Шәһри Казан

1+1=3?

Юк, арифметикада бик сай йөзмибез алай. Ләкин ике берәмлекне бергә кушкач өч килеп чыкканын гади генә мисал китереп, ике бармагым кебек исбатлый алам.

Реклама

Әйтик ике шигырь йә булмаса хикәя укып, шул укыганнар белән тәэсирләнеп, аларга ияреп китеп өченчесе туа торган гадәт бар. Бу яшь каләм тибрәтүчеләр, әдәбият өлкәсендә яңа гына адымнарын ясый башлаучылар өчен гадәти күренеш. Кайсыдыр шагыйрьнең шигырен укыгач, аның бик матур яңгырашлы дүртьюллыгы тел очында бөтерелә-бөтерелә дә, кулга каләм алгач, кәгазь битенә үзеңнеке кебек язылып та куела. Үз табышларына ия булмыйча, башкалар сызган юлдан гына бару күпкә җиңел, әлбәттә. Иртәме-соңмы, аларның кайберләре, кемнедер кабатлап, тегеннән-моннан йолыккалаган сүзтезмәләрне халыкка «үзенең иҗат җимеше» итеп күрсәтүдән туктый, язучылык эшеннән читләшә. Йә киресенчә, чын иҗат казанында кайнап, үз әсәрләрен тудыра башлый. Кемгәдер ияреп китеп бер-ике шигырь-хикәя язу зур хата түгел дә кебек, ләкин, бирелеп китеп, үзен чын «каләм иясе» итеп тоючылар да бар. Әлеге «поппури» әсәрләрне туплап китап итеп тә басалар.
Китаплар турында аерым тукталып үтәсе килә. «Китап басу - ташка басу белән бер», ди халык. Теге яки бу һәвәскәр каләм тибрәтүченең җыентыгы басылып чыгу, әлбәттә, бик күркәм, матур гамәл. Китап бастыру ул инде әсәрләреңне газета-журналлар кебек көндәлек басмада гына дөньяга чыгару түгел. Бүген үз тырышлыгы яки иганәчеләр ярдәме белән китап бастыручылар бик күп. Дөресен генә әйткәндә, бүген китап басу бумы бара. Ләкин, кызганычка, аларның күбесе камиллектән бик ерак тора. Һәвәскәр булгач ничек тә ярар әле дип карау дөрес түгел, шигырь-хикәя язу кагыйдәләрен берәү дә үзгәртмәгән. Китап хәтле китап булгач, ул бөтен яктан да килгән, әсәрләр җыйнак, пөхтә, тулысынча редакцияләнгән булырга тиеш. Җыентыкка кертелер алдыннан аларны газета-журналларда бастыру да комачау итмәс иде, алар тиешенчә эшкәртелеп шомартылганнан соң гына матбугат битләрендә дөнья күрәләр. Әлбәттә, сүз «мәктәптә укытучылар һәм башка кешеләр дә эшли» дигәнрәк мәгънәдәге мәкаләләр язучы «каләм ияләре» белән тулган район газеталары турында бармый. Әсәрләр әдәби берләшмәләрдә тикшерелсә, алар хакында фикер алышулар булса - бик тә яхшы, ләкин андый берләшмәләр бөтен җирдә дә юк. Булганнарының да күбесендә «син матур да, мин матур, тагын Рабига матур», дигән төсле, мактанышып утыруга гына кайтып кала. Ничек кенә булмасын, җыентык, китап итеп басылып чыкканчы, әдәбият белгече кулы аша үтәргә тиеш. Ләкин һәрбер татар теле һәм әдәбияты укытучысы китапның мөхәррире була ала дигән сүз түгел әле бу.
Билгеле, авторның китапка мөмкин кадәр күбрәк әсәрен кертәсе килә. Бер караганда, бу аңлашыла да, гел андый мөмкинлек чыгып тормый. Кайвакытта китапны кулга тотарлык итеп калынайту өчен арага чиле-пешлеләре дә кереп китә. Ләкин укучы андагы әсәрләрнең санына карап түгел, ә сыйфатына карап бәя бирә. Сарыкларны абзарга япканда, иң әүвәл картлары тәкәббер кыяфәт чыгарып, ашыкмый гына керә, бәрәннәр исә, дөбердәп, өелешеп килеп ишеккә тыгыла. Кайбер китапларны укыганда гел шул абзар ишегенә килеп тыгылган бәрәннәр күз алдына килеп баса инде.
Мәкаләнең башында әйтелгән арифметик тигезләмәнең дөрес булуын исбатладык шикелле. Математиканы төгәл фән диләр тагын. Мәкаләне яза башлаганчы, мине шул мәсьәлә генә борчый иде, хәзер шуңа ияреп тагын берсе барлыкка килде бугай: биредә язылганнарны күбесе үзенә кайтарып алып, мине тиргиләр булса кирәк. Колак кызара башлады...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: