса да, больницада ирен караучы Рәйсәне бик өнәп бетермәде ул. Беренче көнне үк, әнисе йоклагач, коридорда танышты алар. Әлбәттә, сүз гаилә, ирләр турында барды. Рәйсә гел тормыштан зарланды, үзенең бәхетсезлегендә кемнәрнедер гаепләде. Ә бәхетле кешеләргә көнләшеп карый кебек тоелды аңа. Ләйсәннең гел телефонын сорап торуын, өнәп бетермәде ул. “Яңалыклар укыйм, вакыт үткәрә алмыйм, шушы көннәрдә телефонымны ремонттан алам, рәхмәт инде сиңа. Син бигрәк гади, киң күңелле. Синең кебек кешеләргә чир тияргә тиеш түгел. Бу синең дару эчүләрең яшең белән бәйле авыру гынадыр. Син бик бәхетле хатынга охшагансың”, - дия иде яңа танышы.

“Рәйсә! – дип кычкырып җибәрде Ләйсән – Бу Рәйсәнең эше генә. Ләкин ни өчен? Мин бәхетле кебек күренгәнгәме? Әллә бу ирләргә үпкәсе бармы? Әллә хатыннарыннан ачу аласы килдеме?

Ләйсән әнисе яткан шәһәргә юл тотты. Иң беренче итеп, Рәйсә торган палатага күз ташлады. “Ирен 4-5 көн генә карады да юкка чыкты ул”, – диделәр аңа. Ә әнисе ул килгәндә апалары белән әкрен генә сөйләшеп ята иде. Әнисенең хәле яхшырганга сөенде, ә Рәйсәне очрата алмавына бик борчылды Ләйсән. “Тагын мондый нахак сүзләрне мин күтәрә алмам”, – дип телефон номерын алмаштырырга ашыкты.

Румия ХАФИЗОВА,

Бөгелмә.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: хыянәт
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: