Шәһри Казан

15 февраль – Интернационалист сугышчыларны искә алу көне

Хөрмәтле редакция! Иртәгә Әфган сугышы тәмамланганга, Әфганстан җиреннән совет солдатлары чыгарылуга 25 ел тула. Безнең авыл тарихына бу сугыш аеруча дәһшәтле, фаҗигале булып кереп калган. Чөнки Татарстанга кайткан 300гә якын кургаш табутның берсе 1981 елның декабрендә Арбор авылына җибәрелә. Тәлгать Гыйльванов исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Сугышта катнашучылар гына түгел, без...

Хөрмәтле редакция! Иртәгә Әфган сугышы тәмамланганга, Әфганстан җиреннән совет солдатлары чыгарылуга 25 ел тула. Безнең авыл тарихына бу сугыш аеруча дәһшәтле, фаҗигале булып кереп калган. Чөнки Татарстанга кайткан 300гә якын кургаш табутның берсе 1981 елның декабрендә Арбор авылына җибәрелә. Тәлгать Гыйльванов исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Сугышта катнашучылар гына түгел, без - бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Шул максаттан мәктәптә еш кына әдәби-музыкаль кичәләр, тәрбия дәресләре үткәрелә. Әлеге чараларга әзерлек барышында укучылар үз фикерләрен башкалар белән дә уртаклашырга теләделәр. Сезгә шул язмаларны тәкъдим итәбез.
Руфия Мифтахова, Балтач, Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гаиләбез фаҗигасе
Бер уйласаң, Әфганстан сугышы тәмамланганга күп еллар узган. Еллар үтү белән вакыйгалар хәтердән җуела, әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Безнең гаиләгә бу сугыш онытылырлык кына кайгылар китермәгән. Әтиемнең ике абыйсы Әфган сугышында катнашкан. Кызганыч, бүгенге көндә Кафил һәм Рафил абыйлар безнең арада юк инде. Абыем Рафил Мостафин хәрби хезмәттә булган частьны 1983 елның июнендә Әфганстанга керткәннәр. Ул вакытта 19 яшьлек егет бу вакыйганың гомер агачына балта суккан күренеш булуын аңлап та бетермәгәндер, бәлки. Гомеренең ике елдан артык сугышта узган өлешендә күргәннәр Рафил абыйга тынычлыкка - туган авылы Арборга кире кайткач та тынгылык бирмәгән. Ут һәм кан эчендә калган дуслары, үлем афәте куркынычы абыемның төшләренә кереп җәфалаган. Тәне исән кайтса да, җаны, рухы яраланып кайткан Рафил абыйның Әфган сугышыннан. Шул яралар әфганчыны үлем упкынына илтеп ташлаган да инде - 1993 елда Рафил Мостафин вафат булган. Абыемны үзем белмәсәм дә, әтием аны бик йомшак, ихлас күңелле, тәртипле, намуслы кеше итеп искә ала. Мәгънәсез Әфган сугышы әтиемнең икенче абыйсы - Кафил тормышының да астын өскә китерә. 1987 елның 9 ноябрендә ул хезмәт иткән хәрби частьны да сугыш уты кайнап торган Әфганстанга керткәннәр. Гомеренең елдан артыгын кан елгасы эчендә калдырган 19 яшьлек егет сугыштан рухи дөньясы җимерелгән хәлдә кайта. Төннәрен төшләренә кереп газаплаган хатирәләр Кафил абыйның да «башына җиткән» - әтием икенче абыйсыз да калган. Бер ананы ике улыннан мәхрүм иткән, әтиемне кан кардәшләрсез калдырган Әфган сугышы - безнең гаиләдә иң куркыныч сүзләрнең берсе.
Алинә Мостафина, 8 нче сыйныф


Мәңге хәсрәтле аналарның сагышы ни белән үлчәнелә?!
Бездән ерак түгел генә яшәүче ул бәләкәй буйлы, ап-ак чәчле, ягымлы йөзле әбине кечкенәдән беләм. Үзе бәләкәй булса да, лачын кебек уллар - алты ир-егет үстергән ана ул! Алар әкияттәге кебек тәгәрәшеп үсә, бер-бер артлы солдат хезмәтенә китә торалар.
Тик менә матур әкият ачы чынбарлык белән алышына, чөнки китүен алтау китсәләр дә, кайтулар бишесенә генә насыйп була. Ана өчен бар баласы да бердәй кадерле, бертигез сөйкемле. Ләкин Тәлгате... Анысы бигрәкләр дә кызлар шикелле тыйнак, йомшак күңелле, тәмле телле иде лә!.. Инде ничә еллар түр диварга элеп куйган фотосурәттән көлемсерәп карап тора ул. Шул ук күзләр, елмаерга торган иреннәр, битендәге миңе дә шул ук!.. Ул үзе дә мәңге 19 яшьлек егет!
Улларын батыр итеп үстерде Гөлҗиһан әби. Алар өчен җаны һәрчак тыныч иде: шөкер, намус, хөрмәт, яхшылык төшенчәләрен аңлыйлар дип сөенде. «Ир-егет - илнеке», - дип күңеле сыкраса да, хезмәт итәргә озатты. Йөрәккә хәнҗәр булып кадалган хәбәр килгәч тә, хәтта декабрьнең буранлы көнендә өй уртасына кургаш табут кайткач та - ышанмады. Табут өстендәге кечкенә тәрәзәчектән караганда өзелде соңгы өмет: каш янындагы җөе - Тәлгатенеке. Беренче ак чәчләре, канлы күз яшьләре... Бала хәсрәтеннән дә ачы хәсрәт юк. Вакыт дәвалый, диләр. Юк, дәваламый. Ананың инде өч дистә ел буе улын искә алмаган көне юк, хыялларында гына күрешәләр алар, уйларында гына серләшәләр. Еллар агымсудай тиз аксалар да, алар күңелгә уелган яраларны үзләре белән мәңгегә алып китә алмыйлар. Ана өчен кадерле соңгы истәлек ул - Тәлгатенең батырлыгын бәяләгән бүләк - Кызыл Йолдыз ордены.
Авылдашыбызның күңелен көннең һәр минутында үлем янап торган шартларда чит-ят Әфганстанда хезмәт иткәндә нинди уйлар җылыткан соң?
Бу сорауга аның туган авылына - әнисенә, туганнарына язган хатлары тәфсилле итеп җавап бирә. Менә аның, үлеменә бер ай калгач,18 октябрьдә абыйсына язган хатыннан бер өзек: «Минем өчен борчылма, абыем, минем монда бар да яхшы. Хезмәтем бик тиз уза, менә ел ярым үтте инде, кайтырга да күп калмады. Әзерләнә башларга кирәк инде...» Менә декабрь башында язылган иң соңгы хатларның берсеннән ике генә юл: «Өйгә кайтырга биш ай гына калды инде. Күп түгел инде биш ай. Ел ярым өйдә булмадым бит. Тизрәк үтсен иде бу ярты ел...»
Язмышлардан узып булмый шул... 1981 елның 11 декабрендә чираттагы рейс вакытында колоннада иң соңгысы булып баручы Тәлгатьнең танкы минага эләгә. Тәлгать авыр яралана һәм аңына килә алмыйча, ике көннән соң госпитальдә вафат була.
Интернациональ бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен, Тәлгать Гыйльванов, үлгәннән соң, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.
Батыр укыган Арбор урта мәктәбе диварына аның истәлегенә мәрмәр мемориаль такта куелды.
Һәр елның февраль аенда авылыбызда батыр авылдашыбыз призына шушындагы җаваплылыгы чикләнгән «Арбор» җәмгыяте химаялегендә волейбол ярышлары уздырыла. Ләкин 19 яшьлек егетнең тормышка ашыра алмый калган өметләре, эшлисе эшләре, төзеләсе йортлары, туасы балалары ничек, ни белән бәяләнә соң?! Мәңге хәсрәтле аналарның сагышы ни белән үлчәнелә?! Батырлык бәясе бик кыйммәт түгелме?! Гомумән, бу сорауларга җавап бармы?!.
Зөһрә Гайфуллина, 8 нче сыйныф

Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши
Мәктәптә эшләп килүче «Туган якны өйрәнү» музее тирән эчтәлекле, кызыклы экспонатларга бик бай. Ләкин музейга килгән һәр кеше нәкъ менә бу фотосурәтләр янында озаграк туктала, уйга бата... Әлеге сурәтләрдә - хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдаш егетләребез. Төрле елларда туган, хәрби хезмәткә алынган, төрле гаиләләрдә үскән алар... Әмма язмыш, дүрт капканы каккан ачы хәсрәт - уртак... Әниләре күңелендә гел 19-20 яшьтә, чибәр һәм көләч булып сакланучы бу егетләрне безнең дә онытырга хакыбыз юк!
Зөһрә Гарипова, 8 нче сыйныф

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: