Шәһри Казан

Заманында «Шәһри Казан»да эшләгән, вакытсыз арабыздан киткән журналист Эльвира Ибраһимова турында бер ХАТИРӘ

Көн туган саен юл фаҗигасендә күпме гомерләр өзелә. Бүген дә шуларның берсен ишетеп, аяз көнне яшен суккандай булды.

Кайчандыр "Шәһри Казан" газетасында бер бүлмәдә утырып эшләгән Эльвира Ибраһимованың үлеме тетрәндереп җибәрде. Эльвира киләчәккә матур хыяллар белән яшәде. Ул әдәбият, сәнгать кешеләренә тартылды. Үзе дә шигырьләр язды. Шәһәрдә яшәсә дә, туган авылы Таузардан (Балтач районы) аерылмады. Атна саен әнисенең хәлен белергә кайтып йөрде. Җәйләрен улы да авылда яшәде. "Нигә соңга калып юлга чыгасың?" дигәч тә: "Аллага тапшырган инде, бала минем кайтуымны көтеп тора бит", - ди торган иде.

Эльвира эчкерсез булды, кешеләргә ярдәм итәргә тырышты. Соңгы күрешүебездә үзенең эшен яратып эшләвен, машина йөртүен, Биектауда яшәвен сөйләгән иде. "Аның каравы гаилә бәхете булмады" дигәненә каршы: "Булыр әле, син бит әле яшь", - дип кенә әйтә алдым. Аның күзләренә моңсулык иңгән иде. 42 яшендә гүр иясе булыр, дип кем уйлаган бит. Якыннарына сабырлык телим. Авыр туфрагың җиңел булсын, Эльвира!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: