Шәһри Казан

25 ел элек газета укучыларга нинди темалар вәгъдә ителгән?

Кызык бит, «Шәһри Казан» газетасының беренче санында редакциягә эшкә килгән журналистлар газетага нәрсә хакында язачакларын (10 октябрь, 1990) бәян иткән. Һәркайсы, әлбәттә, чор таләп иткән темаларны күтәрергә ышандыра. 25 ел элек газета укучыларга нинди темалар вәгъдә ителгән соң? «Мин үзем - акны ак итеп, караны кара итеп язучы. Төп девизым...

Кызык бит, «Шәһри Казан» газетасының беренче санында редакциягә эшкә килгән журналистлар газетага нәрсә хакында язачакларын (10 октябрь, 1990) бәян иткән. Һәркайсы, әлбәттә, чор таләп иткән темаларны күтәрергә ышандыра. 25 ел элек газета укучыларга нинди темалар вәгъдә ителгән соң?
«Мин үзем - акны ак итеп, караны кара итеп язучы. Төп девизым - намус пакьлеге, гаделлек һәм кеше шатлыгы өчен көрәш. Әлегә яза алмаган серле хәлләр, язарга ярамаган язмышлар белән танышып йөрим. Менә шуларны, ярамыйга карамыйча, укучыларга җиткерү теләге белән янам», - дигән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Ганиев.
Газетаның икенче санында ук архив документларына таянып, гаепсезгә гаепләнүчеләр турында «Аеруча куркыныч...атарга» дигән язмасы дөнья күрә авторның... Озак еллар эшләү дәверендә газета укучылар тетрәнеп укырдай андый язмалары шактый була Наил аганың.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Илдарханов газетада ике ел беренче урынбасар, аннан алты ел баш редактор булып эшли. Ул исә: «Тешли торган» язмаларны күбрәк басасы һәм милли спортны үстерәсе иде», - ди.
ГКЧП көннәрендә башка газеталар ниләр язарга белми утырганда, ул шәхсән үзе, өстән «тегене-моны чыгармаска» дигән күрсәтмә булуына карамастан, чаң суга. Көнгә аваздаш язма бастыра. Әлбәттә, өстәгеләр моны бер дә яратмыйлар.
- «Без нигә шундый?» дигән язма да шау-шу куптарды. Судлашып, хәтта Мәскәүгә кадәр барып җиттек, - ди Илдус Илдарханов, үткәннәрне искә алып. - Ә инде милли спортка килсәк, ул - минем канда. Берничә ел Татарстанның татарча көрәш федерациясен дә җитәкләдем. Шушы мәхәббәт «ШК»га да ияреп килде. Берничә мәртәбә циркта көрәш ярышлары, ә бер елны хәтта Кичке Сабантуй оештырдык. Республикада көрәшчегә машина бирү гадәте дә бездән кереп китте. Без үткәргән чаралар барысы да газетаның дәрәҗәсен күтәрергә тиеш иде. Ул шулай булды да. Мөстәкыйльлеккә багышлап газетада чыккан барлык язмаларны туплап,
«Мөстәкыйльлек көзгесе» дигән китап чыгару иде хыялым. Ул әлегәчә диск хәлендә.
Әмир Камаловның вәгъдәсе шулай ук бик мәгънәле һәм бүгенге көндә дә бик актуаль. Беренче дипломы белән агроном булган өчен генә дә язмаган инде ул аны. Буа районы Бикмураз авылында туып-үскән кеше буларак, авыл темасын үги итәсе килми аның. «Һәр җәмгыятьнең нигезендә иң элек игенче хезмәте ята дип инануым үзгәрмәде. Инде максатым - яңа газетага бәрәкәтле, авыл өендә кабарып пешкән икмәкнең хуш исен сеңдерү», - дигән булган ул.
- Ул вакытта безнең темалар, нигездә, сәясәт белән сугарылган була иде. Газетаның исеме «Шәһри Казан» булса да, татар халкының тамырлары авылда. Шуңа күрә дә авыл темасына багышланган язмаларны мөмкинлек булган саен бирергә тырыштым, - ди Әмир ага бүген.
Руслан Мөхәммәтҗановны социаль проблемалар, кеше җанына кереп оялаган әхлаксызлык, битарафсызлык мәсьәләләре борчыган.
Нинди генә чорда яшәсәк тә, әхлагыбыз яшәешнең дәрәҗәсен билгеләүче бер күрсәткеч булып кала торгандыр.
«Кеше яши торган ярымҗимерек хәрабәләр. Җәй уртасында корый башлаган агачлар. Буп-буш кибетләр. Бүлмәләребездәге безне җылытырга тиешле торбалар. Шулар хакында уйланам, сәбәпләрен эзлим» - 25 ел элек язучы Вакыйф Нуриевны борчыган мәсьәләләр бу.
- Кара инде син дөньяның яхшы якка үзгәрүен. Шаккаткыч бит! Монда язылган нәрсәләр үткәннәрдә калды дип сөенергә генә хәзер безгә. Ярымҗимерек хәрабәләрдән Казанны Минтимер Шәймиевнең «Тузган торак» программасы коткарды. Бик акыллы гамәл булды ул. Бүген кибетләргә керсәң, киштәләр сыгылып тора. Корыган агачлар да юк, урамнарда гөлбакчада йөргән кебек йөрибез, - ди әдип, 25 еллык аермага нәтиҗә ясап.
«Кешеләрнең көндәлек уй-фикерләре, моң-зарлары турында рә­хәтләнеп укырлык итеп язасы иде. Якын киләчәктә, бәлки, таралып беткән шәһәр хуҗалыгын калыпка кертү, идарә итүдә артык-портык җитәкчеләрдән котылу юлларын укучылар хөкеменә тапшыру хакында язылыр» - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әгъзам Фәйзрахмановны уйга салган темалар булган болар.
- 25 ел элек «Шәһри Казан»да шәһәр тормышы, чыннан да, беренче планда тора иде. Хәзер килгән кунаклар Казанны Европа шәһәрләре белән тиңлиләр икән, аның үсешендә газетаның өлеше барлыгын да онытмыйк. «Шәһри Казан» хәзер авыл мәнфәгатьләрен дә яклый һәм дөрес тә эшли. Чөнки газета укучыларыбыз авылда да бар, - ди Әгъзам ага.
«Шушы борчулы авыр заманда дөнья көткән, бала-чага үстергән, күп алданып та, күңел көрлеген, тормышка мәхәббәтен, иманын югалтмаган милләттәшләремнең рухына азмы-күпме азык бирерлек язмалар бирә алсам, шат булыр идем, - дигән Марат Хәйруллинның вәгъдәләре астына бүген теләсә кайсы журналист имзасын сала алыр иде.
...Тормыш дәвам итә. «Шәһри Казан» бүген ниләр белән сөендерә?» дип ача укучыбыз һәр яңа санны. Чыннан да, безнең бик тә, бик тә сөендерәсебез килә... Сөенечләр күбрәк булса икән!
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: