Шәһри Казан

450 еллык зыян

Ел саен пластик калдыклары бүлеп чыгарган зыянлы матдәләр тәэсиреннән 1 миллион кош, 100 мең диңгез хайваннары һәм күпләгән балыклар һәлак була. Бу - табигатьне саклау буенча БМО комитеты китергән саннар. Көндәлек кулланыла торган гади генә полиэтилен пакет кына да, мәсәлән, ташлаганнан соң да 450 ел «яшәргә» сәләтле икән бит.

Реклама

Бу проблемага карата җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау максатыннан, Ростов-на-Дону шәһәрендә урнашкан Герцен исемендәге китапханә-мәгълүмат үзәге, «Современная библиотека» журналы белән берлектә, «Пакет урынына - экосумка» дигән акция игълан иткән иде. Әлеге чарага чит илләр һәм Россиянең 50ләп китапханәсе кушылды.Татарстанның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе дә бу акциягә битараф калмады. Узган атнада биредә полиэтилен һәм пластик матдәләрнең зыяны турында ­сөй­­ләделәр. Җир көне һәм Экология елы уңаеннан оештырылган күргәзмәдә ике агач күрсәтелгән иде. Берсендә «Җиргә куркыныч яный» дип язылган элмә-такта, ертылып беткән пакетлар эленгән. Икенчесендә исә, җирне саклау, экопакетларны кулланырга өндәгән лозунглар язылган. Китапха­нә хезмәткәрләре үзләре эшләп килгән сумкаларны агачка элгән... Начар кү­рүче Ангелинаның сумкасы игътибарны аеруча җәлеп итә. Ул аны киездән әвәләп ясаган. Чарада шулай ук экосумкалар ясау буенча мастер-клас­слар да уздырдылар. Айсылуның сумка те­гәргә өйрәт­кә­нен, Еленаның, күрмәсә дә, менә дигән сумка бәй­ләвен, Венера белән Гөлү­сәнең акрил буяулары белән пакетка бизәкләр тө­шерүен тамашачы бик кызыксынып күзәтте. Чарада катнашкан Азат Җәмдиханов фикеренчә, полиэтилен пакетлар күпләп җитештерел­гәндә, аларны көндәлек кулланучылар булганда, мондый чаралар үткәрүнең файдасы да юк кебек. Бәлки әлеге төр пакетларның зыянын аңлап, аларны куллануны тыярга кирәктер?! Әйтик, Мисырдагы кебек...
Экопакет кулланыргамы, полиэтиленынмы? Моны һәркем үзе хәл итә. Бушлай да өләшенә торган пакетлардан, мөгаен, берәү дә баш тартмас, җитештерүчеләр дә алардан оста файдалана: чүп-чар өчен кулланырга була дип тә яза, балалар өчен уенчык түгел, сак булыгыз дип тә кисәтә, реклама белдерүләре дә урнаштыра. Ә менә Казан кибетләренең берсендә «Мин таркалам да, зыян да китермим» дигән язулы пакетлар сатыла башлаган икән. Димәк, полиэтилен пакетларның зыянсызын да җитештерергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: